Альбина Сәетова шигыре
Әбием истәлегенә
Ишек алдың – синле бер хатирә,
Тәрәзәңдә синең күзләрең.
Ә юлларда, юылмаслык булып,
Уелып калган синең эзләрең…
Тәрәз төпләреңдә яран гөлең
Яшел хәтфә белән төпләнгән.
Элек ачык булган ишегең дә
Авыр йозак белән бикләнгән...
Ә урамда һаман синең шәүләң
Атлый бирә салмак юллардан.
Юл читендә үскән ялгыз каен,
Аралачы моңсу уйлардан.
Әллә ничек авыр бу йөрәккә,
Белмим инде, күңелем түзәрме...
Мин һаман да син ураган юлдан,
Урамнардан сине күзләрмен...
Нет комментариев