«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Буыннарны берләштергән өч сүз

Бу санда бер дуамаллык ясап карарга булдык әле.

Төрле буын шагыйрьләрен җыеп, алардан шигырь язуларын үтендек. Таяну ноктасы итеп өч сүз сайланды. Бу сүзләрне табып карагыз әле.

***
Май табаны уяу сорый озын юл 
Гөрләвекләр иделеннән тузгый ут
Каерылып бакса үлән әз генә
Кая качыйм
Фатирымда көзге юк
Миңа ярый төнге тәрәзләр дә
Миндә йөрәк төнге яз гөле

Миләүшә Гафурова

«Идел» – яшьлек көзгесе

Сурәткә төшереп, тышлыкка бастырган
Чишенгән кызларны, майдагы.
«Идел»нең әдәбе чамалы булса да,
Булган ул - әдипләр мәйданы!
Чагылган аңарда, тибрәп, бер дулкында
Яшьләрнең иҗаты - шәп-шәрә.
Халкыбыз «Иделгә таянма!» - дисә дә, 
Өйрәткән язарга, яшьнәргә.
«Идел» ул - булачак әдипнең, шагыйрьнең
Канатын ныгытыр көзгесе. 
Сан саен ялангач, самими хисләрнең
Иҗади үрнәге, өлгесе! 
Майларда, кояшның нурлары бакканда
«Идел»гә яшь каләм сер чишкән. 
«Идел» - ул, әйтерсең, көзгесе яшьлекнең!
Аңар һәр җүләрлек килешкән! 

Фәнил Гыйләҗи

Көзге Иделдә – май шәүләсе

Мосафир җил үтте көнне алып –
Оеп калды көзге Идел өсте.
Нәүмиз айның как* шәүләсе бүген – 
Ышыклауга мохтаҗ күңел төсле.
Керәч якты чәрдәкләнеп ята,
Охшап безнең хәлсез ниятләргә;
Тояк эзе шәйләнгән күк була
Ырыс капка йоткан тиякләрдә.
Рәшәме ул хәтер офыгында,
Төерме ул татар бугазында?! –
Ыру булып ыргып килә уйлар –
Пырак булып оча күк базында.
Ятим һәм ят нарасыйлар кебек,
Зилзиләдән качып... җилгә бара –
Диңкеп, тәмам зәгыйфьләнеп,
Ымсыз кавем тулы илсез кораб...
Рәсемме ул хәтер төпкелендә,
Уйлармы ул тарих чоңгылында?! –
Чыраг – утсыз, саз чиртмәкче булдым...
Ыңгырашу чыкты соңгы кылдан.
Зиһеннәрнең иләсләнгән чагы,
Өнгә төшнең әверелгән мәле...
Ләүһелмәхфүзләрдә язылганны
Әләм иткән дәвер килгән мәллә?!
Йолдызларга карап юл эзләмим,
Хәтер ташларына сүзләр уймыйм...
Айның төсе качкан – аңа кыен.
Көзге... Идел... Анда йөзләр уйный...
Алда калкыр беркөн май кояшы 
Матурлык һәм аклык арасыннан...
Адашкан бер кораб йөзеп үтәр
Ләббәйкәле заман дәрьясыннан.

Ләбиб Лерон

Бары бер!

Көзге кәеф, кышкы киемнәрне
Салып ташлап язгы ташуга,
Күкрәк тут(ы)рып сулыш алыйк әле...
Юкса, гомер шундый ашыга!
Ашкына ул, сәгать угын куып,
Йөрәкләрне дөп-дөп типтереп.
Бу көнне мин кыстыргычым белән
Эләр идем җепкә киптереп.
Сурәт булып калсын иде мизгел,
Нур таратсын күңел түрендә.
Без яшәргә өйрәнмәдек кебек
Өченче көн, кичә, бүген дә...
Идел кебек тынып каласы бар
Һәм ургыйсы дәрья каршына.
Кайвакытта күрми калабыз күк
Бәхет атлаганын каршыга.
Җан эчендә булган кояшны без
Җиде күктән, читтән эзлибез.
Киләчәкне алҗып көтми генә,
Шушы көндә калсын эзебез.
Хәзер тышта гыйнвар, июнь, маймы?
Кич җиткәнме, таңмы – барыбер!
Безгә Җирдә яшәү мөмкинлеге
Бирелгән бит үлчәп – бары бер!

Дания Нәгыйм

***
Май,
Идел,
Көзге...
Бу мәңгелек
Халәтеңә карап,
Төрле төсле,
Кемдер түзде,
Кемдер бизеп,
Дуслык җебен өзде.
Халәтеңә карап,
Мәңгелекнең йөзе.
Май,
Идел,
Көзге.
Күңелендә сүзе булганнарның
Калды кебек эзе...
Телсез калды үзе.
Иделләрдән ага гүя
Майның көзе.
Халәтеңә карап,
Мәңгелекнең йөзе…

Булат Ибраһим

***

Әйдә, без майларны кабатлыйк.
Йөгерик хуш исле чирәмнән.
Кабатлансын тәү хисләр – 
күтәрелсен
йөрәкнең түреннән – тирәннән.
Әйдә, без майларны кабатлыйк.
Сиреньнәр чәчәген өләшик.
Бу юләр бер мизгел яшьлектә
мәхәббәт хакына көрәшик.
Әйдә, без майларны кабатлыйк.
Кояшны каршылыйк Иделдә.
Яшьлекнең һәр көнен, мизгелен
бер учка җыясы иде дә!..
Әйдә, без майларны кабатлыйк.
Пар шәүлә калдырыйк көзгедә.
Майларны кабатлыйк... ә аннан...
икәүләп каршылыйк көзне дә…

Энҗе Хөсәенова

***

Көзгеләрдә – май аеның 
чагылышы,
Һәм балкышы алсу таңнарның.
Ашкынмагыз, диеп, бу язда да
Зәңгәр дулкыннарга ялвардым.
…Мин кабаттан төштем яр буена
Яшьлек Иделемне юлларга.
Тик яз саен юллар ерагая,
Еллар керә бара арага.
Тик яз саен төсләр алышына,
Алмашына бара бар галәм:
Мин үзем дә элеккечә түгел,
Дулкыннар да инде үзгәргән…

Алинә Хәбибуллина

***

иделдә яңгыр
төзелә күпер
ятам чатырда 
бер төнлек купе
субай көенә
дулкын яр үбә
йокы алмый һич
күздә өн чүбе
йөрәк кызыга
bpm’ы тиз 
ул бит көзгедә
майгы мөһәндис

Нияз Мөбәрәкҗан

Без киткәннән соң

Суы саеккан, чал Идел карт инде,
Яралы ярларын иркәли.
Көзгедәй чагылып тын елга өстендә
Йокылы болытлар үрмәли. 
Без салган диварлар тын гына юк була,
Сөртелә җил белән ишелеп.
Май булып ягыла эңгердә шәүләләр –
Бер гасыр юк инде кешелек. 

Зөләйха Камал

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое