«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Бөек Александр һәм татар китабы

Китап дөньясы бигрәк хикмәтле нәрсә инде ул.

Элекке заманнарда популярлык казанган әдәби әсәрләр, риваятьләр һәм тарихи хезмәтләрдә бүгенге укучыны таң калдырырлык хәлләр күп. Шундый гаҗәп тарихларның берсе – Македонияле Александрның Идел буендагы маҗаралары…

ЗӨЛКАРНӘЙН КЕМ УЛ?

Бөек Александрны татар телендә дөнья күргән китапларда еш кына Искәндәр Зөлкарнәйн дип атыйлар. Зөлкарнәйн – «ике мөгез иясе» дигән сүз. Коръәннең унсигезенче «Кәһеф» сүрәсендә дүрт тапкыр шушы исем белән искә алынган шәхес бар. Риваятьләр һәм кайбер тәфсирләрдә аны Искәндәр дип белдерәләр. Прототибы рәвешендә нәкъ менә Македонияле Александрны сурәтлиләр.

Шулай да, ислам тәгълиматында Зөлкарнәйнне төгәл Бөек Александр белән бәйләү юк. Кем ул Зөлкарнәйн? Зур хакимлеккә ия патша һәм яулап алучы, сәргаскәр. Ул бер Аллаһка ышана һәм башка халыкларны шуңа өнди. (шуңа күрә аны пәйгамбәрләр арасына кертүчеләр дә бар). Яулар белән йөреп, ул көнбатышка – кояш байый торган «сасы» бер елгага кадәр барып җитә. Шул якларда мәҗүсиләр белән сугыша. Зөлкарнәйн Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗ халыкларын җиңә, аларны ике тау арасында бикләп калдыра. Кыямәт көне җиткәндә бу халыклар ике тау арасындагы таш һәм тимер диварны бәреп чыгып, күп халыкларга яу белән чыгачаклар.

Шушы Зөлкарнәйнне халык легендаларында Искәндәр – Македония патшасы Александрның үзе дип беләләр инде. Татар әкиятләрендә дә ике мөгезле Зөлкарнәй падишаһ очрый. Һәм юкка түгел…

ШӘҖӘРӘЛӘРДӘГЕ ИСКӘНДӘР

Татарларда Кара бәк шәҗәрәсе дип аталган шәҗәрәләрнең ике дистәдән артык варианты табылган. Ул татар кабиләләренең (угыз-кыпчакларның) XIV гасыр ахырында Кырым һәм Кавказ якларыннан Алтын Урданың Болгар олысына килеп утыру тарихын тасвирлый. Бу текстларда Сократ хәким нәселе искә алына.

Бу борынгы бер традиция: еш кына асылзатлар үзләренең генеалогия чылбырларын бөек шәхесләр белән бәйли торган булганнар. Карагыз сез:

«Ул олуг Сократ хәким нәсле. Әүвәл Сократ хәким, Искәндәр шаһ берлә мәңү сувы эстәгәндә бергә ирмеш. Олуг бабамыз Гыйффәт Солтан, аның углы Габделгазиз солтан...»

Бу легендар шәҗәрә башында Сократ хәкимнең Искәндәр шаһ белән бергә Идел буйларына килүе тасвирлана. Әлбәттә, тарихта андый вакыйга булмаган, гомумән, Александр белән Сократ очраша да алмаган. Әмма риваятьтә бу вакыйга сурәтләнә, Сократ Болгар шәһәренә нигез салучы да дип әйтелә...

1901 елда Казанда нәшер ителеп сатылган шәмаилдә Болгар дәүләтенең тарихы тасвирлана. Анда риваятьләрнең берсе буларак Зөлкарнәйн тарихы да китерелә. Имеш, Болгар илен Зөлкарнәйн төзегән: Золмәт иленә барганда бер мәгарәдә әйберләрен калдырган. Халкының бер өлеше дә шул мәгарә янында калып, аннан шәһәр төзи башлаган. Шулай итеп Болгар иле барлыкка килгән.

Бу легендаларны уйлап табучылар – фарсылар. Алар IX-X гасырларда кайдадыр төньякта Болгар шәһәренең барлыгын яхшы белгәннәр. Тарих китапларында Искәндәрнең бик еракка, салкын төньяк җирләренә кадәр барып җиткәнлеген күрсәтер өчен, аны шул кышлы-бозлы Болгарга барган да, аннан да ераграк җирләргә киткән дип язганнар.

ИСКӘНДӘР ТУРЫНДА КИТАПЛАР

Төрки-татар әдәбиятында Искәндәр шаһ яки Зөлкарнәйннең маҗаралары күп итеп тасвирлана. Легендар мәгълүматның бер чыганагы – фарсы тарихчысы әт-Табариның китаплары. Ул теркәгән мәгълүмат Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә дә искә алына. «Шаһнамә»гә нигезләнеп, Низами Ганҗәви, Галишер Нәваи дә «Искәндәрнамә»ләр яза.

Хәер, Искәндәр шәхесе «Җөмҗөмә солтан», «Гөлестан бит-төрки», «Бабахан дастаны», «Төхфәи-мәрдан», «Тәварихы Болгарийә», «Диване лөгат ат-төрек» кебек Урта гасыр төрки-татар әдәбиятының күркәм әсәрләрендә дә күренә.

1882 елда Казанда «Һәзә китабы Искәндәр газыйның Диләфрүз җадауны кател әйләгәненең кыйссасыдыр» хикәяте басыла. Ә 1902 елда «Вакыйган Искәндәрия» хикәяте чыга.

Татар китабы йортында исә һәркем «Искәндәрнамә» китабын күрә ала. Ул Таҗетдин Ибраһим бин Хызыр әл-Әхмәди 1390 елда язган әсәрнең бер күчермәсе. Ул госманлы телендә язылган һәм татар якларында да популяр булган хезмәт. Хәер, бу китап чынлыкта Алтын Урда җирлегендә төрки-татар әдибе тарафыннан язылган дигән версия дә бар. Безнең якларда Әхмәди «Искәндәрнамә»сенең дистәдән артык кулъязма нөсхәләре табылган.

Шулай итеп, чын Александр безнең тирәләрдә булмаса да, халык күңелендә ул барыбер «үзебезнеке», хикмәтле Искәндәр Зөлкарнәйн булып сакланган.

Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое