«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Джоконда
Новости
Әдәбият

Джоконда

«Таян Аллаһка!» Бөтенроссия әдәби бәйгесен 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәргән. Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте тарафыннан Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә үткәрелә. Узган елда «Таян Аллаһка!» бәйгесендә Ләйсән Мусинаның «Джоконда» хикәясе беренче урынга лаек булды.

Аны гел «Кашсыз» дип үртиләр. Һәр иртәне классташы Айнур Диләрәне: «Хе-е-е, Кашсыз килде», – дип мыскыллап каршылый. Бу вакытта егеттән ысылдаган елан тавышлары чыккандай була. Үртәшергә дигәндә, башкалар да Айнурга иярә. Үсмер чакта агымга иярү җиңел бит ул, үзеңне кәттә итеп күрсәтүнең бер ысулы, күрәсең. Бигрәк тә Диләрә кебекләрне гел үртисе килеп тора андыйларның. Каршы дәшми, эчендә бураннар уйнаса да, сиздерми. Йомшак уенчык кебек: төртәсең, йомарлыйсың, ә ул барыбер үз халәтенә кайта, йомшаклыгын югалтмый.

Диләрә төскә-биткә тыйнак кына үзе. Чәче кояшта алтынсуланып китә, яшел күзләре очкынланып тора. Уң як күзе янындагы бәләкәй генә миңе дә бик килешә үзенә. Көзге урман төсле ул, шуңа да серле. Кашлары гына «төссез» менә. Аклы-сарылы. Күренер-күренмәс. Аның кашына иптәшләре тарафыннан моның кадәр игътибар булмас та иде, башка кызлар үзләренекенә көн саен нинди дә булса үзгәреш кертеп торгач сизелә, ахрысы. Үсмерлек чоры үзенекен итә, сыйныфташ кызлары каш хәстәре белән мәш килә: буяталар, йолкыталар. Диләрәгә әнисе кашларына тияргә рөхсәт итми. Каршы килеп кара, сүзләрен Коръән аятьләре белән дәлилләп куя. Шулай да Диләрә бер тапкыр аксыл кашларын карандаш белән буяп караган иде дә, бөтенләй куркыныч тоелды. Сыйныфташ кызлары башта йолкып формага кертәләр, аннары буйыйлар. Аларның ичмасам кашлары ак булмагач, алай ук куркыныч та килеп чыкмый.

Диләрәнең башкалардан аерылып торуын, кашының аклыгын иң беренчеләрдән булып, Айнур күреп алды. Һәм шул көннән башлап, ул тынычлыгын җуйды. Юк, юк, гашыйк булганга түгел, киресенчә, дөньядагы бөтен хилафлык кызның ак кашларыннан башланган кебек исенә төшкән саен шуларга бәйләнә. Әче телле малайның авызыннан очып чыккан Кашсыз кушаматы беренче тапкыр ишетелүгә ябышты да калды. Эш шул дәрәҗәгә җитте ки, хәтта сыйныфташ кызлары да ак кашлы Диләрә белән аралашмый башлады. Югыйсә аның сөйкемле йөзенә кашлары килешми дә түгел, бик килешә. Тик менә кара каргалар арасында ак карга булуы гына эшне боза. Хәзер инде аның мәктәпкә дә йөрисе килми. Тегеләр читләштерә, ул да көннән-көн үзен чит итеп хис итә. Хәтта вакыты-вакыты белән төшенкелеккә дә бирелә. Юк, аңа сукмыйлар, кыйнамыйлар, тик сүз белән үзәккә үтәләр. Айнурның бер әйтүе булды, башкалар элеп алдылар да шундук Диләрәне кашсыз итеп күрә башладылар.

«Ярар, җитте, игътибар итмә. Без болай, шаярабыз гына», – диде беркөнне Диләрәгә сыйныфташы Алисә, аның агарынган йөзен күргәч. Әйтүе рәхәт Алисәгә, аны бит үртәмиләр. Сүзнең көчен үзеңә килеп кадалса гына беләсең шул дип, Диләрә үз эченә тагын да ныграк йомылды. Шулай итеп, аралар көннән-көн ерагайды. Хәзер инде каш та онытылды, әмма сыйныфташлар белән бәйләп торган җепләр ялганмады да. Диләрә дәресләргә яхшылап әзерләнде, әмма коллективта үзен яклап, кояш астында урын даулап йөрмәде. Аның гаебе юк бит! Тик торганнан чит иткән унбиш кешегә берүзең каршы торып кара әле син. Сыйныф җитәкчесенә дә әләкләшеп йөрмәде үсмер яшькә җиткән кыз, түзәрмен әле дип уйлады. Тизрәк соңгы кыңгырау чыңласын да, тугызынчы сыйныфны тәмамлауга барысы белән дә мәңгелеккә хушлашыр...

Беркөнне сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә Диләрәнең битенә такта чүпрәге килеп кунды. Тишкәләнеп, акбурга манчылып беткән, үзе юеш. Болай ук мыскылларлар дип уйламаган иде кыз. Классташлары алдында елап җибәрмичә чак түзде, тиз генә рюкзагын куйды да коридорга чыгып йөгерде. Күз кырые белән кабинет түрендәге өстәл почмагында чүгәләп, көлеп торган Айнурны чамалап калды. Әй үртәлде дә соң кыз! Диләрә бөтен дөньясына нәфрәтләнеп елады да елады. Барысына да шул төссез кашлары гаепле. Кара, чыннан да бу дөньяның бөтен хилафлыгы шул кашлардан башлана икән ласа! Әнисенә дә үпкәсе зур аның. Кашларын тәртипкә китерергә рөхсәт итсә, болай ук булыр идемени?! Әнисен тыңламас иде дә ул, булдыра алмый. Хөрмәт итә, ярата ул әнисен.

Үз-үзеңне битәрләүдән дә кыены юктыр. Башка кеше ачуланса, син килешми торган фикер белдерсә, эчтән генә булса да, аңа каршы торып була. Ә үз-үзеңне битәрләгәндә, сине кем яклый? Шулай ук яклаучысыз микәнни ул дип, тәмам төшенкелеккә бирелеп беткән иде, әллә каян бер эчке тавыш аңа җавап биргән кебек булды. Юк, иң авыр тоелган чакта Ул яклый икән. Үзенә таба бер адым булса да ясаганнарны (адым ясамаганнарны да) Ул ташламый. Хисләрне йөгәнләргә булыша. Гәрчә моны без Аннан дип уйламасак та. Юкса, бу хисләр өермәсендә югалып калырга мөмкин. Диләрә инде күптән адым ясады...

Үзенең күркәм холкы, эчке ныклыгы белән кыз Аңа күптән якын иде. Өйгә кайткач та, Диләрә әнисенә булган хәлләрне сөйләмәде. «Кашларны йолкытыйммы икән әллә, әни, бөтенесе кашын матурлап бетерде инде, мин генә калдым», – дип, әнисенең күңелен шакып карады. «Синең яшьтә каш йолкытуның нәрсә икәнен дә белмәдек, кызым. Укыдык та укыдык. Әз генә калды бит инде. Иптәшләреңнең сүзләрен йөрәгеңә якын алмаска өйрән. Гел шулай кеше эшләгәнне эшләп, кеше сүзенә карап яшәрсеңме? Бу сиңа беренче баскыч булсын. Минем сүзгә колак салганга, Аллаһы Тәгалә сиңа бик күп юллар ачачак әле», – диде әнисе. «Әни, әни, хәлләремне белмисең шул әле син», – дип уйлады кыз. Төне буе мендәренә капланып елады да елады ул. Әнисенең сүзләрен кат-кат уйлады. Бу сүзләрдә хикмәт бардыр дип, күңеленә салып куйды. Ә әнисе кызының бу теманы юкка гына яңадан кузгатмагын аңлап, аның өчен борчылып, юлына изге күңелле кешеләр чыгаруны сорап, елый-елый дога кылды.

Беркөнне охшаш хәл тагын кабатланды. Гадәттәгечә, тугызынчылар дәррәү кубып, мәктәпне дер селкетеп, ашханәгә төште. Ыгы-зыгы килеп утырышкан арада, Айнур Диләрәнең чәенә вак чебеннәр салды. Кайберәүләр шаккатып, кайберәүләр көлеп карап торды аның бу кыланмышын. Диләрәнең ашаганда утыра торган урыны сыйныфташы Камил янәшәсенә туры килә. Гадәттә, башка малайларга кушылып көлеп йөри торган Камилгә бу юлы әллә ни булды. Диләрәнең чебенле чәй эчкәнен карап, шаркылдап көлеп утыруларын теләмәде егет. Ачыктан-ачык әйтергә батырлыгы җитмәде, үзенеке белән алмаштырса йә кыз шикләнер, йә берәрсе күреп, дөрес аңламас дип уйлады. Шулай да җаен тапты: ипи алырга кулын сузган булып, ялгыш кына терсәге белән чокырга тиеп китте. Чәй түгелде. Кыз тиз генә сикереп торды, җитез генә барып чүпрәк алып килеп, өстәлне сөртте. Үзенә яңа чәй алды. Ә бу вакытта Айнур ниятенең барып чыкмавына Камилне гаепләп маташты: аңа да кәкре кул дип җикеренде...

Бүген алар табигать кочагында ял итәргә чыгачаклар. Күбесе тугызны тәмамлагач, мәктәптән китәргә ниятли, шуңа да бу көнне зарыгып көттеләр. Диләрәнең исә бу чарада катнашасы килмәгән иде, әнисенең «иптәшләреңнән аерылып калма» дигән сүзен тыңлап килде. Утыра торгач, төрле темаларга сүз китте. Диләрә дә ара-тирә сүзгә кушылгалады. Егетләр кем нинди иттән шашлык ярата дигән темага сүз куерта башладылар. – Дуңгыз ите тәмле, дуңгыз ите, – диештеләр иптәшләре.

– Юк, дуңгыз ите хәләл түгел бит, – дип, Камил каршы чыкты.

– Юкны сөйләмә, ашап булса, тамактан үтсә, барысы да яраклы аның, – дип белдеклеләнде Айнур.

Бәхәс киеренкеләнә башлаганны сизеп, Алсу:

– Әйдәгез, биеп алыйк, – диде дә музыка кушып җибәрде.

Диләрәгә егетнең сүзләре нык тәэсир итте. Ул Камилнең барысына да каршы чыгып, үз фикерен әйтүен кат-кат исенә төшерде. Ниндидер яңа сулыш ачылгандай булды. Хак юлдан этсәләр дә, төртсәләр дә, төшеп каласы, чигенәсе түгел икән бит! Әйе, үз фикереңне белдерү җиңел түгел. Башкалар кебек булмасаң, кыерсыталар – моны үз җилкәсендә татыды Диләрә. Дәшмәсәң дәшми кал, әйтер чакта әйт – әмма дәрәҗәңне бел. Хаклыкка якын бул икән. Менә бит Камил үзен ничек горур тотты...

Шул елны Диләрә көллияткә укырга керде. Яхшы укыды, үз-үзенә ышанычы артта. Монда аның Кашсыз кушаматы ияреп килмәгән иде. Көллиятнең соңгы елында мәчеткә дини гыйлем алырга йөри башлады. Анысы болайрак килеп чыкты.

Шулай бервакыт Иске татар бистәсендә йөргәндә, Мәрҗани мәчете яныннан узып бара иде, азан әйтә башладылар. Азан ишеткәне бар иде кызның. Әмма әллә мәчет янында ук булганга шундый тәэсирле яңгырадымы, әллә кызның күңеленә бу мизгелдә нәкъ шул кирәк идеме, аның аяклары үзеннән-үзе мәчеткә атлады. Ул кыюсыз гына мәчет ишеген ачты. Мәчеттә аны бер бабай: «Кызым, нинди йомышың бар?» – дип, күптән көткәндәй, ачык йөз белән каршы алды. Диләрә каушап калды, ялгыш кердем, ахрысы, дип, яланбаш булуыннан читенсенеп, чыгарга борылды.

– Кызым, кергән-кергән, бер йөреп, карап чык. Безнең мәчет борынгы, – дип бүлдерде аны бабай.

– Башымда юк шул, болай керергә уңайсыз, – дип җавап бирде Диләрә.

– Бар, бар, кызым, – дип, яулык сузды бабай кызга. – Син, кызым, юкка гына килмәгәнсең инде монда. Бик сирәкләрдә генә була торган табигыйлек, яктылык бар үзеңдә. Күңелең мәчеткә яланбаш керүнең ярамаганын аңлар дәрәҗәгә җиткән икән, моны синең күңелеңә Аллаһы Тәгалә салган. Безнең мәчет каршында дини укулар үткәрелә, теләсәң, кил. Калебеңдә булган күркәм гадәтләрең тагын да артыр. Диләрә дулкынланудан бабайның ниләр әйткәнен исендә дә калдырмады диярлек, бары тик укырга кил, дигәне генә күңеленә кереп калган.

Шулай итеп, ул мәчеткә дини гыйлем алырга йөри башлады. Көллиятне тәмамлагач, читтән торып, янә укырга керде, эшкә урнашты. Мәчеткә йөрүен дәвам итте. Ул инде хәзер намазларын да калдырмаска тырыша. Диләрәнең дөньяга карашы үзгәрде, күңелендә тынычлык урнашты, чәчәк кебек күңеленең бөтен таҗларын да ачып, дөньяга бакты. Хәзер инде күпме генә кашсыз дисәләр дә, ул элеккечә йөрәген яралап еламас иде. Гәрчә ул кашларын ничек теләсә, шулай итеп үзгәртә ала, тик бу теләге күптән онытылды инде аның. Табигый матурлык – Аллаһы Тәгалә биргән бүләк, аның иң камил матурлык икәнен бик яхшы аңлый ул.

Ә беркөнне Диләрә мөселман киемнәре кибетенә керде. Зәвыклы да, заманча да булган киемнәрнең әле берсен, әле икенчесен тотып карады. Шунда сатучы кыз Диләрәгә игътибар итте.

– Безнең кибет яңа ачылды. Үзебезнең кием брендына модель итеп, сезнең кебек ачык йөзле, зур күзле һәм якты кашлы кыз эзлибез. Безнең киемнәр сезгә бик килешер иде. Сезне модель итеп чакырабыз, хәзер бит дөнья модасында да сезнең кебек кызлар модель булып эшли. Мин тегүче-дизайнер, иремнең үз эше бар. Менә бу күлмәкне киегез әле, сезгә бик килешәчәк, – дип, үзе үк сатучы да булган дизайнер кыз Диләрәгә иң матур күлмәкне сайлап бирде. Шулвакыт кибеткә бер ир кеше килеп керде. Сатучы кыз аны: «Бу минем ирем була. Айнур, мин үзебезгә модель таптым», – дип таныштырырга да ашыкты. – Айнур, – дип аптырап калды Диләрә.

– Кашсыз, – дип шаккатып, күзләрен шакмакландырды Айнур. – Гафу, Диләрә, мәктәп еллары искә төште. Сиңа күбрәк Кашсыз дип дәшә идек бугай, – диде Айнур кыенсынып кына.

– Тәкъдимегез өчен рәхмәт, уйлап бетергәч хәбәр бирермен, – диде дә, Диләрә ашыгып кибеттән чыгып китте. Кайтканда бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде. Юк, «Кашсыз» сүзе елатмады аны бу юлы, киресенчә, юатты, көч бирде. Бу әрнүдән елау түгел, иреккә куанып, аны татып елау иде. Ярый әле кашсыз юлын үткәнмен дип уйлады. Урамда яуган көзге яңгыр тамчылары да кыз белән бергә елады. Әйе, Ул Аллаһы Тәгалә кызны элек-электән хәерле юлда йөрткән. Әнә бит, аны кыерсыткан Айнурны да туры юлга күндергән һәм моны Диләрәгә дә күрергә насыйп булды. Аллаһның рәхмәте чиксез икәненә әнә шулай тагын бер инанды Диләрә.

ЛӘЙСӘН МУСИНА 23 яшь.

Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Россия ислам институтында читтән торып белем ала.

рәсем: freepic

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое