Быелгы Шәриф Камал премиясенә кабул ителгән 23 авторның проза әсәрләре арасында ике эш бигрәк тә аерылып тора иде.
Шуңа күрә җиңүчеләр дә икәү булды. Бу санда Әмир Фәрхуллинның «Кашка» хикәясен тәкъдим итәбез. Икенче җиңүченең әсәрен алдагы санда укый алачаксыз.
Әмир Фәрхуллин
***
Данил өйалдыннан чыгыйм дип ишекне этеп кенә җибәргән иде, тик ишек нәрсәгәдер бәрелде. Еллар буе бик җилләнеп канатын җәя торган ишек бу юлы баш сыярлык кына булып ачылды. «Юк, болай булырга тиеш түгел, – дип уйлап куйды Данил. – Тышкы яктан нәрсәгәдер бәрелде, ахры». Гәүдәсенең яны белән генә үтеп урамга чыкты. Караса, Кашка исемле бикәч бозау ишеккә параллель итеп баскан. Күзләрен капкага таба төбәп, кымшанмый да, салмак-сабыр гына басып тора. Карашы – тимер торбага беркетелеп эшләнгән капкада.
Гадәттә, капка үзенең вазифасын белә: кертәсен кертә, чыгарасын чыгара. Ул маллар ишегалдына чыкканчы әйбәтләп ябып куела, аның эш вакыты билгеле. Капка астыннан, казып куелган билгеле бер чокырлы урын аша, әтәч һәм тавыклар гына чыгып-кереп йөри ала. Кызганыч, капканың теге ягында нәрсә бар икәне Кашка өчен бары тик көтүлеккә чыкканда гына билгеле булачак. Хәер, бер аның өчен генә түгел, «электр көтүчесе» дигән нәрсә авылга алып кайтып урнаштырылганнан бирле авылда сыерларга башка вакытта авыл буйлап йөрергә рөхсәт беткән кебек булды. Бары тик кайбер хуҗалар гына, сыерларын шул «электр көтүчесенә» йөртергә теләмичә, үзләре куып-көтеп йөриләр иде. Ә бүгенгә Кашка һәм башка маллар кайчан көннәр җылынып үлән үсәр дә, кайчан көтү чыгар вакыт җитәр икән дип ымсына. Әлегә алар – ишегалдында. Кашка капкага текәлгән. Әйтерсең, шул капкага карап тору аның язмышын хәл итә.
Кашканың башы ак, гәүдәсе кара төстә. Гәүдәсенең йоны бозауныкы төсле димәссең дә: шундый йомшак, ялтырап тора. Керфекләре дә шундый озын. Башка вакытларда Кашка ишегалдында үзен болай тыныч тотмас иде, һичьюгы, нәрсәдер эзләгән булып ишегалды буйлап йөренер, я җир иснәр. Алай да күңел булмаса, өй нигезеннән кызыл балчыкны барып ялар, я булмаса, ком өеп куелган җирне ишәр.
Кашка бүген кымшанып та карамый. Әйтерсең лә, ул һәйкәл каршында постта торучы солдат яисә тәртипсезлек өчен почмакта басып торучы малай: тик тора. Әллә бүген шушы шушы торышы белән үзенә монда бик рәхәт булуын күрсәтергә теләвеме, әллә хуҗаларга шикле-шомлы хәл килеп чыгарга мөмкин, дип әйтәсе килүеме?
Аңламассың. Юк, моңа ниндидер аңлатма, һичшиксез, булырга тиеш.
***
Малайның әтисе малларны ишегалдына чыгарган: Кашка, Йолдыз исемле бикәч бозаулар һәм Бәләкәй исемле олы гына гәүдәле буаз сыер. Бәләкәйнең кызы сикерчек Йолдыз, янында үзенең әнисе һәм Кашка булуына сөенеп, гәүдәсен боргалый-боргалый чаба. Сыер үзенең дәрәҗәсен белеп кенә тирә-юньне күзәтә. Йолдыз уйнаклап Кашканы да килеп төрткәли, ә тегесенең бүген исе дә китми – каккан казык шикелле басып кына тора.
Йолдыз белән Кашка ике күрше булып абзардагы янәшә бүлекләрдә тора. Бүген алар үзләренең ике арадагы торык коймаларын куптарып ватып бетергән. Бу эшне алар икәүләшеп башкарганмы, әллә берсе генәме, билгесез. Аларның торак коймаларын төзәтеп куярга кирәк иде: такталар әзерләп, бозауларны аеручы яңа койма тоталар. Шунлыктан малларны бүген бүлекләренә тиз генә кертмәделәр, ул эш озакка сузылды. Данил әтисенә я тактаның башын, я шөреп боргычын сузып, я тактаны торыкка терәтеп торырга ярдәм итә. Хәер, кадак һәм чүкеч белән түгел, ә шөрепләр һәм шөрепборгыч ярдәмендә эшләргә булдылар. Данил, үткәндә-сүткәндә, Кашканың муенын сыйпап киткәли. Ә бозау сыйпаганны бик ярата: күзләрен йомып, башын биегрәк күтәрә, керфекләре селкенеп-селкенеп ала. Эш перчаткасы кигән кулы белән йон уңаена өстән аска таба сыпырганны бигрәк ярата бу Кашка. Йолдыз белән Бәләкәй кебек кыргыйланып тормый.
– Иии, Кашка, бигрәк йомшак һәм тыныч инде син!
Кашка рәхәтлектән күзләрен йомып алды. «Мин дә сезне яратам! Сез миңа әнием кебек», – дия иде аның карашы. Ул көн саен сыйпаганны көтә, көтеп-көтеп тә хуҗалар килмәсә, бик нык итеп, моңлы итеп кычкыра башлый. Данил абзарга кергәч, үзе артыннан абзар капкасын япты. Шул вакытта малайның Кашка турындагы хатирәләре искә төште.
***
Кашканың башка маллар белән бергә ишегалдына чыга башлаганына инде ярты еллап бар. Ул һәр көнне сыер янына килеп, аның белән танышмакчы була. Ләкин аны сыер да, аның сикерчек кызы Йолдыз да төрткәли-төрткәли ятимне куып җибәрә. «Ник киләсең, мин синең анаң түгел!» – дия сыман сыер, чын-чынлап сөзми үзе, бераз куркыткан булып кылана гына. Бәләкәй исемле сыер җәй көне көтүлеккә чыккач кына чынлап торып башка сыерлар белән сөзешә иде.
Кашка нәкъ бер ел элек, алтынчы апрельдә туды. Ул көн бик матур, җылы, кояшлы көн иде. Кояшның һәрбер почмакны иркәләп, барыбер җылытам дип тырышкан иртәнге мәле. Ул иртәдә дә, хуҗа кешеләрнең аяк йөзләренә урала-урала, Шаян исемле ана мәче абзарга кадәр ияреп барды. Абзарның капкасы бераз гына ачык калдырып, агач таяк белән терәтеп куелган. Шаянның абзарда, нәкъ капка артындагы бәләкәй чаршау астында, яңа туган дүрт баласы бар. Бик игътибарлы булган Шаян исемле песи дә, балаларын имезгәнче, башта хуҗалардан ашарга сорый. Оялчан гына итеп, иртәнге кояшның якты нурларын кычкырып куркытмыйм дигән сыман мияулый.
Данил хәзер әтисенә коймаларны тотарга булышканда да, шул үсеп җиткән, ләкин бик тә уйнарга яратучы дүрт песи баласы аларның аяк арасында буталып йөрде. Алар кичке мал карау вакытын белеп, үзләрен ялгыш кына онытып калдырмасыннар дип, хуҗаларның ашатканнарын көтә. Тавыклар да, «без дә монда әле» дигән сымак үзара сөйләшкән булып, җырлап йөри. Ишегалдында бер үк урында сәгатьтән артык басып торучы Кашка да уйлана иде сыман. Аның хәтеренә үзенең туган көне килеп төште.
Кашка дөньяга туганда, аңа әнисе эченнән алты кул чыгарга булышты. Алар – Данилның әтисе, әнисе һәм бик олы яшьтәге мал табибы. Бозауның тәне һәм борыны моңарчы белмәгән язгы салкынча һаваны сизеп алды. Сыердан тартып алгач, сак кына читкәрәк, салам җәелгән идәнгә яткыздылар. Аның тәне дер-дер килә. Ул үзен ялаганнарын, җылытканнарын көтә. Әмма олы кешеләрнең игътибары бозауның әнисендә иде. Данил бозауны сыйпады, гәүдәсен коры чүпрәк белән сөртте.
Өлкәннәр сыерга таба борылган арада сыер инде чайкалып-чайкалып торды да, кисәк кенә аякларына чүгеп егылган кебек, гөрселдәп ятты. Бу мәлдә хуҗа кешеләрнең берсе бозауга таба җилкенде, икенчесе сыерны этеп ятарга булышкан кебек итте. Ә өлкән яшьтәге мал врачы, өметсезләнеп, ике кулын җәеп җибәрде:
– Сыерга тиз генә менә кальций хлориды, глюкоза, флуинджект дигән дарулар кирәк. Хәле әйбәт түгел моның. Тиз арада дару бирмәсәк, аны югалтырга мөмкинбез. Ярар, ичмасам, бозавын таптыра алдык.
– Шул арада гына каян алыйк икән инде?
– Бәлки берәр сыерлы кешедән сорап карарсыз?
– Әллә кемнәрдән эзләгәнче, бәлки, хәзер үк калага барып кайтыргадыр?
– Бүген бит атнаның беренче көне – кибетләр эшләми.
– Алайса инде сыерлы кешеләргә барып сорашып карагыз. Таба алсагыз, мине чакырырсыз. Йомшак печәннән бау ишеп, сыртын бик озаклап ышкыгыз. Су эчсә, печән ашаса, бик әйбәт булыр иде. Өметләнәсе генә кала.
***
Олы кешеләр шулай сөйләшкән арада Данил бозауның юеш тәнен корытып сөртеп бетерде. Бозау анасына карый, ә сыерның бозауга дәшеп мөгрәү түгел, борылып карарга да хәле юк. Кисәк кенә шундый көчле, абзарның күрке булган малның шушындый көчсез хәлгә калуы бик кызганыч күренеш иде. Яңа туган бозавы гына үзенең өметле күзләрен анасы ягына төбәп карап ята. Сыер калтыранып-калтыранып ала, берара тормакчы булып, алгы аякларын күтәрәм дип талпынып караса да, гәүдәсе тыңламый иде. Сыерның хәле чыннан да бик яман.
Әти-әнисе, бозауны күтәреп алып, күрше бүлеккә ябып куйды. Әтисе йомшак кипкән печәннән аркан ишкән кебек итеп, бөтерә-бөтерә бау үрде. Инде шуның белән сыерның аркасын ышкырга тотынды. Әнисе, Данилны ияртеп, дарулар булмасмы дип, кешеләрдән сорашырга китте. Әти кеше җылы сулы савытны сыер алдына куеп та карады. Ләкин сыер суны күрми дә иде. Дөресрәге, аның аяклары гына түгел, авызы да тыңламый иде бугай. Аңа хәтта башын бору да бик авырлык белән генә бирелде. Данил һәм әнисе кешеләрдән сорашып-сорашып карадылар, аларда әллә ул дару бумадымы, әллә булып та бирергә теләмәделәрме, анысы билгесез. Тик алар сораштыра бирде:
– Сыерыгызның ничәнче бозавы?
– Әәә, бишенчемени?
– Бишенче елны шулай чирләргә мөмкин шул сыерлар.
– Иии, белмәссең, табигать үзгәрде, бишенче елга да карап тормый алар хәзер.
– Сезнең бит ике ай элек кенә туксан яшьлек бабагыз үлде, сыер да шуңа чирләгәнме әллә? Шундый ырымы бар бит аның. Олы кеше алай-болай булса, олы мал да чирләргә мөмкин.
Әлеге сүзләрне тыңлый-тыңлый, бер өйдән икенчегә йөрсәләр йөрделәр, әмма алтынчы кешегә кергәч, дару табылды. Шул арада кечкенә бозауның маңгаендагы ак табын күреп: «Син Кашка исемле булырсың!» – дип кушамат та тактылар. Алдагы дүрт елда сыер, бер дә авырлык китермичә генә, хуҗалар чыгуына үзе бозаулап куя иде. «Бу сыерга берәр нәрсә булгандыр, яман күзләр тигәндер!» – дип әйтер иде, Данилның әбисе исән булса.
***
Кашка исемле яңа туган бозауны янәдән әнисе янына керттеләр. Ул хәлсез әнисенә карап озак кына ятты. Бу икәүнең кайсы булса да беренче булып торып, икенчесе янына килергә тиеш иде. Кечкенә бозау нәзек аяклары белән торып, атына-атына бүлем буйлап йөреп китте. Шул мәлдә сыерга ясаган уколның файдасы тидеме, әкрен генә аякларына күтәрелде, хәлсез генә мөгрәү белән бозавына тавыш бирде. Икесенә дә аякларын тыңлатуның авыр бирелгәне күренеп тора.
Бу малларның бер-берсенә тартылуын күзәтү шулкадәр күңелле дә, кызганыч та иде. Әтисе дә, әнисе дә, хәтта Данил да моңа тыныч кына карый алмады. Әнисе күз яшен сөртә, әтисе: «Әйдә, малкай, әйдә тырыш, тырыш», – дип, көч биреп тора. Ә Данилның күңеле әйтеп бетергесез кызгану хисе белән тулды. Яңа туган бозау әле йөрергә генә өйрәнә, ә сыерның хәле дарулар хисабына берникадәр җиңеләйгән иде. Сыер бозауга якынлашты һәм тырышып-тырышып бозавын ялый башлады. Ничектер аңынчы кычкырырга һәм кытакларга куркып торган әтәч һәм тавыклар да хор белән үзләренең җырларын башлады. Кашка үзенең хәлсез адымнары белән барып, әнисенең буш җиленнәрен имеп карады, тик анда сөт юк иде. Нәкъ шушы мәлдә сыерның аяклары янә калтырый башлады, хуҗалар чак кына өлгереп, бозауны тартып алып калды. Сыер гөрселдәп тагын идәнгә егылды.
Бозауны күрше бүлеккә алып чыгып куйдылар. Сыерның ул арада тәне тартыша башлады. Хуҗалар, аның тәнен ишкән бау белән ышкып, бер-бер артлы биш укол ясап, өстенә юрган да яптылар. Кашка-бозаучык бу хәлләрне койма ярыгыннан күзәтте. Биш минуттан фәрештәләр аның әнисенә тагын булышты. Сыер торып басты һәм ишегалдына чыгып китте. Анда ул баласын эзләде. Үзенең хәле чамалы икәнен сизеп, кире борылып керде. Шулчак ул бишенче булып туган бәләкәч кызын күреп, аның койма арасыннан чыгып торган борынын ялап алды. Сыер бик моңлы итеп ыңгырашып куйды. Бу кызганыч моңлы сыер тавышына хуҗаларның берсе елап җибәрде. Абзардагы башка маллар да тын калды. Әйтерсең, алар бу минутның аерылышу мизгеле икәнен аңлады.
Моның шулай икәнен бәләкәй бозаучык кына аңламады. Сыер үзенең бүлегенә кереп җитте һәм егылды. Куркышкан хуҗалар, аның тәнен бик тырышып ышкып-уып та карады, нәкъ шул мизгелдә сыер калтыранып куйды һәм күзләрен йомды. Ул инде бүтән яткан җиреннән тора алмады. Берничә сәгатьтән соң аның гәүдәсен ишегалдына кергән тракторның чүмеченә берничә ир-ат күтәреп салды. Трактор артка чигенә-чигенә, капка аша чыгып китте. Куркышкан тавыклар да, хуҗалар да, Данил да, хәтта акыллы Шаян да капка ягына аптырап карап торды. Бары тик Кашка гына нинди авыр мизгел килгәнен тоймый иде әлеге минутта.
***
Шуннан соң Кашка әнисен бүтән күрмәде. Менә аңа бик моңсу һәм ямансу булып китте. Туганына җиде сәгать. Ләкин сөт имгәне юк. Ярый әле күрше бүлектә торучы Бәләкәй исемле тана бар. Аңа бер айдан бозаулыйсы. Башка сыерлар кебек үк, ташланып, сөт бирмичә торырга тиеш булса да, бу Бәләкәй исемле тана сөтне бозаулар вакыты җиткәнгә кадәр бирде. Хуҗалар аны саумыйча да торып карады. Ләкин аның җилеме шешеп чыкты. Хуҗалар күпме тырышса да, бу сыерларын ташландыра алмады. «Бу табигать могҗизасыдыр», – диеште өйдәгеләр.
Хуҗалар яңа туган Кашкага күрше бүлектәге сыерның сөтен эчертмәкче булды. Башын сөтле чиләккә китерделәр. Ул үзе эчәргә дә, сөтле чиләккә башын тыгып чөмерергә дә, кешеләр бармагын суырып эчәргә дә теләмәде. Ул бары тик ялынып-ялварып кычкыруын белде. Икенче көнне ачлык һәм яшәү теләге үзенекен итте. Кашка, сөтле чиләктән хуҗа бармагын кабып, имгән сыман итеп, сөт эчә башлады. Сөт имәм дип уйлап, ул хуҗа бармагын суыра. Чиләктә сөт бетә башлаганда чиләкне тартып алсалар, ул бик каты итеп ачулана һәм чиләкне башы белән бәреп җибәрә иде.
Бер айдан күрше бүлектә тагын бер бозау туды. Аңа Йолдыз кушаматы бирелде. Йолдыз тышкы кыяфәте буенча нәкъ Кашканың игезәге кебек иде. Алар бер-берсенә карашып, бер-берсе белән ярышып сөт эчте, көрпә һәм печән ашады. Аларны хуҗалар һәркөнне ишегалдына аерым-аерым чыгарып чаптырды. Берсе бүлектән чыгып китсә, икенчесе койма арасыннан карап тора һәм икенчесенең дә чыгасы килә иде. Ә бервакыт хуҗалар аларны бергә чыгара башлады. Ике бозау, ике игезәк сыман, шулкадәр бер-берсенә охшаган. Төсләре, буйлары гел бер төрле, ләкин аерма шунда гына – Кашка хуҗаларга ияләнгән, ә Йолдыз кыргыйрак, иркәләнеп тормый.
Биш айдан соң, көз көне, Кашка, ниһаять, үзе эчә башлады. Тик яңа кыенлыклар барлыкка килеп торды. Хуҗалар аларның өчесен бергә ишегалдына чыгарырга карар итте. Шул вакыттан бирле Кашкага инде уйнарга иптәш юк – Йолдызның әнисе аларга уйнарга ирек бирмәде. Үзе Йолдыз исемле кызын бик әйбәтләп ялый иде. Андый чакта Кашка, берәр хуҗасы янына килеп, «Мине сыпырыгыз» дигән сыман муенын сузып торды.
Көн саен хуҗалар аларны ишегалдына чыгара иде. Үксез бозау гел ятим сыман читтә генә басып тора, сыер күрмәгәндә генә Йолдыз белән төрткәләп уйнашып ала. Бүген ул капкага карап ишек төбендә ике сәгать басып торды.
Бу арада Бәләкәй дә тынгысызлана. Беркөнне ул Йолдызны куды һәм Кашканы сөзде. Ул тиздән тагын бозауларга тиеш.
Хуҗалар бүлекчәне төзәтеп бетергәч, абзар капкасы ачылды, маллар үзләренең бүлекчәләренә кереп китте. Бу язда аларның ике миссиясе бар: Бәләкәйнең – бозаулыйсы, ә Кашканың һәм Йолдызның – беренче тапкыр көтүлеккә чыгасы. Узган елда Бәләкәй исемле сыер, көтүлеккә чыккач, шунда качып кына бозаулаган иде. Бәләкәй исемле сыер узган язда ике бозауны үстерде. Бу язда аңа шуларны үзе белән көтүлеккә ияртеп алып чыгу һәм көтүгә йөрергә өйрәтү бурычы куелган. Ялгыш берәр сыер аның бозауларын сөзмәсме? Үзе ничек бозаулар? Менә шундый зур эшләре бар Бәләкәйнең.
***
Менә Бәләкәйнең бозаулар мәле дә якынлашты. Бишенче май – ял көне иде: сыерның ашамавын һәм эчмәвен күргән хуҗалар да игътибарлырак булдылар. Иртәнге мал караудан соң, хуҗалар өйгә кереп китте. Аларны иртәнге чәйне эчеп чыгышка, абзарда яңа туган бозау ята иде. Сыер бозавын ялады. Күпмедер вакыттан соң ул да ятты. Су да эчмәде һәм печән дә капмады. Арткы аягы белән үзенең эченә типкәләде. Хуҗалар, шикләнеп, кызу-кызу сөйләшә башлады. Ә Данилга бу сөйләшүнең бер дә ошамады.
– Кара әле, бозавы гел егыла! Егерме тапкыр торып, егерме тапкыр егылды.
– Ниһаять, алгы аякларына тезләнде, ә арткы аякларына басты.
– Сыерга кара әле, ничектер хәлсез сыман.
– Башын аска төшерергә тиеш түгел ул. Аягы белән корсагына тибүе дә яхшыга түгел.
Хуҗалар кереп китүгә күпмедер вакыттан соң, сыер үзен начаррак хис итте. Данил, ишегалдына чыгып, ничек итеп әти-әнисенең, мал табибын чакыртып, сыерга укол салганнарын карап торды. Шул чакта Кашка, койма өстеннән башын күтәреп, берничә мәртәбә сузып-сузып кычкырды. Ул җаны-тәне белән бу хәлне аңлады булса кирәк. Хуҗалар каладан яңа гына алып кайтылган даруны шприцка җыеп, сыерга укол ясарга чыкты. Сыер һаман ашамый-эчми ятып тора. Ә кечкенә бозавы әнисе кырыенда йөри.
Кашка, үзенең үткәнен тагын искә төшергәндәй, кат-кат моңлы итеп кычкырды. Сыерның мөгезен бау белән эләктереп, баганага терәтеп бәйләгәч, хуҗа кеше укол салырга дип якын килде. Данилга әйтте:
– Улым, бармакларыңны борынына тыгып, эләктереп ал әле.
– Ничек итеп? Ул суламаслык итепме?
– Юк, алай түгел. Ике борын тишегеннән ике бармакны тыгып, боҗра кебек итеп эләктер. Шулай итсәң, ул куркачак һәм уколны салуы җайлырак булачак. Бармакларыңны нык итеп керт һәм борынын бераз кысып тот.
Данил, бераз курыкса-чирканса да, сыерның борынын эләктереп алды. Әтисе уколны ясагач, Данилның күңеленә рәхәт булып калды. Ул әтисеннән сорады:
– Сыер тереләчәкме соң?
Әтисе «әйе» диде. Моңарчы тын гына торган тавыклар кайсы җырлый, кайсы кытаклый башлады. Кашка исемле бозау тагын кычкырып алды, тик хәзерге тавышы алай ук моңлы түгел иде инде
***
Данил яңа туган бозауны күзәтте. Бозауның күзләре зур, төсе кара да, зәңгәр дә булып тоелды. Әтисе уйлап тапкан Чулпан кушаматы малайга да ошады. Әтисе исә: «Ярый әле бу юлы сыерыбызны коткарып кала алдык», – дип сөенде.
Бәләкәйгә тагын өч укол ясалды. Икенче көнне ул су эчә һәм печән ашый башлады.
Сыер бозаулау – зур шатлык. Гади генә вакыйга түгел шул ул. Гадәттә, сыер ул – кыш көне абзарны җылытучы һәм авыл яме. Малайның күңеле нечкәреп китте, тик ул сыер белән бозауның исән калуына ышанды.
Ун көннән соң авылдагы сыерлар көтүлеккә чыкты. Башка сыерларның шатланып мөгрәгән тавышларын ишетеп, Бәләкәй дә ишегалды буйлап бәргәләнеп йөри, капка янына килеп, кат-кат көтүгә чыгасы килеп кычкыра иде. Аның көтүгә ашкынганын күргән хуҗалар сыерга карап шатланды. Җомга көнне Бәләкәй исемле сыер да, Йолдыз һәм Кашка исемле бозауларын ияртеп, капкадан чыкты һәм көтүлеккә таба юнәлде.
Кашканың һәм Йолдызның яңа сыерлар белән танышасы, инеш суы аша чыгасы, «электр көтүчесе» дигән җир белән танышасы бар. Кич белән, Бәләкәй исемле сыерга ияреп кайтып, бик җитди кыяфәт белән капка аша керерләр. Бу өчәүне көн дә әти-әнисе белән бергәләп Данил һәм бәләкәй Чулпан һәр кич саен көтүдән каршылар. Алда дулкынландыргыч биш ай көтә.
Нет комментариев