«Кызыл Татарстан» газетасының 1923 елгы 230 нчы санында бер мәкалә басыла.
«Татар әдәбиятындагы имажинизм вакытлы рәвештә бетә» дип исемләнгән ул. Әле туарга да өлгермәгән имажинизмны «вакытлыча» Кави Нәҗми бетереп куя. Тик ни өчен? Кави Нәҗминең беренче әсәрләре белән танышыйк.
Есенин һәм башка иптәшләр
Имажинистлар хәрәкәте рус әдәбиятында 1918 елда барлыкка килә. Мәскәүдә берничә шагыйрь, шул исәптән, Сергей Есенин да, берләшеп, «Имажинистлар ордены»н оештыралар. Тиздән аларның беренче әдәби кичәләре үткәрелә һәм орденга яңа шагыйрьләр дә кушыла. Бу егетләр иҗатның төп максаты образ тудыру дип санаганнар. Шуңа күрә аларның төп коралы – метафора.
Есенинның эпатажга сәләтле кеше булганын беләсездер. Имажинистлар, гомумән, «тәртип бозарга», «әдәби суд»лар оештырырга, дөньяны шаккаттырырга яратканнар.
1925 елда имажинизм таркала башлый, Сергей Есенин белән Иван Грузинов та «орден»нан чыгып китәләр. Рус әдәбиятында имажинизм вакытлыча түгел, ә мәңгелеккә бетә.
Нәҗминең «Өермәләр»е
99 ел элек булган вакыйгаларга күз салыйк. Кави Нәҗми дигән шагыйрь Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбендә башта укытучы, аннары комиссар булып эшли. Аңа әле 24 яшь кенә. Бер карасаң, бүгенге «Идел»нең типик укучысы инде. Әмма нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз, ул бер дә сезнең сыман кеше түгел. Ул Сембердә педагогика курсларын, ә Мәскәүдә хәрби-педагогик институтны тәмамлаган, Гражданнар сугышында катнашкан һәм әдәбиятта исемен булдырырга өлгергән егет.
1925 елда яшь татар шагыйре һәм язучысы Кави Нәҗминең берьюлы ике китабы басыла. «Кабыргасы белән тора» дигән җыентыгында шигырьләр һәм хикәяләр чыга, ә «Өермәләр» исемле китабы тулаем имажинист шигырьләрдән тора. Шигырьләрнең күбесе озын, хәтта поэмага тартым әсәрләр.
«Өермәләр»дә Нәҗми үзен «имажинист-символист» дип атый. Бу юнәлештә иҗат итә башлаган беренче (һәм, мөгаен, соңгы) татар шагыйредер ул.
Кави үзенең иҗат стиленә яхшы бәяләмә бирә. «Имажинизм – иске әдәбиятның, иске шигъриятнең форма, мөндәриҗә, стиль ягыннан җимерелүен тизләтүче инкыйлабый агымнарның берсе», – дип әйтә ул.
Әлбәттә, һәрбер каләм әһеле образлар белән эш итә. Әмма имажинистлар аны башка дәрәҗәгә күтәрә. Шигъри образ бу юнәлештәге иҗатчылар өчен төп корал да, экспериментлар өчен объект та булып тора. Чорына хас булганча, образларның шактые инкыйлаб китергән үзгәрешләргә нисбәтле була.
Әдәбиятта сер булырга тиеш диләр. Имажинизм үзе меңләгән сердән тора шикелле. Образлар – катлы катлы, аларны төрлечә аңларга була. Мәсәлән, Кави Нәҗминең «Ике ант» шигыреннән бер өзеккә күз салыйк.
Көнчыгышта чайкалып кызыл келәм Күк читенә кан сылады – утлы кан, Ак болытлар тирбәтеп алтын таган – Диңгез өстен текте ал җепләр белән. … Мин бүген качтым!.. Караңгы төн буе, Төн карасыдай богауларны кисеп, Кечкенә такта белән дулкын ишеп, Мин бүген качтым! Караңгы төн буе Диңгез өстендә көрәштем юл өчен.
«Кызыл келәм» – нәрсә ул? Танылган галимә Дания Заһидуллина аны инкыйлаб дип тә, таң атуы яисә күңелдә туган көрәш дәрте дип тә аңлата. Ә сез бу өзектән нинди мәгънәләр таба аласыз?
Мондый шигырьләрнең бер мөһим үзенчәлеге бар. «Кызыл» темаларга ул чорда бөтен кеше яза. Ихластан да, кирәксенгәннән дә язучылар булырга мөмкин. Әмма Кави Нәҗми үзенең имажинизм алымнары белән мондый шигырьләрне «куерак» төсләргә баета, эмоцияләрне без, 2024 елгы укучылар да, тоемларлык итеп җиткерә. Нәтиҗәдә, Нәҗминең әллә ни күп вакыт яшәмәгән имажинизмы бөтен татар әдәбиятында мөһим эз калдыра.
Сүз уңаеннан, бер шигырендә ул «эзләп» сүзен башка мәгънәдә куллана: эзләп – эз калдырып, димәк. Кыскасы, ул үзе әдәбиятны «эзләп» китә, бүген дә ассоциацияләр һәм образлар байлыгында Кави Нәҗми китергән яңалыкларны очратырга мөмкин диләр.
Бетте
Рус шигъриятендә модасы юкка чыккан имажинизм татарларда да озак яшәми. Эш шунда ки, замана үзгәрә һәм калыплаша бара. Әллә нинди экспериментларга урын калмый диярлек. Олыгайгач, Кави Нәҗми яшьлек иҗатының бу чоры турында болай диячәк: «Бәхеткә каршы, бу муллык чире озакка сузылмады. Андый артык бизәкле сүз уйнатуларның берәүгә дә кирәге булмавына укучылар үзләре ышандырдылар…»
Имажинизмны ул заманның башка татар язучылары, бигрәк тә «классик» әдәбиятны якын иткән зыялылар да кабул итеп бетерми. Чыннан да, шигъриятнең бу юнәлеше, Кутуйларның футуризмы кебек үк, телне һәм стильне «сындыра», «сүтеп җыя», кыскасы, шаккаттыра. Әмма шаккатризмнарның барысы да кирәк дип кем әйтә әле?
Еллар үткәч, Кави Нәҗми имажинист буларак түгел, ә «Язгы җилләр» романын язган, Сталин бүләгенә лаек булган олы язучы дип танылачак. Әмма яшь чакта һәр шагыйрь бераз булса да экспериментлар белән мавыгып алырга, олыгайгач, «хаталарын» «төзәтергә» бурычлыдыр, мөгаен.
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты мөдире
Нет комментариев