«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яр
Новости
Әдәбият

Яр

Илнар Фатыйхов хикәясе

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреаты

Казанның карсыз кышы тузан еланы булып урамнардан шуышкан кичләрнең берсендә шәһәр үзәгендәге институт бинасыннан бер кеше чыгып, кайнап торган кала тормышына кушылды. Ул башта як-ягына карап атлады, әйтерсең, нидәндер курка. Бер чат узгач, күкрәкләре киңәйгәндәй булды, хәтта йөрешенә дә ниндидер дәрт һәм ышаныч кунган кебек сизелде. Ул йөгереп диярлек юлны аркылы чыкты да бермәлгә тукталып калды. Кайсы юлдан барырга? Туры барып, машиналар янәшәсендә төтен суларгамы, әллә уңга алдырып, Кабан күле буена чыгаргамы? Икенче маршрут күбрәк ошады аңа.

Бу юлдан көннең өйләгә җитмәгән чагында үткәндә, күл буенда каршысына очраучылар әллә ни күп түгел иде. Берничә яшь әни, коляска этеп, салмак кына атлыйлар. Колагын музыка белән каплап, әйтерсең бу дөнья шавыннан качарга теләгән егет көндәгечә каядыр чаба. Ярда диярлек торган эскәмиядә ике олырак апа күгәрчен ашатып маташа. Сөякләргә үтеп керерлек көндәлек тормыш. Бер яктан, шулай булуы яхшы да кебек, сөенергә генә кирәк, икенче яктан исә, шушы гадәтилек торгынлыкка илтә дә инде. Кешенең башкаларда эше юк: һәрберсе үзалдына тормыш кичерә. Бу зур Казанда аерым бер кешегә игътибар җитми.

Ә кичен, салкын булуга карамастан, кеше күп иде. Шулай ук һәркайсы үз эшендә, һәркайсы ашыга. Хәтта бөтенләй дә ашыгыр җире булмаган кешеләр дә, бу шаукымга бирелеп, тиз-тиз атлый. Тик кайнап торган шәһәрнең салкыны күңелләргә үрмәли, пыяла күзләр артында «Мин дөрес юлдан бараммы?» «Урыным шушындамы?» кебек сораулар пыскып тора.

Институттан кайтып килүче кеше дә, үзе сизмәстән, шушы шаукымга чумды. Исеме дә бар аның – Әүхәди. Инде борынгы заман кешесе дә түгел, ник шулай дип кушканнардыр. Егерме беренче гасырда егерме алты яшьлек Әүхәди булып яшәү таманга туры килә шул. Мәктәптә гел котыртып килделәр, кызлар белән танышканда да үз исемен атау бераз сәеррәк һәм оялу аша бирелә иде. Тик мәктәп артта калды, ә олы тормышта яшәргә өйрәнергә кирәк.

Исемен алыштырмакчы да булган иде, әнисе каршы төште:

– Атаң белән икәү сайлаган, мулла кушкан исемеңнән баш тартасыңмы хәзер? Без исән чакта андый уйларыңны ераккарак куеп тор. Бик матур исемең.

Әтисе дә, әнисе дә вафат инде. Хәзер берәү дә теләгенә каршы төшә алмый, тик ул теләк үзеннән-үзе шушы еллар эчендә эреп югалды. Әүхәди икән, Әүхәди – артыгын уйлыйсы да килми. Хет чукынып китсен дөньясы…

Әүхәди, тулай торакка кайтып җитеп, ишек тоткасын тарткан иде, тегесе бирешмәде. Шунда гына аяусыз чынбарлыкка кайтты егет: соңга калды ул, пыяла ишектән бары буш фойе гына күренеп тора иде. Институтта озак утырды шул бүген, диссертацияне барларга, кайбер сорауларга җавап табарга кирәк иде. Ә тулай торакта катгый закон – унбердән соң беркемне кертү юк. Тышта кармы, буранмы, таш явамы – монысы инде синең баш бәлаң генә. Алдан уйларга кирәк иде.

Әүхәди баскычтан төшеп, кире Казан урамына чыкты. Атна уртасы булгангамы – шәһәр үзәге дә буш күренә. Кая барырга инде хәзер? Башта тамак ягын кайгыртыргадыр. Берәр җиргә кереп ашарга, ә аннан арганчы Казан урамнары буйлап йөрергә булды ул. Калганын күз күрер. «Ай-яй салкын!» – дип уйлап куйды егет, кышкы курткасын кимәгәненә үкенеп.

Ә кафеда җылы. Ясмык ашына лимон суы сыгып ашап куйды. Аның артыннан пәхләвә кабып, кайнар чәй эчкәч, эченә җылы керде Әүхәдинең. Хәзер инде салкын һәм нурсыз шәрә шәһәргә чыгасы да килми иде, тик үзенә сүз биргәнлеге искә төште: Черек Күл аша узып, Иделгә таба төшәргә. Кайчандыр шунда әнисе белән теге ярдагы Югары Осланга карап, шактый озак сөйләшеп утырганнары әле дә хәтерендә аның. Шул җылы хатирәләрне күптән яңартасы килеп йөри иде. Башлыгын колагына ук батырып киде дә, ярты төнне үз эченә алырга тиешле сәяхәтен башлады егет.

Беренче елларда кичке, аеруча төнгә кереп барган Казанда йөрүдән бераз курка иде ул. Аулак урамнардан исерекләр килеп чыгар, каршыга кыргый этләр очрар дип шүрли иде. Дөрес, андый очраклар булгалады, әмма берсендә дә эш олыга китмәде. Әүхәдинең гәүдәсе дә гел кечкенә түгел, җитдилеге дә кыяфәтенә чыккан.

Идел буена җиткәндә, төн инде чын-чынлап үз көченә кергән иде. Еракта балкыган утлар теге ярда да тормыш барлыгы турында сөйли. Үзәктән китмәде дә диярлек Әүхәди, ә шәһәр шавы кисәк беткән кебек булды. Бу аулак яр буенда бары ул гына иде. Шулай шул, Казан зур, тик бар кешегә дә урын юк анда. Кайвакыт җайлы, тыныч алачык эзләп кеше бар гомерен диярлек уздыра, тик яшәү мәгънәсе булырдай шөгыль дә, максат та таба алмый. Менә ул да башта җылы тулай торагыннан колак какты, соңыннан шәһәр урамында да тынычлык таба алмады.

Әнисе белән икесе генә белә торган урынны Әүхәди тиз абайлады. Ике куак арасында яткан бетон кисәге дә шулкадәр кадерле була алыр икән... Тик хәзер озаклап утырып торып булмас шул, таш салкыны бигрәк куркыныч, диләр. Кафеда эчкә кергән җылылык кына саклый алмас. Эх, ник юньлерәк төнне соңга калмады соң?! Су янында җиле дә үзәккә тизрәк үтә бит аның.

Эчтән генә сүгенеп торганда, Әүхәдинең су өстендә ара-тирә утларын яндырып алучы берничә көймәгә күзе төште. Тукта. Елга боз белән капланган булырга тиеш бит, ничек алар анда йөзә ала?! Бәлки, монда әле боз юктыр, дигән уй белән Әүхәди аскарак төште дә, суга якынлашты. Юк инде, боз! Кызык, ә көймәләр җәйдән катып калганмы алайса?

Кинәт көймәләрнең берсе зур тизлек белән егет басып торган ярга якыная башлады. Мизгел саен ул зурайгандай булды, бортның шалтыр-шолтыр боз ваткан тавышлары да көчәйде. Һәм ярга унбиш-егерме адым калганда, зур кораб туктап калды. Әүхәди ни уйларга да белмәде: аның каршында озын мачталарга ак җилкән корган, әйтерсең лә, унтугызынчы гасырдан туры монда йөзеп килгән кораб, үзе боздан әрчеп чистарткан су оазисында дулкыннарда чайкалып тора иде.

Егет ни эшләргә дә белмәде. Ак җилкәннәр караңгылыкны аерып торган пәрдә кебек иде. Тиздән шул пәрдә алдында шәүлә пәйда булды.

– Ә-әй, ярда-а! – дип кычкырды шәүлә.

Инде йокыга китеп, төш кенә күрүенә инанган Әүхәди ролен ахыргача башкарырга булды. Ул да, кул селтәп:

– Монда-а-а-а! – дип җавап кайтарды.

Шәүлә бер мизгелгә юкка чыгып торды. Тик шундук тагын пәйда булып сөрән салды:

– Әйдә-ә, ме-е-ен корабка-а!

Төш булса да, өн булса да, бу сәер чынбарлыкны тулысынча кабул итеп, Әүхәди боз буйлап корабка юнәлде. Янына килеп җиткәндә, өстән канаттан ясалган баскыч төшерделәр. Бераз аптыраса да, Әүхәди өскә үрмәләде. Кораб астан караганда да мәһабәт күренә иде, тик аның ни дәрәҗәдә зур булуын бортка менә башлагач кына аңлады егет. Ниһаять, баскычның очына җитте. Агач палубага басты да, сулышын көйли-көйли, алдында торучы кешегә күз салды.

Үзеннән биегрәк буйдагы уртача яшьтәге ир-ат иде ул. Озынча башын кара түбәтәй каплаган, куе гына мыегы бар. Авыз астыннан ияккә, аннан муенга таба җиңелчә сакал киткән. Өстендәге киеме бер дә капитанныкына охшамаган: күтәртмә якалы ак күлмәкне кәчтүм каплап тора, аның сәдәфе ычкындырылган. Кәчтүм эченнән чылбырлы сәгать шәйләнә.

Ир-ат Әүхәдигә кул сузды:

– Закир!

– Ә... Әү... Әүхәди..

Егет ни уйларга, ни кылырга, ни әйтергә белмәде.

– Сез кайдан киләсез?

Ир-ат тамагын кырып куйды:

– Энем, без килгән якларның исеме дә, җисеме дә юк. Үткәннән киләчәккә үтеп барышыбыз, дөресен генә әйткәндә. Күп идек без юлга кузгалганда, тик хәзер, күргәнеңчә, дулкыннарда мин генә тирбәләм, ахры.

– Ә сез ничек бозда йөзәсез соң? Бу агач кораб бик нык түгелдер?

– Ышаныч, энем, ышаныч. Киләчәккә ышанам, шуның хисабына бар бозларны ватам да. «Сез» дип сөйләшмә, мин монда берүзем генә. Ә инде хөрмәт йөзеннән әйтсәң, кирәкмәс. Мин синнән күпкә зур булсам да, хәзер икебез бер корабта. Икебез дә тигез. Икебез дә капитан.

– Бер корабта ике капитан буламы? – Әүхәди, кашларын дугалап, аптыраулы караш ташлады.

– Телисең икән, ник булмасын. Без бит бары икәү генә. Бүген – икебез капитан, иртәгә – икебез дә юнга. Шулай гына бара шул кораб. Тигезлекне саклау кирәк, югыйсә, батабыз.

Ир-ат каланың якты утлары ягына ымлап:

– Бу Казанмы? – диде.

Әүхәди үзе дә сизмәстән туган горурлык хисе белән җавап кайтарды:

– Әйе, бу – Казан!

– Матуур!

– Ир-ат көрсенеп куйды.

– Шактый озак хыялланган идем Казан турында. Сагындыра...

– Димәк, сез...гафу, синең Казанга кайтуың иде?

– Юк ла, әйттем бит, киләчәккә йөзәм. Казанга бары Тукай гына кайта. Минем юллар ераграк, энем. Һәм аларның ахыргы ноктасы булмас дип өметләник.

– Ник, һәр сәяхәт кайчан да булса тәмамланырга тиештер бит? Шунда түгелмени аның максаты?

– Әйдә, без бу сәяхәт тәмамланмасын дип телик инде. Бик аңлап бетермисең шул.

– Ә сез аңлатыгыз! Мин институт бетергән кеше, аңларга тырышырмын. Ир-ат озак итеп үпкәсенә җыелган һаваны чыгарды. Бу озын сулышта ул әйтәсе сүзләрнең яртысы инде ярылып ята иде.

– Укымышлы кешеләрне яратам мин. Укырга кирәк, һичшиксез. Татар кешесе укымышлы булырга тиеш.

– Шуннан ул бераз туктап торды.

– Мин, энем, әйткәнемчә, үткәннән киләчәккә йөзәм. Корабым үземнеке. Һәм шул ук вакытта минеке дә түгел. Дөресрәге, минеке генә түгел. Әйттем бит инде, син дә капитан монда. Күпне күрдем юлда: чоңгыллар да әйләндереп алып суырып йотарга теләде, мачтаны да кистеләр, әләмем дә күтәрелми торган чаклар булды. Тик, күргәнеңчә, мин әле дә йөзәм. Дулкыннар кайчак баштан күмеп китә, ә мин бирешмим, һаман алга карыйм. Анда, кайдадыр еракта, мине тыныч пристань көтәдер кебек. Ышанасы килә шуңа барыбер.

Кайвакыт, иртәләрен уянып, палубага чыгам да, суга карап торам. Кояш нурында – акчарлаклар. Алар өчен минем кораб – ерак чакрымнарда бердәнбер кунар урын. Аларны ял иттергән чакларда, күңелем сөенә, димәк, тагын бер җан иясенә ярдәмем тиде. Тик акчарлаклар ирек яраталар, янымда озак тора алмыйлар. Очсыннар, Аллаһ кошлары, Аллаһ җаннары бит алар да, очсыннар.

Кайвакыт бар җиһанны давыл баскан була. Корабым ярсу дулкыннар белән тартышып, як-якка авыша, мачталар ыңгырашып куя. Анда да сокланам. Табигатькә сокланам. Җилләр дә ирек яраталар шул, ничек инде аларны кулга ияләштереп, кайда да булса ябып куеп булсын?! Алар да иссеннәр. Ә без ничек тә батмабыз.

– Без?

– Әйе, без. Мин дә, син дә һәм тагын әллә ничә миллион кеше. Без әлегә нык торабыз. Корабыбыз да бирешми. Тик ул киләчәккә барып җитеп, тыныч, җилсез пристань күрмәсәм? Бәлки, болар барысы да уйдырма гынадыр? Бәлки, кемнеңдер явыз уены аркасында гына башыма шундый уйлар керәдер? Ә мин үзем кем? Кая барам? Без барыбыз да кая барабыз соң? Шушы уйларым тынгылык бирми.

Ир-ат сыкранып куйды. Аның күзеннән агып төшкән сыңар яшь тамчысы ай яктысында ялтырап алды да, чаларган мыегы арасына кереп югалды. Әүхәди ныклы адымнар белән барып штурвалны тотты. Аның йөрәгендә ниндидер ярсу тынычлык урнашып маташа иде. Соңгы берничә елда эченә оялаган билгесезлек хисе, киләчәктән курку тойгылары көчләрен югалта кебек тоелды. Егет күңеленең бер почмагында яткан юлларны укый башлады:

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…

Чыкты җилләр,
Купты дулкын —
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!

Әүхәдине игьтибар белән тыңлап торган ир, моңсу гына елмаеп куйды да, дәвам итте:

– Килер көннәр:
Чыгар кояш,
Дулкыннар ташлар зарын.
Туктар кораб
Мәңгелеккә,
Табып газиз ярларын

– Бу өлешен ишеткәнем юк иде...

– Монысы, энем, киләчәк. Әлегә язылмаган киләчәк…

тышлыкта: Фирүзә Вәлиева фотосы

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое