«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

«Бу безнең 95 процент татарларны тасвирлый» – Айзат Вахитовның «Мин мөселман» шигыренә хәзрәт фикере

Яшь шагыйрьләр арасында катлаулы темалар турында уйланучылар бар.

Шуларның берсе – Айзат Вахитов. Аңа 20 яшь, тумышы белән Сабадан. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укый. Шигырь язу белән кечкенәдән мавыга, төрле темаларга үзен сыный. Мәсәлән, «Мин мөселман» шигырен ул узган ел иҗат иткән. «Сатирик формада язган шигырем үзен “мөселман” дип шәхси кимчелеген дин белән капларга тырышучыларга багышлана», - ди автор.

Айзат Вахитовның әлеге шигыренә ИДЕЛ ютуб өчен клип төшерде: 

Бу проблеманы киңрәк ачу өчен Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

фото: Интертат, Салават Камалетдинов.

- Нурулла хәзрәт, хәзерге заманда изгелеген кеше күрсен дип яшәүчеләр бик күп. Коръәндә мактану, үзеңне башкалардан өстен күрү, ягъни «показуха» турында ни диелә?

- Ислам дине буенча «показуха» ул «рия» дип атала. Аны пәйгамбәребез (с.г.в.) «яшерен ширек» (гөнаһ) дип атый. Ширек ул Аллаһы Тәгалә белән беррәттән тагын бер Аллага табыну. «Табыну» ул – кемнәндер файда яки зыян өмет итү дигән сүз. Без, мөселманнар: «Аллаһы Тәгаләдән файда килә, Аллаһы Тәгаләдән зыян килә», – дип яшибез. Шуңа күрә ул кушканны үтибез, фәкать аңа гына сыенабыз, ярдәменә ышанабыз, ә инде буйсынмасак, аның җәза биргәнен беләбез. Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләдән башка тагын кемнәндер файда өмет итә икән, бу инде «рия» – «показуха» була. Рияне кешенең тышкы ягына карап әйтеп булмый, чөнки ул – йөрәк халәте. Мәсәлән, баш иеп торучы кешене күрсәк, без аны нәрсәгәдер табына дип уйларга мөмкинбез. Бәлки ул аяк киеме бавын бәйләп торадыр? Ә бәлки табынадыр да? Кешенең йөрәк халәтен бары тик Аллаһ кына белә ала. Кеше гамәлләре турында ничек кенә кычкырып йөрмәсен, аны мактана дип әйтеп булмый. Аллаһ Тәгалә шуңа күрә «Ихлас күңелдән башкарылган эш кенә кабул була», - дип кисәтә. «Ихлас» сүзен йөрәгеңне башка нияттән чистарту дип аңларга кирәк. Һәм анда бары тик бер генә ният кала – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен яшәү. Менә шул ният булса гына, гамәлләр Аллаһка барып ирешә. 

Хәзер «яхшы кеше булыр өчен Аллаһка ышану кирәкми», дигән сүзләр модага керде. Беләсезме, кеше бик яхшы булырга мөмкин, әмма шул ук вакытта Аллаһка ышанмаска. ләкин нинди генә яхшы булмасын, гамәлләре Аллаһ өчен башкарылмаганга, ул җәннәткә керә алмый.

Пәйгамбәребез (с.г.в) риянең билгеләрен әйтә. Шуларның берсе  – мактану. Әгәр дә кеше башкарган эше белән мактанса, ул шушы эшнең савабын югалта. Чөнки ул кешеләр алдында изгелеге белән үзенең дәрәҗәсен күтәрергә тели, ягъни кешеләрдән ихтирам көтә. Ләкин яхшылыкны күрсәтергә кирәк булган сирәк очраклар да бар. Мәсәлән, бер бизнесменны гомерендә беркемгә дә ярдәм итмәвендә гаеплиләр. Ул үзенең дәрәҗәсен, намусын яклар өчен яхшылыкларын санап китә, ди. Бу мактану саналмый. Икенчедән, башкаларга үрнәк күрсәтү өчен үзеңнең гамәлләреңне әйтергә мөмкин. 

- Әйләнә-тирәдәгеләр кешенең ниятенә, гамәленә тәэсир итә аламы? Әллә инде ул аның үз иман дәрәҗәсенә бәйлеме?

- Әлбәттә, ул кешенең иманына бәйле. Кем өчендер башка кешенең фикере мөһим булырга мөмкин һәм ул иман зәгыйфьлеге аркасында гөнаһ кыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кыямәт көнендә кешедән “Бу гамәлеңне кем өчен эшләдең – шуннан савап сорагыз» диеләчәк», – ди. Мисал өчен, район башлыгы намазга басса, янындагылар да намазга йөри башлавы күзәтелә. Аның белән бергә йөргәч, җаена төшкән буласың бит инде? Димәк, ул Аллаһ ризалыгы өчен укылмый. 

- Әлеге мәсьәлә яшьләрне дә борчый. Мәсәлән, яшь иҗатчы Айзат Вахитов «Мин мөселман» дигән шигырендә шаригать кануннарына җиңел караучы, шәхси кимчелеген дин белән аклаучы кешеләргә мөрәҗәгать иткән. Бу шигъри клипка карата сезнең фикерегезне ишетәсе килә.

- Безнең татар халкы үзен югалткан һәм шуңа күрә ул нәрсәгә барып ябышырга белми.Үзенең ниндидер тарихы булганын шәйли, әмма ул үз тарихын белми. Хәзер яулык бәйләгән татар кызларын яше 40тан узган хатын-кызлар: «Безнеңчә бәйләмисез, дөрес киенмисез!» дип тәнкыйтьли. Аларга сорау туа: «Син үзең ничек киенгән соң? Шәрә тәнеңдә бер юка халат, башың яулык күрмәгәнгә бер гасыр, ә үзең шушы кызларга тәнкыйть сүзе әйтеп утырасыңмы?» Шуңа күрә монда эш хәтта «показуха»да түгел, ә халыкның югалуында – үзен кем икәнен белмәүдә. Бу шигырьдә мин төп мәгънә шул дип уйлыйм. 

Бу егет (Айзат Вахитов – Авт.) аракы эчеп, мәчеткә йөргән кешене бу эшне аңлап, ягъни махсус эшли дип күрсәтә. Әмма мин алай димәс идем. Кеше яратып, белеп эчәргә мөмкин, тик моның гөнаһ икәнен аңламый. Бу очракта кешене гаепләп булмый, әмма адашкан, надан дияргә була. Бәлки ул аны чыннан да дөрес дип уйлыйдыр? Мәчеткә баруы да ихластыр? Шул рәвешле караңгылыктан күңелен коткарырга телидер? Тәхәрәт алуы да пычрак тормышында якты нур эзләведер? Елга ике тапкыр мәчеткә сәдака биреп кайтуы үзен нәрсәдәндер котылам дип уйлавыдыр? 

Безнең авылда бер исерек егет бар иде. Берсендә ул Гает намазына йоклап калды – без чыгып киләбез, ул кереп бара. «Бар инде кайт, намаз бетте», - диләр моңа. Ә ул: «Кереп сәдакамны биреп чыгыйм инде», - дип кереп китте. Ягъни, ул мәчеткә бирергә өеннән акча алып килгән. Кем белә, бәлки бер сәдака биреп, гомеремдә бер изгелек булыр дип ниятләгәндер? Ике тормыш белән (ягъни гөнаһ кылып һәм шул ук вакытта мәчеткә йөреп) яшәгән татарлар белеп эшли димәс идем, алар аны наданлык белән эшли. Йөрәкләре начарлыкка да тартыла, яхшылыкны да ташлыйсы килми.

- Димәк, болар кеше күрсен өчен эшләнә дип санамыйсыз?

- Мактану өчен эшләнә дип уйламыйм. Бүгенге көндә дин белән мактануның файдасы юк. Менә ул шигырьдә «сакалын сыпырып куям» ди. Хәзер сакал үстерүнең нинди файдасы бар? Ә яулык бәйләүнең нинди файдасы бар? Дөньялыкта аларның файдасы юк. Түбәтәй кигән кешне чиратсыз берәр җиргә кертәләрме, урын бирәләрме? Юк, әлбәттә. Видеода шигырь сөйләүче егет аракысын кия дә, түбәтәен иснәп куя – бу татар кешесе күңелендәге начарлык белән яхшылыкның көрәшүен күрсәтә. 
Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: «Кеше гомере буе яхшылык кыла да, җәннәткә керергә бер адым калганда начарлык кылып тәмугка керә», - ди яки «Кеше гомере буе начарлык кыла да, Җәннәткә бер адым кала яхшылык кылып Җәннәткә керә», - ди. Икенче очракны карасак, Аллаһы Тәгалә начарлык эшләп яшәгән, әмма ахыр чиктә яхшылык кылган кешене Җәннәтле итәргә мөмкин. Бәлки ул гомере буе яхшылыкка тартылгандыр? Әмма мохитенә бәйле рәвештә яхшылык эшләргә шарт тудырылмагандыр? Аллаһ Тәгалә кешенең күңелендәгесен белә. Кеше кайсы юлга басарга икәнен үзе хәл итәргә һәм иң мөһиме – ихлас булырга тиеш. Ләкин гөнаһны да бит кеше ихлас, яратып кыла. Аның хәтәрлеге шунда да инде. Мәсәлән, рәхәт алмыйча зина кылып булмый. Син аның ләззәтен белмәсәң кылмыйсың. Ә изгелек исә авырлык белән эшләнә. Кешенең күңеле гөнаһка тартыла икән, Аллаһ аңа шул яратканын бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кыямәт көнендә кеше яратканы белән булыр», - ди. 

- Видеога кире әйләнеп кайтсак, Сезнеңчә, мондый темага контент кирәкме?

- Әлбәттә, кирәк дип саныйм, чөнки бу бик актуаль тема. Кайбер катлам кешеләре өчен, хәзрәт вәгазьләренә караганда да, файдалырак булачак. Айзат Вахитовның сөйләм теле дә, стиле дә бик әйбәт, мәгънәсе дә бик тирән. Бүгенге көндә безнең 95 процент татарларны тасвирлый торган шигырь килеп чыккан. Шуңа күрә интернетта мондый тема яктыртылуын хуплыйм.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое