Альбина Сәетова шигыре.
Көз диюгә, калтыратып тәнне,
Чолгап ала төссез моңсулык.
Сентябрьгә кереп өлгермәдек –
Күңел әрни, җәйне юксынып.
Уйлар ялгыш көзгә таба китсә,
Сагыш баса җанны, мең телеп.
Мин язларда йөз кат тереләм дә
Көзләрдә мең үләмдер кебек.
Шул мизгелдә янә күрәм көзнең
Тоташ моңнан җанга саруын.
Көзгә кереп өлгермәдек, ә мин
Мең кат үлеп җәйне сагындым...
Мин – Сәетова (Газизова) Альбина Альмир кызы. Актаныш районы Иске Кормаш авылында туып үстем. Хәзерге көндә Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының беренче курсында белем алам. Кечкенәдән татар моңына гашыйк булып, җырлап үстем. Бигрәк тә борынгы татар көйләрен башкару миңа илһам һәм ләззәт бирә. 15 яшемдә тәүге тапкыр гашыйк булгач, беренче шигырьләрем дә бөреләнде. Ижатымда әлегә мәхәббәт, кыз бала күңелендәге хис-кичерешләр дулкыны өстенлек итә.
Нет комментариев