Февральдә MOÑ театр мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс күрсәтелде. Бу кичәдә лабораториянең бер еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды – әдәбиятка килүче һәм актив иҗат итүче яшь язучылар һәм олпат әдипләребез бер урынга җыелды.
НИ ӨЧЕН «ХӘТЕР»?
«Яңа исем» икенче тапкыр оештырылды, беренчесендә ул әсәр иҗат итәргә илһам эзләүгә («Алло, илһам») багышланса, икенчесе исә «Хәтер» дип исемләнгән иде. «Ни өчен хәтер?» дигән сорауга, иҗади мәктәпнең катнашучысы буларак, җавап биреп карыйм: узган елдагыдан аермалы ягы шунда иде ки – катнашучылар остазлары белән төрле сәфәрләргә чыкты. Экспедицияләр арасында – Равил абый Фәйзуллинның туган ягына – Балык Бистәсенә кайту, Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылына – Арча районы Гөберчәк авылына сәяхәт, Муса Җәлилнең музей-фатирына экскурсия һәм башка кызыклы сәфәрләр каралган иде. Алар дәвамында яшь иҗатчылар мәшһүр әдипләрнең эзләреннән атлап, бик озакка сакланачак хатирәләр тупладылар.
ОСТАЗЛАР ТУРЫНДА
Катнашучыларга килгәндә, лабораториядә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр барлыгы 60 язучы катнашырга теләк белдергән. Иҗади мәктәпнең шарты буенча, алар ел азагына кадәр остаз белән берлектә шөгыльләнеп, бер яңа әсәр тәкъдим итәргә тиеш булган. Алар арасында 21 катнашучы «финиш»ка ка кадәр җитте – лаборатория кысаларында иҗат иткән әсәрләр «Яңа исем»нең «Казансу», «Чулман» альманахында басылып чыкты. Җыентыкта шулай ук проект остазлары Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Ландыш Әбүдәрова, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм Лилия Гыйбадуллиналарның киңәш-фикерләре урын алды.
ТӘНКЫЙТЬ КИРӘКЛЕ ШӘЙДЕР
«Яңа исем» турында күпләр файдасын күрдек дигән фикерләрен белдерсә, яшь язучы Ильяс Хаҗиевнең «Интертат»та әлеге проект турында «чеметеп ала торган» мәкаләсе чыкты. Ул аны «кемнедер үпкәләтү һәм кемнәндер көлү максаты белән язмаганын» ассызыклый. Һәм бу мәкалә фәкать Такташ әйтмешли: «Просто хат»! «Киләчәккә хат» икәнен дә әйтә. Ильяс фикеренчә, татар әдәбиятының яшь буынына бу иҗади мәктәп эчендә кайнау, бигрәк тә уку кызык түгел. Оештыручылар никадәр тырышмасын, бу – мәгънәсез эш. Мәкалә: «Бер әйберне танырга, аңларга кирәк – бу системаны вату, үзгәртү бик авыр. Чөнки, яшьләрне кызыксындыру өчен, кыйммәтле бүләкләр, акча кирәк. Алар бүтәнчә яза алмый. Ә иң кызыгы – аларны моның өчен гаепләп булмый! Кем гаепле? Ачык сорау...» – дип тәмамлана. Бу – яшь язучының фикере. Һәм үзе алдан кисәткәнчә, «Бу мәкаләдә кемдер автор аның эченә салганын, кемдер исә үзе күрергә теләгәнен табар. Шуңа күрә бу мәкаләнең жанры, ә аны язган кешенең профессиясе, эшли торган урыны юк».
Иң кызыгы – шул язмадан соң «Яңа исем» турында ике кешенең берсе сөйләде: кемдер үзенең каналына язды, гадәти сөйләшүләр дә үзеннән-үзе әдәбият турында аралашуга әверелде. Шулай итеп, бу проект күпләрдә кызыксыну уятты.
БЕРАЗ ЛИРИК ЧИГЕНЕШ
«Яңа исем»дә миңа язучы Рөстәм Галиуллиннан остазлык дәресе алу бәхете елмайды. Алай гына түгел, йомгаклау чарасында безнең әсәрләрдән Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан перформанс әзерләнде. Җылы фатирник форматында узган чарада зал тулы язучыларга без үзебезнең әсәр язылу тарихларын сөйләдек. Минеке Равил абый Фәйзуллин белән танышу, Мәскәүдәге романтик свидание һәм язучы өстәле турында иде. Гомумән, бу проект миңа дөньяга яшь язучы булып ачылырга, Равил абыйның күзенә карап аның турында сөйләргә көч һәм мөмкинлек тә биргән икән.
«ЯҢА ИСЕМНӘРНЕ КИЛӘЧӘК ӘЙТЕР»
Гөлүсә Закирова, язучы, «Яңа исем» проекты җитәкчесе:
Проектның үзенчәлеге – катнашырга теләк белдергән яшьләргә тиеш дип тәкрарлап тормау. Аларны төркемнәргә, остазларга беркеткәндә башта ук: «Бу остаз белән эшли алырсыңмы?» – дип сорыйм. Димәк, остаз биремнәрен үтәү, аңа сорау яудыру, күрешү иреге бирелә. Берәр чара үткәргәндә дә: «Килә аласызмы?» дигән сорау куелды. Кем файдаланды – шул молодец.
Яңа исемнәргә без мәйдан бирдек, каләмнәренә сүл җыярлык җим эзләдек, билгеләр куелмаса да, әдәби мәктәп оештырдык. Яңа исемнәрне киләчәк әйтер. Ильясның кызыклы гына табышлары бар, без аны «Әдәби суд»та да барлаган, киңәшләр биргән идек. Әдәбиятта ат казанырга (акча эшләргә генә түгел) ниятләсә, гыйлем туплап, әдәбият дәреслегенә керерлек әсәрләр иҗат итәр әле ул. Яшьләр арасында «Яңа исем» проектын җитәкләгәч, ышанып әйтә алам, өметлеләр бар әле.
«Кыланам, мактанам дип уйламагыз, мин монда үткән саен коенып чыгам!»
Ихтыяр Кыямов, «Яңа исем» шәкерте:
Проектта икенче тапкыр катнаштым. Осталыгымны арттыру өчен һәр әдәби бәйге, мәктәптә катнашырга тырышам. Остазларның киңәшләрен колакка элеп, иҗатымны камилләштерәм. Остазым Ләбиб Лерон булды. Ул үз гомерендә бик күп язучылар белән аралашкан шәхес. Шуңа күрә аның истәлекләрен, сөйләгәннәрен тыңлау гына да минем өчен бик зур иҗади мәктәп булды дип әйтә алам. Аның машинасына утырып, сәяхәткә чыгып китүләр хәтеремдә озак елларга сакланып калачак. Кая гына барсак та, сәяхәттә катнашучыларның иң дәрәҗәле шәхесләре, гадәттә, Ләбиб абый машинасына утыра. Миңа да алар арасына кысылу бәхете насыйп булды. Равил ага Фәйзуллин белән Балык Бистәсеннән кире Казанга әйләнеп кайтканда, үземне кызыксындырган сораулар бирү өчен дә бик кулай иде. Балык Бистәсендә исә, Равил абыйның дипломатын тотып йөрү үзе бер символик мәгънәгә ия булды. Бу бит бик зур ышаныч билгесе! Равил аганың чишмәдә коенуы әле дә күз алдында кебек. Сап-салкын суга чумып чыкты! Әле: «Кыланам, мактанам дип уйламагыз, мин монда үткән саен коенып чыгам!» – дип өстәп тә куйды.
Хәзер инде «Яңа исем»нең быелгы сезонын башларга әзерләнәләр. Сер итеп кенә әйтәм – бу юлы яшьләр әдәбиятта ниндидер «мөгез чыгарырга» ниятлиләр. Нинди мөгез икәнен ел дәвамында күз күрер. Ә без ИДЕЛ журналында «Яңа исем» шәкертләренең иҗаты белән таныштырып барырбыз.
Нет комментариев