Илсөяр Иксанова шигыре.
Минем эзләрем дә калыр җирдә,
Гөл өстеннән үтмәс эзләрем!
Мин бу җиргә килгәнемнән бирле
Гел матурлык кына эзләдем.
Көзләрнең дә яктылыгын күрдем,
Җылылыгын тойдым кышларның.
Иң зәмһәрир ачы суыкларны
Бөреләргә посып кышладым.
Кояш көлеп, тамчы тамган мәлдә,
Мин ачылып язга елмайдым.
"Ләйсән!" диеп әй сөенде халык,
Тәүге яңгыр булып еладым.
Бер тамчы яшь җитә икән кайчак
Эретергә кеше җаннарын.
Ләйсән тамган җаннар әй сафланды, -
Матурлыкны шунда аңладым.
Һәр кешедә бер матурлык яши,
Яңгыр көтеп яши - бөредә.
Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.
фоторәсем: freepic