Идел елгасы Казанны биш диңгез белән тоташтыра дип әйтәләр. Әмма шулай булса да, безнең мәдәни тормышыбызда “диңгез” бик сирәк чагылыш таба.
Санаулы әдипләребез, санаулы әсәрләр бар, ә рәссамнардан исә бөтенләй белмибез диярлек. Шушы уңайдан "Казан татарларына диңгезне таныткан ике кардәш» дигән мәкалә аерым игътибарны лаек. Язма Төркиянең “Сәбилүррәшад” журналында басылып чыккан, авторы – төрек дөньясын татар зыялылары белән таныштыру юнәлешендә зур эш алып баручы галимә Роза Корбан.
Мәкалә кабатланмас талант иясе шагыйрь, юморист, прозаик Фаил Шәфигуллин һәм аның бертуган абыйсы диңгезче-рәссам Шәүкәт Шәфигуллинга багышланган.
Диңгез бертуган Шәфигуллиннар өчен егетлек мәктәбе дә, катлаулы хезмәт юлы да була. Алай гына да түгел, соңрак ул аларның иҗатында үзәк темаларның берсе булып формалаша.
Фаил Шәфигуллиның Тын океан һәм Төньяк диңгездә балык тоту флотилиясендә эшләгән дәвердә туплаган тормыш тәҗрибәсе хикәя һәм повестьларында мавыктыргыч гәүдәләнеш таба, диңгез аны шигырьләр, поэмалар иҗат итәргә рухландыра. Күп алар: “Диңгез эскизлары”, “Чукотка”, “Аляска”, “Ялгыз кыя”, “Дулкынга дулкын”, “Дежнев борынын узганда”, “Давыл кичкәндә” “Төньяк балкышы”, “Мачтасы сынган кораб”, “Бәхет йолдызы астында” һ.б., Бу әсәрләрдә диңгез татарча моңлана, уйлана, укучысы белән туган телебездә сөйләшә.
Владивосток, Находка, Казан шәһәрләрендә, Ленинград өлкәсендә күргәзмәләр үткәргән, гомеренең 39 елын диңгез хезмәтенә багышлаган диңгезче-рәссам Шәукәт Шәфигуллинның шәхси коллекциясендә 100 артык рәсем бар. “Алтын мөгез борыны”, “Россиянең Көнчыгыш ярлары”, “Майдера утравы”, “Айлы төндә Амур култыгы”, “Вьетнам пейзажы”, “Лаперуза бугазындагы маяк”, “Көньяк Кытай диңгезе”, “Изге Өмет борыны (Көньяк Африка)”, “Яңа Зеландия ярлары”, “Арктикада яз” – болар нибары берничә картина исеме, әмма бу кадәресе дә интеллектуаль географиябезне дәррәү киңәйтә.
Диңгез, океаннардан бик-бик ерак яшәсәк тә, бертуган Фаил һәм Шәүкәт Шәфигуллиннарның иҗаты безне иксез-чиксез кодрәтле океан, тылсымлы диңгез рухы белән кавыштыра.
Япония ярларында тайфун. 1991 ел. Майлы буяу:
Көньяк Кытай диңгезе. 1992 ел. Майлы буяу:
Фаил Шәфигуллиның кулъязмасы. Куен дәфтәреннән, 1961-62 еллар:
Фаил (сулда) һәм Шәүкәт Шәфигуллиннар. Владивосток, 1961 ел:
Фаил Шәфигуллин портреты. Эрот Зарипов графикасы, 1979 ел. Графика:
Туганнар турындагы язма басылган битләр:
Нет комментариев