«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Галәм дә тар гашыйк тилегә...
Новости
Әдәбият

Галәм дә тар гашыйк тилегә...

#танылмаганшагыйрь хештегы белән танылган популяр җырлар авторы Ренат Галиәскәрнең бер шәлкем шигырьләре «ИДЕЛ» битендә.

***
Көзге каршысына басамын да,
Әнкәй, синең белән сөйләшәм.
Шул ук күзләр, шул ук җыерчыклар,
Еллар үткән. Мин дә үзгәргән.
Әнкәй, ә син хәтерлисең микән?..
(Хәтерлисең... Күзләр яшьләнә)
Әйтеп аткан идем кызуланып:
«Өйрәтмә син мине яшәргә!»
Менә, әни, ул көн килеп җитте.
Бүген миңа нәкъ шул сүзләрне
Күзләремә карап, улым әйтте.
Белсәң иде ничек түзгәнне.
Әнкәй, менә бүген минем искә төште:
Ул чак миңа унбиш яшь иде.
Җәйге төннең үткәнен дә сизми
Иртә белән генә керелде.
Ә син, әни, күз дә какмагансың.
Каршы алдың мине ишектән.
Елый-елый тиргәгәнең әле
Менә хәзергедәй ишетәм.
Әнкәй, ул чак мин үз-үземә
Бик зур үскән кебек тоелдым.
«Ничек инде син мине аңламыйсың?!
Әнкәй, мин бит инде хәзер зур булдым...»
Хәер, әнкәй, мондый хатирәләр
Яши-яши шактый җыелды.
Син кисәттең... Кайнар күз яшьләрең
Рәнҗеш булып миңа коелды...
Әнкәй бәгърем, әгәр булдыра алсаң,
Кичер мине – тиле кызыңны.
Аңлатсам да, сүзләр җитмәс, сизәм...
Кочаклыйм да елыйм улымны.

***

Күпме таңнар, ничә кояш бату
Янә безне тагын аралар?!
Араларны җылытырлык көчле
Җирдә, белмим, нинди сүзләр бар...
Сагынырлык караш, елмаю бар.
Кояш төсле җан бар еракта.
Куллар гына сузылырлык түгел.
Хыялланмыйм инде уйнап та.
Уелып калган хәтер йомгагыннан
Сүтәм җайлап синең сүзләрне.
Күзләремне туры төбәсәм дә,
Сизәсең күк чак-чак түзгәнне.
Түземсезлек аша яшәешнең
Бар кыйммәтен читтән уздырам.
Әйтерсең лә, параллель урамда
Тоташ бөкеләрдә утырам.
Утын кочып, учак таба алмый,
Сиңа дәшеп, үтәм урамнан...
Табармын күк язлар агызмаса,
Эзләреңне синең буталган.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое