Мәҗит Гафури – ике зур әдәбиятның, татар һәм башкортларның, классигына әверелгән шагыйрь һәм язучы.
Уфа һәм Казан арасындагы бер әдәби күпер дә ул. Аның иң беренче китапларында исә бүген безгә кирәкле фикерләр шактый. Гафуриның рәсми иҗат тормышы 1903 елда башлана: Санкт-Петербургта «Менла Һибәтулла бине эшне-шәйхе Зәйнулла ән-Нәкшбәнди хәзрәтләренең мәрсиясе» исемле китабы басыла. Әмма без бераз соңрак чыккан ике эксклюзив китапка тукталырбыз.
ТЫЕЛГАН КИТАПЛАР
Гафуриның берничә китабы цензура тарафыннан уздырылмый. 1906 елда басылган «Яшь гомерем» һәм 1907 елда Казандагы Шәрәфләр типографиясендә чыккан «Милләт мәхәббәте» китаплары революциягә кадәр «тыелган әдәбият» исемлегендә булалар.
Гафуриның «Яшь гомерем» поэмасы – ике мәгънәдә яшьлек әсәре. Ул яшь шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән (Мәҗиткә 26 яшь була) һәм яшьлеккә – җиһанда тиңе булмаган кыйммәтле бер нәрсәгә багышланган. Биредә ул яшәү мәгънәсе хакында да, гомернең бер-бер артлы уза торган баскычлары-этаплары турында да уйлана. Хәер, шагыйрьләрнең яшьләре дә, күпне күргән һәм кичергәннәре дә бу темаларга кагылмыйча калмыйдыр ул.
Ә хәзер, әйдәгез, «искергән» лозунглар телендә сөйләшеп алыйк. Бу беренче китапларында (әлбәттә, киләчәктә язылачак әсәрләрендә дә бу мәсьәлә беренче урыннарда булачак) Мәҗит Гафурины тормыштагы гаделлек темасы аеруча борчый. Совет чоры галимнәре өчен бу шигырьләрдә заманга иң кулай, иң кирәкле идеяләр ярылып яткан: капитализмга каршы көчле протест, «акыл культын олылау», техник прогресс, мәдәният һәм мәгарифтә кискен үзгәрешләрнең кирәклеге…
МИЛЛӘТ БЕТӘ
Әлбәттә, Гафурины милләт темасы борчый. Милләт темасы безне бүген дә дулкынланырга һәм мең дә бер төрле пассажлар уйлап табып, күңелдәге иң нечкә, иң садә хисләрне белдерергә мәҗбүр итә. Без көн саен милләт темасына язабыз һәм сөйлибез төсле. Бүген «милләт бетү» турында кайгыруыбыз урынлы булып тоелса, 1906 елда милләтнең бетүе турында уйлану кирәк булды микән?
Чынлыкта, Гафурилар иҗат иткән дәвер – ул без белгән татар милләтенең формалашкан, берләшкән вакыты. Мәгариф-дин-милләт турындагы саны-хисабы булмаган әсәрләр, «Туган тел» кебек шигырьләр татарларга халыктан милләткә әйләнергә мөмкинлек биргән дә инде.
Милли хиснең иң зур чыганакларының берсе – тарих. Килешәсездер, чыннан да, Сөембикә манарасына караган вакытта (аның чынлыкта тарихы нинди генә булса да), яисә Болгар хәрабәләрен гизгәндә, барыбер үткән көннәр һәм татар тарихы турында уйланмый калмыйсың. Мондый уйлардан «милли тойгылар» туа ала.
Гафури еш кына тарихи вакыйгаларга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, ул болай ди:
«Бу көннәрдә кулымда калмагандыр
Нә Әстерхан, нә Болгар, нә Казаным»
Димәк, моннан 120 ел элек яшь татар шагыйрьләре дәүләтле чакны «сагынып» искә алган. Бу юллар «Татар милләтенең лисане хәле илә шикаяте» дигән шигырьдән. Ул 1907 елгы «Милләт мәхәббәте» җыентыгына кертелгән. Исеменнән үк күренгәнчә, бу шигырь тулаем татарларның «күренеп торган ачык хәленә» багышланган.
«Сән өмид өзсәң дә бездән, без өмидне өзмәдек, Заһирем гәр түзсә дә дус, кальбемездән түзмәдек. Җаһил улган бер заманда кыйммәтеңне белмәдек — Калбеме мең парә кыйлды шул гүзәл хан мәсҗеде».
Бу шигырьнең исеме бик озын: «Бер татар шәкертенең Казанда мәшһүр Хан мәсҗеденең манарасыны күргәндә иншад итдеге шигыредер». Гафури биредә безне елата да, уйландыра да ала, иң мөһиме – алыш-биреш, сату-алу белән мәшгуль татарларны милләткә әйләндерә дә куя.
Югарыда әйтелгәнчә, Гафуриның бу шигырь җыентыгы тыела, басылган китаплар конфискацияләнә. Менә түбәндәге шигырь юллары цензураның ачуын китергән өзекләрнең берседер дип уйлыйм:
«Бу көннәрдә миңа махсус ватан юк,
Мәкам улмыш шу дошманга мәканым;
Кайчан бетәр татарның аһ-зары?!
Кулымда файда юк, күптер зыяным».
ГАФУРИДАН АФФИРМАЦИЯЛӘР
- Яшь Мәҗит моңсуланып кына утырмый, әлбәттә. Юк, ул яшьлеккә, тормышка һәм мәхәббәткә дан җырлый. Сез ул шигырьләрдәге өндәүләргә игътибар итегез. Менә дигән аффирмацияләр бит инде!
Мәхәббәтсез җиһанда тормак улмас,
Бу дөньяны тотып торган – мәхәббәт.
- Монда аңлатып торасы да юк, «яратмыйча яшәү ярамый» инде.
- Ул чорга хас матур идея: милләт өчен тырышлыгыңны багышла.
Гафури, сән онытма милләтеңне,
Сарыф ит ушбу юлда һиммәтеңне
- Эшлә, эшкә алынудан курыкма, Аллаһ сиңа булышыр, дип әйтә Гафури
Һәр мәкъсудны Хак Тәгалә үзе бирер,
Тәвәккәл кыл, иҗтиһад ит, эшкә кереш!
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры
Нет комментариев