Луиза Янсуарның яңа «Минем чәчем җиде толым» автобиографик романыннан тагын бер хикәяне тәкъдим итәргә булдык.
Ул елларда Янсуарда пожарлар еш була иде. Чуаш очында, безнең тирә-юньдә дә янучылар бар, ә менә Казак очында Янсуар әбиләрнең тирә-як күршеләре бөтенесе диярлек нигезе көлгә калганчы янып чыкты. Кайсылары – икешәр мәртәбә.
Иң гаҗәбе – пожар буласы көнне авыл клубында, һичшиксез, һинд киносы күрсәтәләр. Һинд киносы күрсәткән көнне авылда, һичшиксез, пожар. Бу нинди закончалык булгандыр, әмма ул кышта Янсуар халкы өчен «Цветок в пыли» белән «Җанала-а-а-а-ар!» дигән сөрән тәңгәл төшенчәләр булып калды. Бөтен авылның эченә шом кереп урнашты.
Без, балаларга, һинд киноларына йөрергә ярый. Олылардан клубка алып баручы кешең булса, билет сатып алсалар, хет өч кереп кара, хет биш. Олылар алдына утырып карасаң, урын биләмәсәң, ничәнче мәртәбә бушка керсәң дә, ачуланмыйлар. Ассортимент мондыйрак: «Любимый Раджа», «Сангам», «Слоны – мои друзья», «Затянувшаяся расплата», «Зита и Гита», «Месть и закон», «Вечная сказка любви», «Истина, любовь и красота», «Танцор диско», «Ганг, твои воды замутились», «Родной ребенок», «Танцуй, танцуй», «Храм любви», «Жажда мести», «Океан», «Коммандос»… (80 нче елларда кинотеатрларда еш күрсәтелгән һәм бик популяр булган Болливуд фильмнары.)
Янсуар әбием бер үк һинд киносын унар мәртәбә карарга да риза: шуңа без берсен дә калдырмыйбыз. Ул киноларны караганнан соң, мин бөтенләй әсәренеп калам, кайткач, мендәр ябынчаларына, чаршауларга уранып, биюләрен биим, дулкынланудан, сихерләнүдән йоклап китә алмый тилмерәм. Башымда һинд көйләре берөзлекез яңгырап тора…
Әтием Питрәчкә йә Казанга командировкага барган җирдән миңа һинд актрисалары белән актёрлары төшкән открыткалар алып кайта, кинодагы музыка яздырылган пластинкаларны, кассеталарны. Дус кызлар белән без, кинодан соң, икенче көнне андагы сюжетларны рольләргә бүлешеп уйныйбыз. Малайлар «индийский кино» уйнауны «җүләрлек» дип саный. Хәтта – боевикларын да. Америка боевиклары – менә алары бер хәл.
Мәктәпкә баргач, Шәледән килеп безне укыткан тәүге укытучым Гүзәлия апаның да, һинд кинолары фанаты булып, мине һинд биюе биергә өйрәтәсен, моның озак елларга сузылган иң зур мәхәббәтем, мавыгуым буласын ул чакта мин әле белмим, билгеле.
Ә анда, стеналары шыкраеп каткан салкын авыл клубында, пәлтәңә төренеп, утырасың шулай эссе илләрнең акылдан яздырырдай матур табигатен карап. Кино геройлары чәчәкләр арасында йөреп тә бии-җырлый, җып-җылы яңгыр астында коена-коена да бии-җырлый, ямь-яшел түтәлләрдә аунап та бии-җырлый, күз явын алырдай сарилары, ап-ак кәчтүм-чалбарлары да һич кенә дә пычранмый... Җәйге көннәрдә караганда, әле бу – бер хәл, анда син үзеңне аларга аз булса да якынрак хис итәсең. Кышларын сәер, билгеле…
Беркемнең дә андый җирләрдә булганы, күргәне юк, әйтерсең, бу – бөтенләй икенче, параллель чынбарлык. «Болай да яшәп була икән, и Кодрәт...» – дип, бер-берсенә пышылдаша авыл әбиләре, шаккатып. «Ул җирләр – оҗмахтыр инде...»
Һәм менә «Цветок в пыли» фильмын бишенчеме, алтынчымы мәртәбә күрүеңә карамастан, илереп елаган бала өстендә чайкалып торган кобра еланга әсәренеп, нәрсә булачагын белсәң дә, «инде нишләрләр икән», дип, үзәгең өзелеп утырганда... кинәт кенә клуб залының ишекләре ике якка шапылдап ачылып китә дә:
– Пожар! Җанабыз! – дип кычкыралар.
Башта бер генә секундка залда үле тынлык урнаша. Халык үзләреме, күршеме, алардан еракмы-якынмы икәнен уйлап, ваемлап, тын ала. Аннары, бөтен клуб белән дәррәү куба да, ишеккә таба йөгерә башлый. Кемдер: «Залда Иван бармы?!» – дип кычкыра. Киноны зырылдатып туктаталар. «Каян булсын инде, бу вакытта Иванны кем уята алсын?!» – дип кычкыра ташкын эченнән икенче бер тавыш. «Кем машинаны алырга бара?!» – дип сөрән сала тагын берсе.
Иван дәдәй – авылның карап торган пожарнигы. Ул, чыннан да, авылга бер, әмма кайчак салгаларга яратканга, авыл ирләре пожарный машинаны төнгә тутырып, әзерләп калдырырга өнди. Иван дәдәйнең үзен уята алмасалар да, машинаны, кайсы да булса утырып, пожар чыккан урынга алып килергә һәм, районнан кемдер килеп җиткәнче, сүндерә торырга була.
Безне, бала-чаганы, халык өере аша каплап саклап, ерып алып чыгалар да кайсыбызны кая урнаштыралар. Гадәттә, туган-тумачага, ләкин аный чакта бәла чыккан җирдән ераграк торган һәм баланы алып калыр кешесе булган һәркем кертергә әзер. Өйдә гадәттә олылар бик калмый, калса да, инде бик йөри алмый торганрак әби-бабайлар да ваграк балалар гына. Олыларның төн ката пожар сүндерешергә, янучыларның әйберләрен ташышырга чабасы бар.
Андый төндә беркем йокламый. Әби бабайлар догасын укып, иман әйтеп чыга. Без, балалар да, тәрәздән тәрәзгә ябышып йөрибез. Куркабыз да, дулкынланабыз да, шунда да буласыбыз килә. Ялкын күкне айкап уйнамый, кайнап тормый башлагач кына, бераз тынычланып, ничек утырган, шулай йокыга түнәбез. Аннары, таң белән, олылар кемнең баласы кемдә, кереп, чүпләп, өйгә алып кайтып китә.
– Каты җанганнармы? Нигезләре калдымы? Терлекләр үлмәдеме? Үзләре исәнме? Куркыныч булдымы? Әйберләрне алып чыга алдыгызмы? Хәзер кайда торалар инде? – дип, йокылы булсаң да, аңгы-миңге килеш сораулар яудырасың.
Әти белән әни кыска-кыска гына җавап бирәләр дә, аннан, корымлы йөзләрен сиңа якынайтарак төшеп:
– Телемне әйләндерер дә хәлем калмады, кызым, син җоклап уянгач, сөйләрмен, җәме, – диләр.
Мине гадәттә каршыбызда гына тора торган Татый әби белән Җәкәү бабайларга кертеп калдыралар. Татый әби инде карт, аяклары авырта, ул урам тирәсенә әллә ни чыгып йөрми, каралты-курага да – сирәк кенә. Ә менә Җәкәү бабай – бик тере, әгәр ул аек икән, башкаларга ияреп, пожар сүндерешергә китә.
– И, Ходаем, мал – мал инде ул, бәндәләреңне сакла берүк, гомерен алма, – дип, белгәннәрен укып чыга Татый әби төн ката.
Шулай берсендә, Ычтуклар янганда, пожар сүндергән җиргә мине дә алып төштеләр. Мин беренче мәртәбә ничек янганнарын якыннан күрдем. Ул пожарда җил бик каты кыеклап безнең якка искәнгә, инде безгә капмас дип уйламаган да иделәр. Шифр түбәнең ватыклары ишегалдына, абзарга, бакча өстенә шатырдап килеп төшә.
Куркудан күзләрен алартып шашынган малларны көч-хәл белән арт бакчага чыгарып, инеш буена төшерделәр. Ярда үсеп утырган талларга, бауларын яна башласалар суга атлап керердәй итеп калдырып, бәйләп куйдылар. Бәрәннәр, куркудан тилереп, яшь таллар арасына кереп посты да, мыш-мыш килеп, ара-тирә жәлләтеп бәэлдәргә кереште. Андыйны инде беренче генә күрмәгән карт сарыклар, күшәүләрен дәвам итеп, сабыр гына көтәргә тотынды. Ночка, дулкынлануын бик тышка чыгармый гына, шулай ук күшәвен дәвам итте, янындагы тынып, аптырап калган Карсакны ара-тирә ялап куйгалады.
Бабай белән әти, тагын берничә күрше дәдәй печән кибәне өстендә, мунча белән абзар, өй түбәсендә – ялкын шуннан элдереп алмасын, дип, төшкән очкыннарны одеял белән кагып сүндереп тора. Әбиләр, әниләр веранда белән өйдән бу юлы инде сандыкларны, ярты җиһазны чыгарды. Ихата аша аларны бәрәңге бакчасы буйлап абына-сөртенә инеш ярына кадәр төшердек.
Миңа суда чылаткан юеш халат урап бәйләделәр, башыма яулык яптылар да, түтиләрдән калмыйча, буразна буйлап алар белән бер рәттән генә йөрергә боердылар. Буразна рәте буйлап, олылардан кем бар, шуңа ияреп, теркелди теркелди вак-төяк әйберләр ташышам: төенчекләр, поднослар, тартмалар…
Келәтләрендә газ баллоны калган, чыгара алмыйлар икән, шартлавы ихтимал, дигән хәбәр таралды. Берәүдә дә мал коткару кайгысы калмады, әти белән бабай да, мужиклар да шунда ук түбәдән аска томырылды. Бер-берләренең өстенә туфрак сибәргә кереште.
Әни минем исемемне ачыргаланып кычкырганын ишетеп, буразна буйлап аңа таба чаптым.
– Әни, мин монда! – дип аваз салдым.
Ул мине чабып килгән җиреннән күтәреп алып, әллә нинди тынчу пәлтәгә төрде дә, абына-сөртенә, инеш ярына йөгерде. Мин бары як якта чыелдашып кычкырышкан авазларны гына ишеттем.
Аннары без, инеш суына бил тиңентен кереп утырып, каршы якта нәрсәнеңдер шартлап күккә очканын күзәттек. Көндезге кебек яп-якты булды. Яр буендагы маллар, котырышып, суга сикерде. Мин әнинең йөрәге дөп-дөп типкәнне аркам белән ишетеп тордым. Дөньяның асты өскә килде, түбәләр, бакчалар буйлап, гөлтләп, зәңгәрсу-шәмәхә ялкын йөгерде…
Ул төнне без янмадык, минем балачагым туган нигездә исән-имин узды. Әмма ике як нигез дә инде без үсеп беткәч, әби-бабайлар кайсы бу дөньядан бакыйлыкка күчкәч, кайсы озакламый күчәргә торганда, күм-күмер булды.
Авыл өстендә «пожар» дигән шом ул елларда гел эленеп торды. Каланчадан чаң тавышы яңгыраса, йөрәге дерт итеп китмәгән, гәүдәсен урталай кисеп шом төшмәгән кеше булмагандыр. Янган нигезләренең көленә ятып аунап елаган, «Кодаем-Тәркәем, никләргә генә килде бу каза безгә?!» дип илереп елаган түтиләрне дә, әбиләрне дә еш күрдек без ул елларда.
Һинд кинолары тора-бара кассеталарда кайта башлады, өйләрдә «Фуджи», «Акай», «Тошиба», «Панасоник», «Филлипс»лар пәйда булды.
Әмма шыгрым тулы, алма төшәрдәй дә урын булмаган, кеше өстенә кеше утырган клуб залында Митхун Чакраборти исән калган әнисе белән очрашкан мизгелдә бердәй «аһ!» итеп тын алу мизгеле инде бүтән кабатланмады.
Авыл өстенә афәт килгәнен белүгә, бөтен залның бер организм булып күтәрелеп, дәррәү тышка ыргылуы, ние бар, шуны алып, башка берәүгә ярдәмгә ашкынуы да үткәндә калды.
Зөләйха Камалова иллюстрациясе
Нет комментариев