«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Галәмдә нәрсәнеңдер үз вакыты җитте

Әдәбиятыбызда бер матур, нечкә әсәр дөнья күреп ята.

Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» исемле тарихи уйдырма биографиясе ул. Тиздән китап булып дөнья күрәчәк әсәрдән аерым хикәяләргә без журналыбызда урын бирергә булдык. Бу юлы «Җилфердәү» хикәясен укырбыз. Тик башта авторның үзенә сүз бирик.

Исеме керәшен халык җыруыннан алынган – «Минем чәчем җиде толым». Бәрәңге бакчасындагы буразналар арасында басып торган бала уйларыннан башланып китә дә аннан соң аны без бихисап әби, түтиләре, туган-тумачалары, нигездә хатын-кызлар арасында күрәбез. Ул аларның буразналап ачып тараган чәч толымнарын үрә, җыруларын тыңлый, серләрен ишетә, кайгы-куанычлары шаһитына әверелә... Бала асылда барысының да язмыш толымнарын бәләкәй генә учларында тотып торган үзәк, ә укучы өчен – ачкыч, «проводник».

Әсәр чын яңгырашын һәм формасын әнием үлем түшәгендә ятканда – реанимациядәге соңгы төннәренең берсендә тапты. Эшләремне эшләп, ноутбукны кочаклап, караваты янында дежур булып утырган җирдән йокымсырап китеп баруымны сизеп, сискәнеп, башымны күтәрдем дә... кинәт романның тулысы белән ничек булырга тиеш икәнен «күрдем». Шунда ук файл ачып, язарга да керештем. «Җилфердәү» дигән бүлекне. Аннары «Атеист» өлеше «килде», «Париж»…

Әнине җирләгәннән һәм театрдан киткәннән соң, язарга башта Петербургка, аннан Карелиягә киттем. Иң кызыгы – мин әсәрне яза башлагач, Янсуарда да күптән көтелгән хәрәкәт башланды: казандагылар кайтып, авылдашлар кубарылып, өмәгә җыелды, зиратларны тазартты, музейны яңартты, чиркәүне торгызу омтылышы барлыкка килде... Әйтерсең, галәмдә нәрсәнеңдер үз вакыты җитте.

ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК

Резеда Гариповага укыганда, ул исемен, бәлки, керәшен җыруыннан алыргадыр, диде. Шулай итеп, «Минем чәчем җиде толым» исеме табылды. Бу исем белән мин үземнең артымда тезелеп басып торган барлык нәсел-ыруыма – исәннәргә дә, үлгәннәргә дә рәхмәт белдерәм, баш иям, бездә, керәшендә әйткәнчә, «тау итәм». Алар булмаса, мин булмас идем. Бу ырудан булуыма бик рәхмәтле һәм бәхетлемен.

Һәм – бик зур җаваплылык: ыруың алдында, тулы бер авылың, карендәшләрең алдында имтихан тоту. Җырчы Җәкәү җортында җыелышып, Людмила Белоусова, Георгий Ибушев, Геннадий Макаровларга укыган көнем һич онытылмый. Шундый мандраж иде ул. 1-2 сәгатькә генә, тиз генә өзекләрен укып алабыз, дип җыелдык та, вакытны онытып, 4 сәгатьтән артык утырдык. Көлештек тә, елаштык та, хатирәләргә бирелеп, йөрәк җепселләребез белән тагын да ныграк берегеп таралыштык…

Туганнар, авылдашлар «ә мин бармы ул әсәрдә?», «ә мин ничек сурәтләнгән?» диешә. Ләкин аның, ничек кенә тарихи җирлеккә нигезләнмәсен, уйдырма белән керешеп киткән булуын онытмаска кирәк. Ул шулай билгеләнгән дә: «тарихи-уйдырма биография».

Җ И Л Ф Е Р Д Ә Ү

Автор / Луиза Янсуар

Мин буразна аралары буйлап яр читенә төшеп басарга һәм инешкә карап торырга яратам. Шундый бөтерелеп, ургылып ага ул безнең өй астында. Ярның ярылып киткән читенә якын килеп басмаска кушалар, юкса убылып аска мәтәлүең бар. Әмма аның иң кызыгы да шунда – «ярамый» дигән чиктән соң тагын ярты адым булса да атлап карау.

Менә мин буразналар арасында яр читендә басып торам. Өйгән рәтләрендә үсеп утырган бәрәңгеләр – миннән бер баш югары. Җәй һавасы зеңләп тора. Инешнең челтерәве талгын гына колакны иркәли. Бәрәңге төпләреннән баш төртеп чыгарга өлгергән эт эчәгесенең зәгыйфь юка чәчәкләре кинәт кенә лепердәп куя.

Инеш аръягында – Әче тау.

Минем әле ул тауга менеп караганым юк.

Буразналар арасында япа-ялгызым басып торган мизгелдә кинәт сул җилкәмдә ниндидер җилфердәү тоеп, җитез генә күз сирпеп карыйм. Иртәнге дымсулыгын әле җуеп та өлгермәгән буразна рәтләре белән мәгърур бәрәңгеләрдән кала берни дә юк.

Әче тау – халыкта шулай телгә кергән бу таудан берара известьташ чыгардылар. Текәрәк урыннарда, яргаланып-ачылып киткән җирләрдә аның туфрагы – күксел-соры, урыны-урыны белән кар шикелле ап-ак. Күрәсең, известьле булганга, «әче» дигән атама бирелгәндер.

Мин яңадан инешкә карап басам. Җилфердәү кабатлана. Һәм минем бәләкәй генә аңыма кинәт бер бик олы аңлау ишелеп килеп төшә. Ул мине баштанаяк күмеп китә: мин бу җирдә  бердәнбер. 

Башка беркем дә – хәтта әнием белән әтием дә, әбиемнәр дә, бабайлар да, урсәти белән урсай да, яшь бабам белән туганым апа да, Руслан белән Марсель дә, Сандра җырак түти белән Анный җырак түти дә, ак түти белән бал түти дә, күрше Зур Анный белән Кечкенә Анный әби дә, Әнкә әби белән Әтки бабай да, Шарик та, Ночка да, Орлик та... – бер генә җан иясе дә мин тойганча тоймый һәм бер кайчан да тоймаячак.

Моны аңлау башта мине куркытып, тетрәндереп җибәрсә, аннары татлы-рәхәт, бәхетле бер дулкынга күмеп, бөтереп ала.

Димәк, мин бөтен бер шушы Галәмдә – бер һәм бердән бер.

Нинди куркыныч олы ялгызлык, дип уйлап куям мин, куырылып. Аның артыннан ук бөтен барлыгымны икенче бер уй биләп ала һәм ул сөенеч тантанасына әверелә: нинди кабатланмас олы ләззәт.

Нинди олы ләззәт – башкаларның кабыгы астында нәрсә барын аңларга тырышу. Һәм үзеңнең дә кабыгыңны ачу.

Безгә гомер нәрсәгә бирелгән икән.

Сул ягымдагы җилфердәү көчәя төшә. Мин шул мизгелдә үземнең беркайчан да ялгыз булмавымны һәм булмаячагымны аңлап алам. Ниндидер күзгә күренмәс бер көч, әйтерсең, мине җылы кочагына ала да, юатып тынычландыра.

Һәм көлеп җибәрә.

Мин бу мизгелдә кешеләрнең үлемсез була алуына, аларга бернинди дә куркыныч янамавына бар йөрәгем белән ышанам.

Һәм көлеп җибәрәм.

– Кызым, тагын яр читендә басып торасыңмы?! – бабайның тавышы бакчаның икенче башыннан әллә нинди озы-ы-ы-ы-ын тоннель аша килеп җиткәндәй ишетелә. Ул тавыш миңа килеп бәрелә дә, чәчрәп, як-якка тарала.

– Менәм! – дип җавап кайтарам мин һәм буразна буйлап ихатага таба йөгерәм. Бабайның миңа дип ачылган кочагына кереп чумам. Ул мине күтәреп кояшка чөя дә ике битемнән иркәләп кытыклый, үбеп ала.

– Үзе белән үзе җуана белә шул минем кечкенә кызым, – дип елмая, минем карасын җуеп яшькелтләнә барган күзләремә зәп-зәңгәр күзләрен төбәп. – Нинди серләр ачтың анда, җә?

Мин кинәт эчемдәге теге тоемның нурлы чайпалуын түгүдән куркып тынып калам. Әйтергәме, әйтмәскәме аны бабайга?

Бабай сынап карап тора-тора да, яктырып, көлеп җибәрә. Аннан, миңа гына дигән җыруын көйли көйли, яшелчә бакчасы аша, арка кочтырып, өйгә алып кайта:

Алтын алмам,

Көмеш төймәм,

Сандугачым-былбылым,

Быел сайрар җылың…

Мин, аны туктатып, кулларына күчеп утырам да, күз читендәге кояш тулган җыерчыкларны нәни учларым белән озак итеп иркәләп сыпырам.

Һәм үбәм.

Чөнки мин хәзер сер беләм. Бабай мин тойганча беркайчан да тоймаячак.

Ә мин – ул тойганча.

Димәк, яратуны аңлатыр өчен бик каты, бик каты, бик каты тырышырга кирәк!

Зөләйха Камалова иллюстрациясе

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое