«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

РӘДИФ КАШАПОВ: «Күлмәкне үзем төймәлим»

***

Күлмәкне үзем төймәлим,
чәчләрем тыңламый таракны.
Мин вакыт буенча үрмәлим,
мин сүкмим тәкъдирне-каракны.
Мин яшим - Өмет авылы
төбәлеп тора һәр кичне.
Тынлыкның сизгер авырлыгы
тырмаша, и мескен хәерче.
Йөрәккә үтәрлек яңгырлар 
хәтердә бөтенләй калмасын.
Бу елак болытлар мәңгегә 
кояшка юл биреп таралсын.
Күкләргә кайтарып бирче син 
аларның табигый үз төсен.
Бер генә үтенеч: бәгърем, син 
миңа сөйләче дөресен.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое