Язучылар чынбарлыктан качып яши алмый. Ә татар язучысы бигрәк тә.
Әдәбиятыбыз милли күтәрелеш чорында кат-кат яңарышлар кичергәнгәме, татар язучысы һәрвакыт трибун да, көрәшче дә, философ та булган. Кирәк чакта солдат та...
Бөек Ватан сугышы башлангач, Язучылар берлеге илне яклау эшенә кушыла. 1941 елның августында ук язучыларның фронт файдасына ниләр эшләве турында хисап басыла. Аннан күренгәнчә, хәрбиләргә ярдәмгә 14 язучы билгеләнә, тиз арада «Ватан өчен» дигән җыентык әзерләнеп нәшриятка тапшырыла, Оборона фондына акча җыела, анда Т.Гыйззәт һәм Ш.Камал 1000әр сум, Г.Кутуй 650 сум тапшыра. Язучылар берлеге каршында 30 кешелек ПВХО түгәрәге эшли. ПВХО – һава һәм химия оборонасына әзерлек ул. 1941 елның 26 сентябрендә Казанның Менжинский исемендәге клубында Татарстан язучылары һәм композиторлары уртак әдәби-музыкаль кичә оештырып, анда Казанга эвакуацияләнгән урыс язучылары һәм галимнәре дә катнаша. Кыскасы, иң беренче көннәрдән үк язучылар бөтен ил белән бергә булалар.
1941–1945 елларда барган сугышта 118 татар язучысы катнаша, шуларның 31е һәлак була. Дистәләгән язучы тылда хезмәт итә, ә тагын ничәмә-ничә әдипнең балачагы сугыш елларына туры килә.
КИТАПЛАР ДА КОРАЛ
Корал тотып илне яклаучыларга да, тылда хезмәт итүчеләргә дә җан җылысы, җылы сүз, юаныч һәм инандыргыч көч кирәк. Радиода чыгышлар, плакатлар, газеталардагы мәкаләләр һәм китаплар – болар барысы да агитация ысулларына әверелә. 1941 елның августында ук Татарстан китап нәшриятында Муса Җәлил, Кави Нәҗми һәм Хәсән Хәйри төзегән «Ватан өчен» исемле җыентык басылып чыга. Ул патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләр һәм хикәяләрдән тора. Бу китапны сугыш темасына багышланган беренче китап дип әйтергә буладыр.
1942 елда Нур Баянның «Өч бөркет» җыентыгы, Гомәр Бәшировның «Үч»е кебек сугышчан китаплар чыга. «Ватан сугышы геройлары» дигән махсус җыентык исә каһарманлыклары белән дан казанган шәхесләргә багышланган очерклардан тупланган.
Бу елларда актуальләшкән үзенчәлекле жанр – халыктан фронтовикларга ачык хатлар. 1943 елның мартында «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат» игълан ителә. Аңа барлыгы 1 511 137 кеше кул куйган! Ачык хатның текстын Кави Нәҗми яза. Аңа галимнәр Гази Кашшаф белән Хәмит Ярми булышалар.
«Батырлыгы әкият итеп сөйләнерлек, көйгә салып җырланырлык баһадирлар! Сездән үрнәк алучы, сезнең белән горурланучы газиз балаларыгыз, үзләренең язмышларын, бәхетле киләчәкләрен сезнең кулга тапшырып, өмет һәм ышаныч белән тулы сәламнәрен язалар». Хатта шундый дулкынландыргыч һәм пафослы юллар да, хәрби батырлыклар, тылдагы тырыш хезмәт мисаллары тасвирланган өлешләре дә бар. Текст «Кызыл Татарстан»да басыла, русчага тәрҗемәсе Мәскәү газеталарында да чыга. Әлбәттә, ул китапчык итеп тә нәшер ителә һәм татар солдатлары арасында таратыла. Шунысы да игътибарга лаек: бу хатны радиодан да яңгыраталар. Русчасын Юрий Левитан укыса, татарчасын уку бәхете Хәмит Ярмигә тәти.
БАТЫРЛАР КИТАБЫ
Әйе, сугыш кырында батырлык күрсәткән каһарманнар турында очерклар, хикәя һәм повестьләр «Совет әдәбияты» журналында һәм газеталарда чыга тора, кайберләре турында китаплар да язылып, тиз арада дөнья күрә. Ә Кави Нәҗми татар милләтеннән булган Советлар Союзы геройларының батырлыклары турындагы «Батырлар китабы» дигән зур җыентык төзи. Бу китап идеясен СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев әйткән диләр.
Бик затлы, матур бизәлешле китап 1945 елның җәендә басылып чыга. «Аның бик күп битләре фронтовиклар тарафыннан турыдан-туры сугыш кырында, окоп һәм блиндажларда язылды», – дигән Кави Нәҗми китапның кереш сүзендә. Аңа 56 Советлар Союзы Герое турында мәгълүмат кертелә.
Бу китапка бәйле легенда шуннан гыйбарәт: Зәки Зәйнуллин язуынча, имеш, Александр Фадеев Сталинның кайбер халыкларны депортацияләү планнары турында белеп алган. Кырым татарлары һәм Кавказ халыклары гына түгел, Идел буе татарларын да еракка сөрергә планлаштырганнар, имеш. Шунлыктан, Сталинны кире үгетләр өчен, татар халкының сугышта ничек баһадирларча көрәшкәнен исбатларга кирәк булган. Фадеев бу хакта уйларын Кави Нәҗмигә җиткереп, шулай «Батырлар китабы» языла башлаган, ди.
ФРОНТ ГАЗЕТАЛАРЫ
1942 елдан башлап фронтларда татар телендә махсус газеталар чыга башлый. Барлыгы сугыш елларында татарча 16 фронт газетасы чыга. Гадәттә, алар 4 битле, форматлары 30×42 см һәм 5–10 сугышчыга 1 нөсхә исәбеннән нәшер ителәләр.
«Алга, дошман өстенә», «Ватан намусы өчен», «Ватан өчен сугышка», «Ватанны саклауда», «Җиңү байрагы», «Кызыл Армия», «Кызыл сугышчы», «Совет сугышчысы», «Сталин байрагы», «Сталин сугышчысы», «Суворовчы», «Суворовча кысрыклау», «Тревога», «Фронт правдасы», «Фронт хакыйкате» – исемнәреннән газеталарның максаты һәм идеологиясе аңлашыладыр. Әйе, иң мөһим ике бурыч булган: бердән, актуаль яңалыкларны биреп бару, икенчедән, сугышчыларны һәрвакыт дәртләндерү һәм өметләндерү. Икенче бурыч хакына яңалыкларның да тиешлеләрен, солдатларга дөрес рух бирерлекләрен язганнардыр, әлбәттә.
Сүз уңаеннан, сугышта катнашкан татар язучыларының шактые шушы фронт газеталарында хезмәт иткән. Казанда калган әдипләргә дә иҗат командировкаларына шушы газета редакцияләренә барырга туры килгәләгән. Мәсәлән, Гомәр Бәширов үзе сугышта катнашмаса да, ара-тирә окопта булгалаган, чөнки, «Ватан өчен» газетасын чыгаруда катнашкан.
Автор: Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры
Нет комментариев