Рүзәл Мөхәммәтшин шигыре
* * *
Офыкка күмелде язларым,
көзләрем,
Артымнан ишекне
көн япты сөенеп! –
Мин дөнья бетереп үземне эзләдем,
Ә таптым – сине...
Көфер шигырь
Нәүбәттәге «даһи» уйларымны
Бәян кылгач, җәйге ак таңда,
Куырылып бактың күзләремә:
«Син имансызмыни,
Хактан да?»
Кискенлегем бәгыреңә үтә,
Капыл әйткән сүзем ошамый:
Яратуга нигезләнми икән,
Бернәрсәгә дә мин ышанмыйм!
Мин ышанам яратуга гына –
Анда гамем, хыял-касдларым1...
Син, очравың белән,
Җир йөзендә
Моңа хакым барын расладың.
Тары ярмасыдай гади юкса,
Ни әйтәсең, нәрсә уйлыйсың:
Син – иманым минем,
Күрәсеңме,
Мин ничек имансыз булыйм соң?
Елмайдың да... үтте.
Биттән үптең.
Кичерешләр давын бөяләп,
Сулык-сулык килеп кочакладың:
«Андый көфер сүзләр сөйләмә...»
Сине миңа багышлавы белән
Шикләремне күкләр таратты:
Ярату ул – илаһият үзе,
Илаһият үзе – ярату!
Мин һичкайчан
мөртәтлеккә бармам,
Шөкер кылып армам, онытмам:
Шул хис Җирдә яшәвемне аклый,
Шул хис... иманымны ныгыта.
Нет комментариев