«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Маска

Илфак Хафизов шигыре

Белорус шагыйре
Асель Бадакның «Маска»
шигыренә ияреп.

Мин – артист. Төрле битлек киеп
Башка кеше булырга яратам,
Кайчак шушы битлек астындагы
Чын йөземне кинәт югалтам.
Минем тавыш, уен – тамашачы
Хисләренең тетә тетмәсен.
Мин аңладым битлек миңа түгел,
Ә мин аңа хезмәт итәсен.
Битлекләрнең йөзе үзгәрүчән,
Төрләнүчән була асылда...
Салачакмын аны, күрәчәкмен –
Берни дә юк битлек астында...

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое