«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яу кырында туган шигърият
Новости
Әдәбият

Яу кырында туган шигърият

Кайбер китапларның һәм әсәрләрнең «туган көннәре» Бөек Ватан сугышы елларына, ә «туган җирләре» – яу кырлары һәм концлагерьларга туры килгән.

Караңгылыкны яктыртып дөньяга килгән әсәрләр турында сөйлибез.

МОАБИТ ДӘФТӘРЛӘРЕ

Сугыш еллары шигърияте турында сөйләгәндә беренче булып искә төшә торган автор – Муса Җәлил, ә иң танылган китап – «Моабит дәфтәрләре». Аларның төп нөсхәләре Татарстан Милли музеенда саклана. Ел саен, 15 февраль – Муса Җәлилнең туган көнендә – экспонатларны халыкка күрсәтәләр. Калган вакытта экспозиция яки күргәзмәләрдә дәфтәрләрнең төгәл күчермәсен генә таба аласыз. Мондый саклык чаралары юкка гына түгел. Моабит дәфтәрләре – бөтен Россия күләмендә кыйммәткә ия булган тарихи ядкяр ул.

Җәлил Моабит төрмәсендә булган чакта күчереп язган дәфтәрләрнең икесе сакланган. Беренче дәфтәрдәге шигырьләр гарәп хәрефләре белән, икенчесендә латин хәрефләре белән күчерелгән. Муса Җәлилнең сугыш елларында язылган барысы 93 шигыре шушы дәфтәрләр аша безгә барып җиткән.

Барысы дүрт дәфтәр язылганлыгы билгеле. Аларда кабатланып килгән шигырьләр дә бар. Әмма югалган ике дәфтәрдә башкаларында булмаган әсәрләр дә, һичшиксез, теркәлгәндер. Әмма, ни кызганыч, алар безгә барып җитә алмаган.

Дәфтәрләрнең илгә кайтуы һәм халыкка барып ирешү тарихы болайрак. 1946 елда гарәп хәрефләре белән язылган беренче дәфтәр турында мәгълүм була. Аны Моабит төрмәсендә тотылган чагында Муса Җәлил Габбас Шәрипов исемле тоткынга тапшыра. Соңыннан Шәрипов Франциядәге лагерьларның берсенә эләгә, ә анда исә аны Нигъмәт Терегулов дигән әсиргә тапшыра. Тумышы белән Башкортстаннан булган бу шәхес туган иленә Җәлилнең дә, көрәштәше Абдулла Алишның да соңгы истәлекләрен алып кайтучы булып таныла. Ул 1946 елда беренче Моабит дәфтәрен Казанга, Язучылар берлегенә илтеп тапшыра. Кызганыч ки, үзе бер елдан ГУЛАГ лагеренда һәлак була.

Ә икенче дәфтәрне 1947 елда Анре Тиммерманс аркылы Казанга җиткерәләр. Анысы яңалифтә язылган. Бельгия кешесе, Каршылык хәрәкәтендә катнашучы Тиммерманска дәфтәрне Җәлил үзе тапшырган була. Татар шагыйренең васыятен үтәп, ул дәфтәрне Брюссельдәге совет консуллыгына илтеп бирә.

Өченче дәфтәрне 1946 елда Римдагы совет илчелегенә Төркия гражданлыгы алган бер татар кешесе китереп тапшыра. Ләкин бу дәфтәр, Мәскәүгә җибәрелгәч, эчке эшләр органнарында югала. Аны 1979 елдан бирле эзләсәләр дә, һаман табалмыйлар. Дүртенче дәфтәрнең булуы да билгеле, анысы да әлегәчә табылмаган.

Бу шигырьләр 1953 елда гына басыла башлый. Аңа кадәр Җәлил исемен искә алу да куркыныч булган: шигырьләре аша расланган каһарманлыгы танылганчы, шагыйрьне әсирлеккә төшүдә һәм сатлыкҗан булуда гаепләгәннәр. Шул 1953 елның 25 апрелендә Мәскәүдә чыккан «Литературная газета»да Моабит циклыннан берничә шигырь русчага тәрҗемәдә дөнья күрә. Шул көннән Мусаның һәм ул тырышып-тырмашып язган, дәфтәрләргә теркәгән шигырьләрнең яңа тарихы башлана. «Моабит дәфтәрләре» 70ләп телгә тәрҗемә ителгән.

АЛИШНЫҢ ЮГАЛГАН ДӘФТӘРЕ

Абдулла Алиш Бөек Ватан сугышына кадәр балалар язучысы һәм шагыйрь буларак таныла, популяр авторларның берсе була. 1941 елның июлендә фронтка китә, ә 12 октябрьдә әсирлеккә төшә. Җәлилчеләр төркемендә 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә.

Әсирлектә чагында Абдулла Алиш иҗат белән шөгыльләнүен туктатмый. Шигырьләре тупланган блокноты булганлыгы һәм аның кулдан-кулга йөреп, ахыр чиктә Нигъмәт Терегуловка барып эләгүе билгеле. Кызганыч, дәфтәр үзе исән калмый. Ләкин Алишның 15 шигыре Нигъмәт Терегулов тарафыннан күчерелеп алына һәм 1946 елда илгә кайтып җитә. Тагын берничә әсәрне язучы белән бергә әсирлектә газап чиккән Газыйм Кадыйров һәм Тәлгать Гыймранов күчереп язган була. Алар да әсәрләрне илгә алып кайталар. Әкренләп алар матбугатта басыла, башка телләргә дә тәрҗемә ителә.

Автор: Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры.

Язманы тулысынча «Идел»нең май санында укыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое