«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Мин дәшми яшәргә ияләшәм...
Новости
Әдәбият

Мин дәшми яшәргә ияләшәм...

Эльвина Миңнуллина шигыре.

***
чиксез читлек кысаларында
минем океан синең ярларны тарсына.
ә шулай да синең янәшәңдә
мин риза булып яшәрмен барсына.
телисеңме, сиңа атап язган
шигырьләрне атам учакка.
куенымда сиңа кысан булса,
иреннәрем алыр кочакка.
телисеңме, синең бәхетең өчен
үз дөньямны төптән җимерәм.
безнең арадагы диварларны
берәм-берәм сүтәм җил белән.
безнең тормыш көндәлегендә
бар да ялган, бар да рәшә.
ә шулай да синең янәшәңдә
мин синеңчә яшәргә ияләшәм.
(мин дәшми яшәргә ияләшәм).

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое