Галимҗан Гыйльманов шигыре
Кошларга да кайчак язмыш кирәк,
Кешенең дә була канаты.
Язмышкаем кошлар белән киткән,
Йөрим җанкаемны канатып...
Кошлар яши алмый пар канатсыз,
Язмышыннан башка – кеше дә!
Эссе челләләрдә ут йота ул,
Салкын яңгырларда күшегә...
Кош та түгел, кеше дә түгел мин. –
Шул халәткә, ахры, күнегәм.
Җир белән Күк арасында яшим,
Гүя шәүлә, гүя күләгә...
Кошлар кебек, канат кагыйм дисәм,
Язмыш чабуымнан тарткалый.
Язмышыма ияреп китәм дисәм,
Җан канатка ярыла урталай...
Ә шулай да, Җирдән күтәрелеп,
Бик еш кына канат кагынам.
Әмма шундук язмышыма тигән
Газиз Җиркәемне сагынам!
Йә Җирдә, йә Күктә каршы алам
Бәхет юрап аткан таңымны,
Шундый язмыш: көн дә бер мәртәбә
Пар канатка теләм җанымны!.