«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

«Шагыйрь» (пьеса)

Артур Ибраһимов пьесасы.

(«В ожидании звёзд»)
2 пәрдәле драма

Катнашучылар:

  • Карт тоткын
  • Яшь тоткын
  • Төрмә эшчесе 
  • Ләйлә
  • Иван Иванович
  • Дус
  • Полковник
  • Ана
  • Журналист
  • Ләйләнеӊ ире
  • Ләйләнеӊ улы
  • Ләйләнеӊ кызы

«Давылның нәтиҗәләрен, вакыт үтеп, 
кояш чыккач кына күрергә була».

Беренче пәрдә 
«Танышу».

Сәхнә өч өлешкә бүленгән, ике кырыйларда төрмә камералары, уртада коридор. Коридорныӊ ахарында ишек. Камераларныӊ арткы һәм коридор ягы стенелары гына бар, сәхнә ягыннан тамашачы барсын да күрә, ә сәхнә арты (кырый) яклары шулай ук ачык, тик караӊгыланган, кирәк вакытта гына яктыртылачак. 

Уӊ як камерада кеше яшәгәне күренә, стеналарда буш урын юк - көннәр билгели торган сызыклар, язмалар белән тулган. Идәндә бераз чүп-чар, йоклый торган җир – җәелгән искергән чүпрәк капчык, янында тимер тәлинкә. Сул як камера чиста, стеналарында бер нидә сызылмаган, идәндәге җәелгән капчык яӊа. 
Уң як караӊгылыктан  карт тоткын әкрен генә чыга, почмакка бөтеренеп ята.   Карт тоткынныӊ өстендәге киеме искереп, уӊып, җыртылып беткән, чәч, сакал баскан, йөзе күренми диярлек, вакыт-вакыт кашына, сул кулыныӊ урта бармагы иске чүпрәк белән бәйләнгән. Коридор ишеге артында тавышлар ишетелә башлагач  карт тоткын камерасыныӊ «караӊгылыгына» кереп кача.

Коридорныӊ ишегеннән килеп керә форма кигән  төрмә эшчесе - яшь егет. Кулларыннан тотып, өстерәп,  бүтән  яшьрәк тоткынны сөйрәп алып керә. Яшь тоткынныӊ хәле, аӊы юк. Өстендәге яӊа кием кан белән пычранган. Йөзендә яралар, каты кыйналган икәне күренә. Төрмә эшчесе сул як бүлмәнеӊ ишеген ачып, яшь тоткынны идәнгә «тотып ата», тоткынныӊ селкенмәгән гәүдәсенә карап тора, тегесе бераз кымшанып куйгач кына коридорга маӊгаен сөртә-сөртә чыгып китә. Кире керә, кулына тимер тәлинкә тотып, аяк астына карамыйча идәндә яткан тоткынныӊ гәүдәсенә абылынып җыгыла язлый. Кулындагы тәлинкәне бүлмә почмагына тотып быргый.

Төрмә эшчесе. (Тоткынга). Мә, сиӊа тагарак! (Мыскыл итеп көлеп куя. Тиз-тиз генә камерада ярамаган нәрсәләр юклыгын карап чыга. Камерадан чыгып китер алдыннан кире идәндә ятучы тоткын янына килеп, аягына тибә.) Нәрсә сузылып яттыӊ? Тор әйдә! Бу иркен «квартирада» син гомереӊнеӊ соӊгы көннәренә кадәр яшәрсең инде … бик озакка сузмассыӊ дип ышанам. (Кычкырып, мыскыллап көлә, камераныӊ ишеген ябып чыгып китә.)

Тынлык. Сул яктагы тоткын ыӊгыраша-ыӊгыраша аӊына килә башлый. Әкрен генә башын күтәрә, аннан гел торып, стенага (коридор ягы) сөялеп утыра. Ул арада уӊ якта әкрен генә карт тоткын курка-курка  караӊгылыгыннан чыгып килә. Аяклары ярым бөгелгән, һәр адымны берничә тапкыр кабатлый, тоткарлана, тыӊлый. Хәрәткәлерендә кыргыйлык күренә. Бераз селкенмичә тыӊлап торгач, тавыш ишетмичә кире борылып китмәкче генә була… сул яктагы ир-ат ухылдавын сизеп, кызу-кызу атлап килеп ишеккә колагын куеп тыӊлый. Сул-яктагы тоткын битендәге яраларына кулы белән кагылып, авыртудан «ысылдап» җибәрә.

Карт тоткын. Кем бар? … Кем ул? ... Кешеме?

Яшь тоткын тавышны ишеткәч тына, куркып куя. Бераз селкенмичә утыргач, әкрен генә тезләнләп ишек янына шуыша, йозак тишегеннән тавыш бирүче күршесен күрергә тели, килеп чыкмагач кабат идәнгә утыра. Уӊ яктагы карт хаман колагын ишеккә куеп «тавыш тотмакчы» була.

Яшь тоткын. Кеше! 

Карт тоткын. (үз-үзенә). Кеше! (Шатланып камера буйлап йөри башлый, үзен кая куярга белмичә.) Кеше! Димәк кеше… Нишләргә? Нишләргә хәзер? 

Яшь тоткын. (яраларын кулы белән тоткалап, идәнгә җәелгән капчыкка килеп утыра). Монда кеше сирәк мәллә? Аптырашта калдыӊ бугай?!
Карт тоткын сорауны ишеткәч «катып» кала. Җавап бирми.
Эй, күрше! Мондамы син?
Карт тоткын. (ишек янына килә, тотлыгып). Мон… мон… монда, монда. Мин монда! 
Яшь тоткын. Аралашучыларыӊ юк мыни дим? (Камерасын караштыргалый.)
Карт тоткын. Юк шул! Юк. Син менә … беренче … я икенче микән.
Яшь тоткын. (стенага тотына-тотына аягына баса). Беренче? (Аптырап.) Син ничәнче көн соӊ монда күрше? Кеше тавышына ышанмагач! 
Карт тоткын сорауны ишеткәч уйга бата, куллары белән стенасындагы сызыклардан сыпырып ала.
(Көлебрәк.) Бәлки син монда берничә ай … еллар ятасыӊдыр инде? Шуӊа бизгәнсеӊдер әле.
Җавап юк.
(Тыӊлана.) Син мондамы?
Карт тоткын. («кире кайтып»). Монда, мин … (Камерасы буйлап күзен йөртеп чыга, авыр сулап куя.) … монда шул.  Ә синеӊ исемеӊ ничек?
Яшь тоткын. (елмаебрак). Бәлки күрше исемнәрсез ә? … Бер-беребезнеӊ кем икәнлеген белмәү яхшырактыр бәлки?!
Карт тоткын. Ярар! Ярар, мин риза. (Кабат уйлана.) Мин риза исемнәрсез.
Яшь тоткын. (шаярып). Үзеңнең исемеӊе онытмадыӊмы соӊ әле?
Карт тоткын. (көләргә тырышып.) Юююк, юк. Ничек инде. Онытмадым. (Кинәт куркып куя, тиз-тиз стенадагы сызыклар арасында нидер эзли башлый, шактый гына стена буйлап «гизгәч», сыдырып язылган бәләкәй генә исемне тапкач, шатланып, җиӊел сулап куя.) Онытмадым!
Яшь тоткын. (күршесенеӊ соӊ кабатланган җавабын ишетеп, аптырап). Аӊладым мин, аӊладым күрше. 
Карт тоткын. (каушап кына.) Ә син нигә монда килеп эләктеӊ?
Яшь тоткын. Әй, шулай килеп чыкты инде. Башта …
Карт тоткын. (бүлдереп). Мин бик шат синеӊ монда килеп эләгүеңә.
Яшь тоткын. (кабат аптырап куя, аӊламый). Рәхмәт, тик …
Карт тоткын. Мин сине көттем. Ышандым киләчәгеӊә.
Яшь тоткын. (күршесенеӊ нәрсә сөйләгәнен бөтенләй аӊламый башлый. Гәҗәпләнеп, ишек янына якынрак килә). Абзый, әйт әле, син монда күпме вакыт?
Карт тоткын. (стенага карап утыра, пауза). Мин үземнеӊ шушы камерага кадәрге тормышымны хәтерләмим. Менә мин күпме монда!
Яшь тоткын куркып китә.
Зинһар сөйлә! Туктама! Берүк туктый күрмә. Сөйлә барсын да!
Яшь тоткын. Нәрсә сөйләргә?
Карт тоткын. Барсын да сөйлә! Бөтен булган тормышыӊны, кызыклы хәлләрне, шатлыкларыӊы, кайгыларыӊы сөйлә! Мин барсын да тыӊлыйм, барсын да истә калдырачакмын. Ант итәм, билләхи, барсын да! Ул миӊа кирәк. Мин бик шат, бик шат синеӊ килүеӊә.  
Яшь тоткын. Синеӊ шатлыгыӊ өчен куананам әлбәттә, тик … мин монда озакка түгел!
Карт тоткын. Ә син каян беләсеӊ аны? Бәлки озаккадыр да? Алла бирса тиз генә китмәссеӊ!
Яшь тоткын. Юк, беләм озакламый чыгачакмын икәнемне. Хәзергесе дә ялгыштан гына… тырышырга туры килде. Мин монда булырга тиеш түгел идем. 
Карт тоткын. Әйе шул, дөрес түгел кеше кайгысына шатланып утыруы. Гафу ит күрше!

Пауза. Тынлыкта утыралар.

Яшь тоткын. Я, сөйлә инде, үзеӊ кем? Кем булдыӊ? Ниләр кылып ятасыӊ монда?
Карт тоткын. Хәтерләмим дидем бит күрше?
Яшь тоткын. Мин сине шаярып әйтәсеӊ дип торам! 
Карт тоткын. Юк шул! Мин монда бик озак …
Яшь тоткын. Нинди гонахлар очен син монда? Аныӊ кадәр онытырлык булгач димәк син ниндидер куркыныч гамәлләр эшләгәнсеӊ?!
Карт тоткын. Шулай булып чыгадыр инде. Белсәм, аӊласам нигә икәнен сөйләр идем, тик … менә синеӊ сөйләвеӊне дулкынланып көтеп утырам. Монда көннәр озак үтә, монда көннәр мәӊгелек. Уйлардан башка юк берни дә. (Уйга батып.) Уйларым гына. 
Яшь тоткын. Кем булганыӊы белмәгәч яшәве авырдыр?
Карт тоткын. Яшәве авыр түгел, кеше булып калуы … әйе. Монда бит синеӊ кем булганыӊ мөһим түгел күрше, беләсеӊме син аны?!
Яшь тоткын. (көлеп). Ничек инде? 
Карт тоткын. Монда үзеӊнеӊ кем булырга теләвеӊ мөһим, кем булырга кирәклеге. 
Яшь тоткын. Кем инде син алай булгач? Сиӊа кем булырга кирәк монда?
Карт тоткын. (каушый, камерасы буенча эзләнә). Мин… мин… хәзер, хәзер яме. (Капчык астыннан карый, идәндәге чүпне актара.) Кайда соӊ алар, кайда? (Борчыла, кабат капчык астын кат-кат карый.) Монда иделәр бит.
Яшь тоткын. Нәрсә югалттыӊ?
Карт тоткын. (Капчыкка күрсәтеп). Менә монда иделәр, менә монда. Кайда киттеләр? Хич аӊламыйм. (Стенага сөялеп бала-чага сымак җылый башлый.)
Яшь тоткын. Нәрсә соӊ ул? Аларсыз аӊлата алмыйсыӊ мыни?
Карт тоткын. (идәнгә утырып башын ике кулы белән тотып җүләрчә чайкалып утыра). Юк, юк, алай була алмый, алар монда иделәр! Аларны югалтырга ярамый. (Кабат эзли башлый, усаллык белән чүпне як-якка ыргыта, капчыкны селти.) Алар монда! Монда! 
Сул як камерада яшь тоткын аӊламыйча, кайгырып тыӊлап утыра, нәрсә дә булса әйтергә кыймыйча. Уӊ яктагы карт пыр туздырып бетерә камерасын, аннан стенага «ятып», башын өскә төбәп тынычлана. Пауза, тынлык. Бераз ут сүренәя. Карт тоткын шулай ук башын түшәмгә төбәгән көенчә шигырь укый башлый.
Карт тоткын. 
Күзләремне ачып әгәр,
Караӊгылыкны күрсәм…
Димәк тирә юндә минем 
Барлык матурлык үлгән.

Димәк үтәр озын төннәр
Саран якты нур көтеп,
Вакыт-вакыт өмет уйнар
Очкыннан учак төртеп.

Киләчәкне белеп булмас
Мөмкинлекләр югалыр.
Сулатучы соӊгы сәбәп
Ялганлабрак юатыр.

Шулчакны, бир миӊа Ходам,
Караӊгы дөм көймәсен!
Чиксез, утсыз океанда 
Эзлим яшәү мәгънәсен.

Тынлык.

Яшь тоткын. Димәк син … шагыйрь?!
Карт тоткын. Әйе! Шушы таш стеналар дөньясында мин шундый шөгыль таптым. (Шаярырга маташып.) Юк, әлбәттә башта бүтән төрле һөнәрләрдә үземне сынап карадым … стена рәссамы (Стенадагы сызыкларны кулы белән сыпырып.), аннары … ачтан үлүче …
Яшь тоткын күршесенеӊ шаярганын аӊлап алып, моӊсу гына көлеп утыра.
… ә, асылынучы, менә ансы авыр эш икән. Беләсеӊме?
Яшь тоткын. (елмаеп). Юк шул!
Карт тоткын. Кайгырма! Белерсеӊ әле. … Кул астында чыдам бау булмаганда асылынуы авыр (Түшәмдә нидер карап.) аннан эләктерү җире дә биек. … (Аяк астындагы чүпне тибеп.) Чүпчардан җыен кирәк ярак ясаучы … кем генә булып карамадым инде. Юк син уйлама, минем һәр көнем монда алдан уйлап куелган - иртән торгач зарядка, аннан шигырьләремне укып, искә төшереп чыгам, аннан уйлым, аннан шигырьләр язам, аннан кабат уйлыйм … Яшь тоткын. Кич җитә бит инде аннары, алай озак уйлагач!
Карт тоткын. Ә кичен …  караңгы төшкәч … мин йолдызларга карап ятам. 
Яшь тоткын. Яратмыйм шул караңгы төннәрне.
Карт тоткын. Юк, син нәрсә?! Иң караңгы төндә йолдызның иң яктысы балкый бит. Мин шул иң якты йолдызны көтеп яшим дә инде. (Карңгылыкка-тәрзәгә карап). Бүген болытлы бугай, чыгар микән минем йолдызым? Ә син нишләп яратмыйсың төннәрне? 
Яшь тоткын. Куркыта караңгылык төшкәч.
Карт тоткын. Нәрсә?
Яшь тоткын. Билгесезлек! … Карале, бигрәк занятой икән син. Ә монда кадәр кем булганыӊы исеӊә төшерә алмыйсыӊ!
Карт тоткын. (моӊаеп катып кала). … Юк! … Төшерәсе дә килми.
Яшь тоткын. Бәлки син атаклы врач булганыӊдыр? Бәлки спортсмен, чемпион?!
Карт тоткын. Бәлки шулайдадыр. Тик ул һөнәрләр монда исән калуга булышмас иделәр. 
Яшь тоткын. Ә шигырьләр язу, булышамы? 
Карт тоткын. (җавап бирми, кабат эзләнә башлый). Бу бик гаҗәеп нәрсә, беләсеӊме син?! Алар менә монда иделәр (Капчык астына күрсәтеп.), менә шушы капчык астында гел саклыйм мин аларны.
Яшь тоткын. (аӊламыйча). Нәрсәне ул?
Карт тоткын. Шигырьләремне!
Яшь тоткын. (төрмә эшчесе турында). Теге кереп алмадымы соӊ?
Карт тоткын. Кем ул, теге?
Яшь тоткын. Әнә теге, эт!
Карт тоткын. Юк … ул  шигырьләремә тими! Юк, юк! Шушы бүлмәдән дә ерак китергә тиеш түгел алар. Ул мөмкин түгел. (Капчыкны идәнгә җәеп ята). Ярар, мин табам аларны баребер. Аларсыз булмый! … Я, син сөйләп җибәр инде. Мин дә мин ату. Сине көттем бит. Белсәӊ иде күпме көткәнемне.
Яшь тоткын. Эй, сөйләр нәрсәм дә юк шунда. Мәгънәсезлек барсы да. (Яралы иреннәрен кабат тоткалап утыра.) Озакка түгел мин монда. «Сәбәп юк» диләр үзләре. «Кемдер, кайда, нәрсәдер». Берсен дә ап-ачык раслап, аӊлатып, табып булмый. Вакыты шундый бит, үзеӊ беләсеӊ. Мин озакка түгел, шунсын беләм. 
Карт тоткын. Нәрсә эшләдеӊ соӊ?
Яшь тоткын. Эй… үтердем!
Карт тоткын. (дулкынланып торып утыра). Монда ук ябылгач мөһим кешене үтергәнеӊ димәк.
Яшь тоткын. Үтерүе бер хәл аныӊ, тиешлечә дәлилли алмыйлар бит. Хәзер күпме вакыт инде нинди дә булса нәтиҗәгә килә алмыйлар. Шуӊа күрә мин монда озакка түгел, шунсын беләм. (Авыр сулап куя.)
Карт тоткын. Ник алай булгач әйбәт бит инде. Димәк җаза булмыячак. 
Яшь тоткын. Җаза... тиешлечә бирсеннәр иде ул җазаны, күңелне тынычландырып, чиста намус белән яшәргә. Ату то болай, то тегеләй. Интектереп бетерделәр… Әйдә әле сөйләшмик аныӊ турында. Болай да йөрәк әрни.
Карт тоткын. Нигә? Кеше үтергенгәме?
Яшь тоткын. Юк күрше… ансы өчен түгел шул, үткән беткән хәл инде ул… якын кешемне рәнҗеткәнгә.

Сул яктагы камерада, караӊгылыктан Ләйлә чыгып килә. Чыгып килүче Ләйлә 30 яшьләрдә тирәсендәге хатын-кыз, өстендәге киеме гади, соры, моӊсу төсләрдә. Йөзендә арганлык.

Камера уртасына килеп баса да, идәндә утыручы яшь тоткынга карап тора. Аннан тоткын да башын әкрен генә күтәреп каршында торучы Ләйләгә сагыш белән карый (Ләйлә аныӊ истәлеге). 
(Үзе Ләйләгә карап күрше бүлмәдәге карт белән сөйләшә.) Күп кичерде ул минем хаталарымны. Кабат, кабат кичерде. Ә мин …
Карт тоткын. …Исеме бармы соӊ аныӊ?
Яшь тоткын. Ләйлә!  
Яшь тоткын торып Ләйлә янына килмәкче була, тик ансы артка атлый, кулын каршыга сузып, аннан тагын бер тапкыр каршысындагы иргә карый да, кабат караӊгылыкка кереп югала. Тоткын урынында басып кала, Ләйлә киткән якка карап. 
… Рәхмәтемне әйтә алмадым. Менә шуӊа үкенәм.
Карт тоткын. Ник? Соӊ мыни инде? 
Яшь тоткын. Хәзер инде бик соӊ күрше. Соңлыкта да эш түгел, мин бит  ничек диеп әйтергә дә белмәдем… белмим дә.
Карт тоткын. Ә, бәлки соӊ түгелдер? Җаен гына табырга кирәк… исеӊдә калдырасыӊмы, әгәр укысам? Эх язып барсаӊ иде?! Чыккач бәлки башкаларга да укыр идеӊ.
Яшь тоткын. (як-ягына каранып, эзләнеп ала). Юк шул монда кәгазь! Бер кечкенә генә бит тә юк. Укы әйдә, хәтерем әйбәт минем.
Карт тоткын. (бераз пауза алып).

Рәхмәт мине сайлаганга,
Башка бүтәнне түгел.
Бердән-береӊ дип тапканга
«Алсу» күзлектән күреп.

Рәхмәт миӊа ышанганга
Бәхетле көннәр көтеп,
Ялгышларга күз йомганга
Елмаеп, яшьне сөртеп.

«Башканы сайлаган булсам?»
Дип уйлыйм кайчакларын.
Чөнки син фәрештә белән
Мине куйган - шайтанын.

Рәхмәт мине сайлаганга
Башка, яхшыны түгел.
Иӊ бәхетле ясаганга
Соӊ аӊласам да үзем. 

Тынлык.  Һаман Ләйлә киткән якка карап торучы яшь тоткын күз яшен сөртеп ала.

Карт тоткын. Ә ничек, ничек таныштыгыз? Сөйлә инде! Сөйлә!
Яшь тоткын. Ничек таныштык? (Елмаеп куя, кабат яшьләрен сөртеп.) Ооо, ул чакларны бик әйбәт хәтерлим. Эрррәхәт вакыт иде. Җүләр җилле вакыт. (Хисләнеп.) Беренче тапкыр күрешүләр…

Караӊгылыктан Ләйлә йөгереп чыга. 20-ләр тирәсендәге яшь, балкып тора торган кыз, өстендә җәйге, төрле төсле матур күлмәк. Ләйлә еракка карап кемнедер көтә. Яшь тоткын аӊа карап күршесе белән сөйләшә. 
Күз алдыӊа китер менә, яшисеӊ тыныч кына, планнар корып, хыялланып  һәм… бер заман ул килде дә чыкты. Якты, чибәр, сөйкемле. Шул чакны мин югалдым, кайгы төште күӊелемә, шул фәрештә белән мин таныш булмаганыма.
Карт тоткын. Танышмадыӊ мыни?
Яшь тоткын. (елмаеп). Таныштым, тик … (Торып Ләйлә янына килә, Ләйләгә эндәшә.) Исәнме! Син мине көтәсеӊме?
Ләйлә. (аптырап карый, аннары танып алган булып). Рөстәм?!
Яшь тоткын. Юк, Рөстәм түгел.
Ләйлә. Әәә, Ильһам?! 
Яшь тоткын. Юк инде.
Ләйлә. Ну алайса Зиннур!
Яшь тоткын. (елмаеп). Юкла инде, мин … (Әйтмәкче генә була исемен).
Ләйлә. (усалланып).Рөстәм дә, Ильһам да, Зиннур да булмагач ни пычагыма мин сине көтергә тиеш. Дурак что ли?! Бар тай моннан! (Кире караган ягына борыла.)
Карт тоткын. (кычкырып көлә башлый). Ну син бирәсеӊ! Кем инде алай кызлар белән таныша.
Яшь тоткын. (Ләйләдән читкәрәк китеп, күршесе белән көлеп сөйләшә башлый). Мин бит аны шәһәр кызы дип торам, имеш шаярып гади генә итеп «син» диеп килеп бастым янына. Ә ул үзе мине мыскыллап ташлады. 
Карт тоткын. (көлә). Авыл кызы булып чыкты мыни?
Яшь тоткын. (җавап бирми, кире елмаеп Ләйлә янына килеп сөйләшә башлый). Кайсы авылдан килдеӊ соӊ син?
Ләйлә. (күзләрен акайтып әкрен генә башын бора).  Нәрсә??? Нишләп әле мин авылдан булыйм?
Яшь тоткын. (баш тартып мактанып куеп). Хэй! Мин «сез авыл кызларын» биш чакрым ераклыктан колхоз икәнегезне сизәм.
Ләйлә. (бөтенләй борылып, муенын суза башлый). Нәрсә? Нинди ис сизәзең? Ты чё? Сиӊа нәрсә кирәк, ә? Хә минем егетем килә монда, белерсеӊ яме кайсы авылдан булганынмы.

(Кире борылып бүселә.)

Пауза. Икеседә тын басып торалар. Тоткын елмаебарк, Ләйлә усалланып, вакыт-вакыт тоткынга карап ала. 

Карт тоткын. Менә инде, үпкләттеӊ кызны.
Яшь тоткын. (Ләйләгә карап күршесенә җавап бирә). Үпкәләтерсеӊ аны. Ул үзе кемне тели шуны үпкәләтә ала торган кыз булып чыкты бит. Ә кыяфәте ягымлы гына үзенеӊ. … Шул чакны югалттым башымны. 
Карт тоткын. Егете бар ди бит?!
Яшь тоткын. (Ләйләгә). Озак көтәргәме әле?
Ләйлә. (аӊламйча). Нәрсәне?
Яшь тоткын. (Ләйләгә). Ник егетеӊ килә дидеӊ бит, кайсы авылдан булганыгызны әйтергә… Мин шуны көтәм.
Карт тоткын кычкырып көлә башлый.
Ләйлә. (ачулыктан кызарып, бүртеп чыга).  Син … син… нәрсә кирәк сиӊа? Бар ычкын моннан… Үзеӊ син колхоз яме… Дурак! (Чыгып китә.) 
Тоткыннар икәүләп көләләр.
Карт тоткын. Ох ты! Син кызлар белән танышу буенча мастер икән бит! Оялып тормыйсың!
Яшь тоткын. (елмаеп). Нинди оялу инде, детдом баласы бит мин…  артыннан куып җиттем мин аны. Гафулар үтендем. Хак булып чыкканмын, авыл кызы. Студенка, беренче елы иде. Ялынсам да әйтмәде адресын. Ике атнадан соӊ шул ук остановкада әллә өч сәгать көттем инде. «Тоттым» баребер. 
Ләйлә чыга (автобустан остановкага), башка киемдә, кулында китаплар. Тоткынны күргәч башка якка борылып баса. Яшь тоткын янына килә.
Исәнме авыл кызы! 
Ләйлә карап куя, җавап бирми.
Карт тоткын. Эх, үпкәләгән!
Яшь тоткын. (Ләйләгә тагын да якынрак килеп). Ярар инде, үпкәләмә!  Мин сине көттем.
Ләйлә кашларын җыереп карап куя.
Ике атна шушы остановкада яшим.
Ләйлә түзми, көлеп җибәрә.
Сиӊа кызык …
Ләйлә. Ике атна эчендә күп авыл колхозницаларын очратканыӊдыр инде ату?!
Яшь тоткын. Әйе, күп. (Кинәт моӊсу төс керә йөзенә.) Тик сине генә… ошаттым. 
Ләйлә дә моӊсулана, кире баштагы рәнҗегән Ләйлә кыяфәте керә.  Бер-берсенә карап торалар. Ләйлә әкрен генә чыгып китә. Пауза. Тынлык. Яшь тоткын стена янына килеп идәнгә барып утыра. Куллары тезләренә асылынган, башы аска иелгән. 
Карт тоткын. Авырмы күрше искә төшерүе?
Яшь тоткын. Кайтып кабат шушы камера стенасын күрүе авыр.
Карт тоткын. Әйе, читлектә утыруы рәхәт эш түгел. … мин башкача яшәүне белмим, күнектем инде яшәгән дөньям өчкә-өч метр булганына… син әле ияләнмәгәнеӊдер төрмә камераларына?!
Яшь тоткын. (авыр сулап). Камералар минем өчен яӊалык түгел! 
Сул якта караӊгылыктан пиджак, галстук кигән, 35-ләр тирәсендәге ир-ат чыга. Кулында урындык, икенчесендә кабызылган тәмәке. Урындыкны камерага куя, эчкәрәк. Кереп китеп тагын бер урындык алыпчыга, үзенә, култык астына кәгазьләр тутырылган папка кысытырлган. Бер туктаусыз тәмәке тарта. Үзенеӊ урындыгына утырып кәгазьләрен актара башлый. 
Беренче кат барганымны хәтерлим бик әйбәт. Ул чакны мин кереп утырырмын дип барган идем инде, әзерләнеп … тик алар минем белән сөйләшкәнче берәр атна тоттылар да камерада, җибәрделәр аннары. 
Иван Иванович. (яшь тоткынга). Рәхим! Утырыгыз! (Урындыкка күрсәтеп.) Мин … Иван Иванович булам.
Тоткын урындыкка килеп утыра.
(Кәгазьләр карап.) Гафу итегез инде, бераз көйсезлекләр тудырдык. Туры итеп әйтәм, без сезгә каршы дәллилләр таба алмадык. Шуңа күрә, сезне әлегә чыгарабыз. 
Яшь тоткын. Гафу үтенүегез кирәк түгел. Үзем килдем бит!
Иван Иванович. (Көлеп). Әйе, әйе. Ансы өчен рәхмәт.  
Карт тоткын. Нишләп килдеӊ анда син күрше? 
Яшь тоткын күршесенеӊ соравына җавап бирми.
Иван Иванович. Сез монда нигә килгән икәнегезне тагын бер кат аӊлатып бирегез инде!
Яшь тоткын. Кеше үтердем!
Иван Иванович. Ммм, алай икән… Кайчан, кемне?
Яшь тоткын. Барсын да яздым бит … 
Иван Иванович. Әйе, әйе … шулай шул. Без тагын бер кат тикшерәчәкбез сезнеӊ язуларыгызны. Сезгә хәбәр итәрбез. 
Яшь тоткын. Ә хәзер миӊа нишләргә?
Иван Иванович. Әлегә өегезгә кайтыгыз.  
Яшь тоткын. Ничек инде алай? Ә качсам?
Иван Иванович. (Көлеп). Качасы булсагыз монда үзегез килмәс идегез бит.
Иван Иванович серле итеп карап тәмәке суырып утыра. 
Карт тоткын. Күрше нигә син анда үзеӊ килдеӊ? (Кычкыра, стенага суга башлый.) Нигә? … Әйдә Ләйлә турында сөйлә әле караӊгы төшкәнче, (Камера буенча йөри башлый, үз-үзе белән сөйләшеп.) Нигәдер бу ошамый миӊа? Ник? Ник! (Почмакка килеп утыра, колакларын куллары белән томалап).
Иван Иванович белән  яшь тоткын бер-берсенә бераз карап утыралар да, Иван Иванович әкрен торып, күзләрен утырып торучы яшь тоткыннан алмыйча, артка атлап чыгып китә.  Яшь тоткын башын иеп урындкта утырып кала. Бераз уйланып утыргач, кире күтәренке кәеф ясарга теләп теманы бора.
Яшь тоткын. (урындыктан сикереп торып баса). Ләйләне үземнеке иттем. Бераз йөрешкәч өйләнештек. Туй әллә ни гөрләп үтмәде үтүен, тик күңелле булды … яраттым, ә ул мине яратты. Җаны тәне белән. Гайләбез матур иде, икәү генә булсак та. Юк, әлбәттә гел кочаклашып кына тормадык инде, төрле хәлләр булды, тик … мин бәхетле идем. 
Сул яктагы караӊгылыктан чыга Ләйлә-хуҗабикә, кулында я тастымал, я тәлинкәләр, бер-чыгып, бер кереп йөри, ә үзе тоткын белән сөйләшә.
Ләйлә. Җаным, ник кабат син? Башкалар юк мыни? Бәлки бармыйсыӊ бу юлы? Өйдә кал!  
Яшь тоткын. (кырыйга карап, әйткән сүзләрен теләмичә, үз-үзеннән гайрәте чыгып). Нәрсә сөйлисең син?! Ничек инде бармаска? Син кем хатыны икәнеңне оныттың мәллә? 
Ләйлә. Ә башкаларның хатыннары нәрсә ди микән? Минем кебек шулай ук утыралардыр инде яллар саен үзләре генә өйдә.  
Яшь тоткын. (сикереп тора психланып). Юк сиңа нәрсә ошамый? Мин кем өчен тырышам? Болай гына йөрим дип уйлыйсың мәллә? (кире утыра тынычланып). 
Бераз пауза. Ләйлә бер урында селкенмичә тора.
Ярар, гафу ит! Ну син дә инде, хаман баш миен ашыйсың. Миннән башка башкарып чыгыра алмыйлар аны…
Ләйлә. (бүлдереп, каты тонда). Әйе, син генә безнең шундый герой! Синнән башка булдырмыйлар!
Яшь тоткын. (сикереп тора, Ләйлә ягына атлап, муенын сузып). Юк син нәрсә?! Син нәрсә монда тавыш чыгарасың? Ничек шулай ахмак булырга мөмкин? 
Ләйлә. (шулай ук муен сузыла, иренә каршы килә.) Кем ахмак? Минме ахмак? Нигә соң ату ахмакка өйләндең?  Мин монда тол хатындай бер үзем кичләрен үткәрергә җыенмыйм! 
Яшь тоткын. (кычкыра). Ярар, әгәр минем хезмәтем ошамый икән, син «королевага» туры килми димәк шундый тормыш, саубул!
Ләйлә. О, бик яхшы! Куасыңмы? Рәхмәт! Түземлегең озакка җитте! 
Ләйлә баш иеп утыручы яшь тоткынга карап тора да, икенче якка борылып баса, мышкылдап җылый башлый. Яшь тоткын торып кызыу-кызу атлап килә хатыны янына, кулыннан тартып бора да кочаклап үбә. Үбешеп торганнан соң Ләйлә чыгып китә! Яшь тоткын кире капчыкка барып утыра. 
Карт тоткын. (бераз пауза алып, елмаебрак). 

Күзләр сүзләр урынына
Аӊлатырлар хисләрне,
Ялтыраган тамчы яшьләр
Ныграк буяр төсләрне.

«Ялгыш дөресне» төзәтеп
Ышандыр син үзеӊне!
Мәгънәсез исбатлауларда
Тыймам көйсез телемне.

Иӊ җайлысы бу көрәштә
Тибеп ишек ябырга,
Үзеӊә тиӊ «дошман» белән
Горур булып калырга.

Беренче кат булган булса
Алыр идем йөрәккә,
Тик ролемне яхшы беләм
Гайлә дигән сәхнәдә.

Булган «сугыш» тынып калыр, 
Кояш чыгар күкләрдә…
Күзләр, сүзләр кирәк булмас
Безнеӊ кайнар төннәрдә.
Караӊгылыктан «килеп керә» яшь тоткынныӊ дусты, яшьтәше. Шат йөзле, күтәренке кәефле егет. Дустын күрүгә тоткын сикереп тора, дусларча кул биреп күрешәләр, кочаклашалар. Уӊ якта карт тоткын ишкеккә якынрак килеп, колагын куеп «җентекләп» тыӊлый башлый. 
Дус. (урындыкка утырып). Ну брат, әзерме? 
Яшь тоткын. Әзер әлбәттә!
Дус. Ничек уйлыйсың, бу юлы килеп чыгар микән? 
Яшь тоткын. Озак йөрибез инде, ничек тә булса тотырга кирәк аны. 
Дус. Кара әле, мин нәрсә уйладым. Бәлки безгә аерылырга бу юлы? Икәүләп йөрү шик тудыра бит.
Яшь тоткын. (бераз уйланып, анан көлкегә күчереп). Юк брат, куркам мин… синең өчен куркам, (Көлеп.) балакаем. 
Дус. Нәрсә? Үзең өчен курык яме! Кем кем өчен курка әле монда. Ярый әйдә, урамда көтәм. Хэ,  курка ул! (Чыгып китә.)
Карт тоткын. (бераз пауза алып). Я, сөйлә инде! Кайларга бардыгыз дустың белән? 
Яшь тоткын җавап бирми. Сул яктагы караңгылыктан чыга Иван Иванович, үзе белән алган урындыкка утыра да, кулындагы кәгазьне укый башлый. Яшь тоткын да үзенеӊ урындыгына килеп утыра.
Иван Иванович. Мин аңлавымча сез үзегез теләп бардыгыз?! Кушкан боерык буенча түгел.
Яшь тоткын. Әйе! Үзем! Ул минем бурыч иде.
Иван Иванович. (кәгазьгә күрсәтеп). Ә, менә бу  дустыгыз, ул? Аның нинди катнашы бар?
Яшь тоткын. Аның… катнышы юк! Ул читтә торды. Без аерым идек. 
Иван Иванович. Ул сезне ташлап калдырды димәк …
Яшь тоткын. Юк. Без алдан сөйләштек шулай эшләргә. 
Иван Иванович. Сез аңа ачулымы?
Яшь тоткын җавап бирми.
Димәк бар ачуыгыз. Ярар, мин сезне интектермим. Сез хаман да шулай ук үзегезне жинаятьтә гаепле дип чутлыйсызмы?
Яшь тоткын. Әйе … мин кеше үтердем.
Иван Иванович. Моны берәр кеше исбатлый аламы? 
Җавап юк.
Димәк юк… ярар, без сезне кабат чакырырбыз (Чыгып китә). 
Яшь тоткын утырып кала.
Халык җыелган тавыш.  Сәхнә каршына чыга полковник полиции, формада, каршысында җыелучы (тамашачы) журанлистлар соравына җавап бирә. 
Полковник. Хәерле көннәр! Мин рәсми формада сезгә игълан итәм, нихаят безнең шәһәрдә озак вакыт азатлыкта йөргән җинәятче тотылды. Дөресрәге … ул бүтән юк. Халык хәзер тыныч йоклый ала. Куркынычлык башка янамый. 
Журналистлар тавышы. Иптәш полковник, нинди җаза булыр иде ул җинәятчегә? 
Полковник. Яшь егет булуга карамастан күп куркыныч эшләр майтарырга җитешкән кеше. Аның өстендә - бурлык, талау, хатын кыз мәсхәрләү.  Җитмәсә наркоман да булып чыкты. Бу юлы шулай ук үзе белән пистолет йөрткән, әгәр безнең батыр хезмәткәр үз вакытында ликвидировать итмәгән булса, кем белә, бәлки тагын башка кешеләр зыян күрерләр иде.  
Журналистлар тавышы. Иптәш полковник, ә сез хезмәткәрегезне дөрес эшләгән дип уйлыйсызмы? Бәлки ничек тә булса исән калдырып булган ул егетне? 
Полковник. (Каушап). Беренчедән «егет» дип… җинәятче наркоман дип атасагыз дөресрәк булыр, икенчедән, әйе, барсы да дөрес эшләнгән дип уйлыйм, закон буенча. … Гафу итегез, бу конференция тәмам! (Чыгып китә.)
Журналистлар тавышы. Иптәш полковник, тагын бер сорау, иптәш полковник. 

Тынлык.

Карт тоткын. Димәк син…
Яшь тоткын. Әйе, мин үз бурычымны үтәдем. Башкача булмады (Кычкыра.) Булмады, ишетәсеңме?! 
Карт тоткын. Үзең генә булгач әлбәттә сннең үзеңә каршы да шик тугандыр?!
Яшь тоткын. (усалланып). Караңгы булмаган булса башкача булыр иде… беләсеңме, килеп чыкты, кулында пистолет, миңа төзәде, ә мин … туп-туры… (Елмаебрак.) иң кызыгы тирда бик сирәк эләгәм, ә караңгы клуб артында ун балга аттым. 
Шау-шу тавыш ишетелә еракта, әкренләп якынлаша. Ир-атлар тавышы, бокаллар, рюмкалар чәкеншкән тавышлар, гитара, «ура, ура» дип шатланган тавышлар. Яшь тоткын камерасына килеп керәләр полковник (гражданкада) белән дус. Дусның кулында гитара. Кунакларны күргәч яшь тоткын елмаеп тора, каршы ала. 
Полковник. (көлә-көлә). Кая югалдың итпәш капитан? Кунакларыңны калдырма инде үзләрен генә.
Дус урындыкка утырып гитара кыллары таркалап утырган була. Арткы яктан керә әкрен генә Ләйлә. Оялып тора.
Дус. Иптәш полковник, гафу итегез төзәтүемә, тик ялгышасыз!
Полковник. (Дуска). Нәрсә? Нигә әле ул?
Дус. «Капитан» дип ялгышасыз!
Полковник. (тоткынны килеп җилкәсеннән кочаклап). Ә, әйе, чыннан да. Гафу! (Кулын кыса тоткынның.) Майор! Нихаять зур йолдызлы булдың син дә! Ә иң мөһиме беләсеңме нәрсәдә энекәш?
Яшь тоткын. Нәрсәдә иптәш полковник? 
Полковник. Иң мөһиме син аңа тулысынча лаек. 
Дус. Лаек булмыйча, бер ел бөтен отдел белән тота алмыйча йөрдек.
Полковник. (Ләйләгә). Ләйлә ханым, сезнең ирегез чын герой. Беләсезме ул ничә гомерләр коткарды?! Хэй. (Тоткынның җилкәсеннән кысып.) Мондыйлар булганда эш барачак. Менә күрерсез, озакламый зур йолдызларың артачак, әйтте диярсез. 
Дус. (шаярып). Сезнекеннән күбрәк булмас инде иптәш полковник. 
Полковник. Күпме, күп түгелме ансы икенче эш, (Тоткынга.) тик хәрберсе белән горурлан энем, хәрберсе өчен дә күкрәккә сугып «минеке» дип әйтерлек булсын. (Тоткынның аркасына суккалап чыгу юлына атлый, чыгып киткәндә Ләйләгә эндәшә.) Хуҗабикә арган ахры, әйдәгез куабыз бу «банданы», үзләре китмәсләр ахры. 
Полковнки Ләйлә белән чыгып китәләр. Тоткын моңсу гына басып тора. Дус гитарсын урындыкта калдырып килеп баса тоткын янына. Шау-шу тавыш тына.
Дус. Нәрсә турында уйлый безенең герой?
Яшь тоткын. Ярар җитте инде!

Пауза.

Дус. Кара әле! Ничек ул?
Яшь тоткын. Нәрсә ничек?
Дус. …Кешенең гомерен өзү?
Уң якта карт тоткын күзләрен шар ачып, авызларны кулы белән ябып  куркып куя.
Яшь тоткын. (Дуска карап тик тора, аннан дулкынланып). Аңламыйм мин сине! Ничек инде ничек? Мин бит үзем теләп эшләмәдем аны!
Карт тоткын. (тын тавыш белән). Менә кайда икән моның башы.  
Дус. (борылып китә). Юк ярар, ярар! Мин бит болай гына. Аңлыйм үзең теләп түгел икәнен…. (Яңадан килә, елмаебрак.) тик баребер, булырга тиеш бит инде ниндидә булса тойгылар. Эмоция. Менә син алдың да… бах! Кеше юк. Всё! Бар иде ул и юк. (Җавап булмагач тоткынның аркасына сугып) Ярар, башыңы катырма, күп сүз бук сүз. (Артка каранып, шыпырт кына.) Кара әле, әйдә саунага, теге юля сымак ә? Кызлар-мызлар анда. Бәйрәм бит! 
Яшь тоткын. (бер ноктага карап тора уйланып).  Юк рәхмәт!
Дус. Ну кара аны! (Чыгып китә.) 
Яшь тоткын капчыгына барып утыра. Керә Ләйлә кулында тәлинкәләр, чашаклар. Тоткынга карап тора да, бер сүзсез чыгып китә. 
Яшь тоткын. (Карт тоткынга). Менә шулай күрше. Яшисең, тырышасың, омтыласың нигәдер, ә аннары барсы да мөһим түгел икәнен аңлыйсың.  
Карт тоткын. Ә нәрсә мөһим соң синең өчен дустым? Хәзер аңладың мы? 
Яшь тоткын җавап бирмичә утыра да, елмаеп торып барып ала гитараны. Көй уйный башлый, шигри юлларны җырга салып. (Бераз җырлагач гитарага башка инструменталр да кушылалар). 
Яшь тоткын.
Сулаган һавамны, тойган ай нурын,
Калдыра аламмы, исемдә урын?
Күмелдем уйларның, тирән комына
Исән чыгып булмас, шул бу уеннан!

Кем синнән башка, 
аңлата башлар, 
бау озын ташлар, 
коткарыр күреп, 
ярдәм кул биреп, 
барсын да белеп, 
барсын да сизеп. 
Кем синнән башка?.

.. Кем? …Кем? … Кем?

Акыл томаланган, күзләр күрмиләр,
Янәшәмдә яткач, «бәгрем» димиләр
Кырау төште ахры, суынды йөрәк
Үзем аңлый алмам, ни миңа кирәк.

Кем синнән башка, 
аңлата башлар, 
бау озын ташлар, 
коткарыр күреп, 
ярдәм кул биреп, 
барсын да белеп, 
барсын да сизеп. 
Кем синнән башка?... Кем? …Кем? … Кем?
 
Яшь тоткын гитараны караңгылыкка качырып куя. Барып утыра капчыгына. Килеп керә өлкән яшьтәге хатын кыз - Ана. Моңсу  йөзле, арган, бетешкән кыяфәтле, күз кырыйлары  җылап караңгыланган. Сөйләшүе әкрен генә, «кайгы аша» чыга һәрбер сүзе. 
Ана. Гафу итегез! Мөмкинме? 

Карт тоткын үзенең ягында торып баса, стена янына якынрак килеп борчылып тыңлый. 
Яшь тоткын. (торып баса). Әйе, әлбәттә. Узыгыз!
Ана. (урындыкка килеп утыра, яшь тоткынга карамыйча сөйләшә, һәр җөмләсен пауза аша, уйлап). Мин сезне озак борчымам, соравым гына бар иде… тыңгылык бирми тораган сорау… нәрсә дип башларга да белмим. … Башта хәтта куандым да, ә аннары… Кайсыдыр адымда ялгышканмын мин. Кайчандыр дөрес түгел булган эшләнгән эшем. Кайчан? Беләсезме, сорадым, догалар укыдым «мине аннан азат ит» дип… гәзиз баламнан… ә хәзер… хәзер бит аның барлык эшләгән оятсызлыклары, мәсхәрләуләре түгел, ә кечкенә, сабый чагындагы «әнием» дип эндәшүләре искә төшә… Яраттык без аны, сөйкемле иде… әтисе сүкте бер юлы, үзенең сүнмәгән төпчеген кабып караганга… мин жәлләдем шунда, төнлә кочаклап яттым, ә ул балакаем «әнием гафу ит» дип иртәнгә кадәр җылады… хәзер юк, ул да юк, проблемалар да юк бернинди … (Торып баса.) Минем шуны гына беләсе килә иде… озак интекмәдеме ул? Тиз  булды мы үлеме? 
 Яшь тоткын. (пауза алып, башын аска игән көенчә, ишетер ишетелмәс кенә итеп).  … Тиз!
Ана. (бераз моңсу елмаебрак). Ярар … ярар. Рәхмәт! Рәхмәт сезгә! (әкрен генә чыгып китә.)

Пауза.

Яшь тоткын камераныӊ ерак почмагына барып баса. Ләйлә чыгып автобус көтә. Яшь тоткын әкрен генә килеп баса артыннан.
Яшь тоткын. (Ләйләгә). Гафу итегез? Сез кайсы авыл кызы?
Ләйлә. (ирен күреп ала, кире борылып төрттереп эндәшә). Ничек әле син бу вакытта эшеңдә түгел! Синсез нишлиләр микән?! Син геройсыз!
Яшь тоткын. (килеп арттан  кулларын җилкәсенә куеп). Ой нинди усал без! Ой ниди кырыс! Ярар инде бүселмә! Сорап киттем, газиз хатыным белән ял көннәрен үткәрәсем килә дип.
Ләйлә. (кул битен ачып өскә карап). Хмм, сәер, кар да яумый!
Яшь тоткын. (өскә карап). Нинди кар? Җәй бит! 
Ләйлә. Синең мондый сүзләреңнән соң кар явырга тиеш иде, хәтта кызыл кар! 
Берберсенә карап торалар да, елмаешып кочаклашалар. Ләйлә елмая-елмая чыгып китә. Яшь тоткын шат йөз белән карап кала Ләйләгә. 
Карт тоткын. (шатланып). Менә бит! хәзер яшәргә генә кирәк инде. Барсы да яхшы бит! 
Яшь тоткын. (күршесенә, елмаеп). Әйе, хәзер яшәргә генә кирәк иде. Дөрес! (Елмаюы югала, туктап кала.) Тик без җаваплар эзли башладык, дөресрәге мин.
Карт тоткын. Нинди җавап тагын? Нинди сорауга?
Яшь тоткын тезләренә җыгыла.
Ләйлә. (кереп кычкыра яшь тоткынга, кергәндә буш шешә бутылкаларына абына). Нигә? Нигә? Нәрсә җитми? 
Яшь тоткын борылып стенага башы белән төртелә. Ләйлә шулчакны бутылкаларны җыя башлый, кулларына сыймыйлар, төшәләр, кабат-кабат күтәрә.
Нигә? Әйт әле? Ни өчен мине алай рәнҗетәсеӊ? Нинди гаебем бар минем синеӊ каршыңда?
Яшь тоткын җавап бирми, хаман шулай ук стенага башын терәп тора. Ләйлә бутылкалар тотып чыгып китә. 
Яшь тоткын. Күрше?
Карт тоткын. Әү, монда мин.
Яшь тоткын. Синең ялгыз булганың бармы?
Карт тоткын. (уйланып, нәрсә әйтергә аңламыйча утыра). … Бар инде … кай вакыт. Хәзер генә ул иң теләгәнем бер генә булса да аралашучы. Менә син! Нинди бәхет. Белсәң иде ничек чыкмавыңны телим.
Яшь тоткын.(көлебрәк). Юк син мине аңламадың, берүзең калып ялгыз булу түгел, ә кешеләр арасында, шәһәр уртасында яп-ялгыз булу. Үзеңдә тирәндә ялгыз булу.  Әй күрше… (уйга бата). Көндезен кызык түгел, шау-шу, ыгы-зыгы. Төнге шәһәр, якты утлары белән, син берүзең, ә төнге шәһәр…

Төнге шәһәр бушап калган
Урамнары киңәеп,
Халык арып төшкә талган
Таш диңгездә сирәеп.

Бушлыкның якты утлары,
Туңган йөрәк  жылытыр.
Көндезге кылган хатаны,
Тыныч башка уйлатыр.

Минем кебек «төпсез шешә»
Бик еш йөзә эзләнеп,
Гафу сорап якты төннән
Оялмыйча тезләнеп.

Үз-үзенә антлар итеп,
Соңгылатып ялгышын.
Озак аккан тәүлек чорның
Тәмен тоя ялгызын.

Төнге шәһәр көтеп ала
Мине, тугры иптәшен,
Суларында бик еш агам
Еш ялгышам күрәсең.

Карт тоткын торып баса шигри юлларны ишеткәч, уйлана, борчыла, нәрсәдер искә төшерә. Аннан «кире кайтып» күршесен сүгә башлый.
Карт тоткын. Эх күрше! Нәрсә җитмәде сиӊа? 
Яшь тоткын. (уйланып, җилкәләрен кысып). Җавап!
Карт тоткын. Нинди җавап тагын? Барсы да яхшы иде бит.
Яшь тоткын. (кызып китеп камера буйлап йөри башлый). Менә син ни өчен яшисеӊ? Бүгенге көндә нәрсә дип син яшисеӊ?
Карт тоткын. Мин. Мин … шагыйрь! (Капчык астыннан карап.) Тапсам иде шул кәгазь битләрен. 
Яшь тоткын. Шагыйрь! Кем сине шагыйрь дип тапты? Син бит шигырьләреӊе бер кемгә дә укып та күрсәтмәдеӊ?
Карт тоткын. Ничек инде, ә син? Сиӊа бит укыйм. Шуӊа бит шатланам да инде күрше. Син чыгам дисеӊ озакламый, башкаларга сөйләрсеӊ?
Яшь тоткын. Кемгә кирәк синеӊ ул шигырьләреӊ? Әйт әле! Ни файда алардан? Менә мин дә җавап эзли башладым … кем мин? Нишләргә миңа? Нишләргә тиеш мин? …
Карт тоткын җавап бирми, идәндә, стенага сөялеп утыра. Сул якта яшь тоткын шулай ук идәнгә утыра. Тынлык.
Карт тоткын. Алар минем үземә кирәк. Яшәр өчен. 
Яшь тоткын. Менә миңа да кирәк иде шул сорауларга җаваплар. Яшәр өчен.
Карт тоткын. (торып баса). Күрше, әйдә шигырь язабыз?! Икәүләп. Әйдә. Менә хәзер үк. (Эзләнә башлый). Эх юк бит бер кәгазь кисәге дә. Син эзлә эле үзеӊдә. 
Сул якта яшь тоткын да эзләнә башлый.
Вот инде ә, аӊлый алмыйм. (Капчыкка күрсәтеп.) Шушында иде алар. Әллә бичура килеп чыкты инде?! Минем белән уйный. 
Яшь тоткын. Әйдә тегеннән сорап карыйм?
Карт тоткын. Кемнән?
Яшь тоткын. Әнә теге эттән.
Карт тоткын. (куркып камера почмагына посып утыра.) Юк, юк! Берүк сорама! Сорый күрмә күрше! Юк, юк!
Яшь тоткын. Ярар курыкма! (Ишегнә сугып төрмә эшчесен кычкырып чакыра башлый.) Эй, эй.  Иптәш начальник… 
Карт тоткын. (әкрен тавыш белән, колакларын куллары белән томалап утырган җиреннә атына башлый). Юк, ююююк, зинһар! Кирәкми! 
Яшь тоткын. (кычкыра.) Командир! Кер әле! Йомыш бар иде. 
Ишектән атылып төрмә эшчесе керә. Күзләре акайган, авызында нидер чәйни, кызу-кызу хәрәкәтләр белән ача ишекләрне, кереп баса яшь тоткын камерасына. Яшь тоткын башта куркып куя, аннан елмая. Шул чакны уӊ якта  карт тоткын кулларын колаклардан алып куркып кына тыӊлап утыра. 
Төрмә эшчесе. (муенын сузып, җилкәләрен җәеп әкрен генә атлый башлый тоткын янына). Ты чё? Совсем что-ли? Онытылып киттеӊ мәллә?
Яшь тоткын. (артка чигенеп.) Командир, гафу инде! Берәр кәгазь бите булмас микән. Язасы нәрсә бар иде.
Төрмә эшчесе. (катып кала, тоткынга акайган күзләре белән карап тора, кинәт көлеп җибәрә). Кәгазь? Язырга? Нәрсә язырга?
Яшь тоткын. Бар иде инде. Бер кечкенә генә кәгазь кисәге булса, бик рәхмәтле булыр идем. 
Төрмә эшчесе. (җүләр карау белән карап торган җиреннән кызу гына чыгып китә дә, шулай ук кызу кереп, яшь тоткынныӊ идәненә туалет кәгазе ыргыта). Мә, яз! (Мыскыл итеп кычкырып көлә-көлә чыгып китә камерадан, ишекләрен япаканда шыпырт кына ишеккә якынрак килеп.) Саубуллашмыйм, көт мине! (Кабат кычкырап көлеп чыгып китә).
 Яшь тоткын. (бераз пауза алгач, сулап куеп, идәндәге кәгазьне алып, шатланып карт тоткынга эндәшә). Абзый, булды бит менә. Ап-ак кәгазь битләре түгел дә инде, тик ярар дип уйлыйм.  
Карт тоткын. Кирәкми алай күрше! Әле ул киләчәк тагын. 
Яшь тоткын. Курыкма! Без бит тоже бармак белән ясалган түгел… (Аӊлап алып.) Эх, вот шайтан алгыры. 
Карт тоткын. Нәрсә, нәрсә булды?
Яшь тоткын. (елмаебрак). Нәрсә белән язырга соӊ? Кәгазе бар, ә язырга? … Хә тагын чакырам, бирсен берәр карандаш (Ишек янына килеп шакымакчы була). 
Карт тоткын. (кычыкырп). Юк! Зинһар. Чакырма! Үтенәм!
Яшь тоткын. Шулай дисеӊме?! Күзләре бигрәк акайган иде шул.
Карт тоткын. Чакырма! Мин беләм җаен.
Яшь тоткын. Охо! Ну давай, аӊлат! 
Карт тоткын. Кара әле тимер тәлинкәӊе, кырыйларында булырга тиешь берәр чыгып торган очлы китеге. 
Яшь тоткын. (тәлинкәсен карый башлый). Да, бар шул китек. Шуннан?
Карт тоткын. (үзенеӊ чорналган бармагына карап куеп). Тиш берәр бармагыӊы шул китеккә.
Яшь тоткын. (аӊламыйча). Бармакны? … Тишергә?
Карт тоткын. Әйе.
Яшь тоткын. (көлеп куеп). Аннары нәрсә?
Карт тоткын. Аннары берәр шырпы таягы табып, бармак каныӊа манып язасыӊ.
Яшь тоткын. (башын чайкый-чайкый, утырган җиреннән шырпы табып, бармагын тишеп ала). Булды күрше, әзер. Әйдә язабыз!
Язалар, шунда ук укып барып.
Карт тоткын. 
Җавапны кайдан эзләргә?
Җавапсыз мөмкин түгел!
Кызарып беткән күзләргә
Ялган шәүләләр күреп,
Кайдан тынычлык табырга,
Дөрес икәнен белеп?

Яшь тоткын. 
Жиңел ысулга алданып
Шешә төбенә төшеп, 
Як-якка куркып каранып
Ләззәт бетәсен белеп.
Кемнәр ябырлар сорауны,
            Чыккан күкрәкне тишеп?

Карт тоткын. 
Кайсыбыз безнең чынбарлык?
Кайсыбыз ялган, хәтер?
Ахыр чиге моның бармы?
Аңлагач кына бетер?!
Минем хыялый дуслык,
Чәнчеп йөрәккә керер.

Яшь тоткын.          

Арган җилкәләрне кагып
Озат син тагын бер көн!
Озат гомер мизгелләрен!
Кайчак җыла, кайчак көл!
Үкенмичә язмышларга,
Борылмыйча ялгышларга,
Һава җыеп сулый бел!

Тынлык. Иван Иванович керә, урындык белән. Яшь тоткын үзенеӊ урындыгына килеп утыра. 
Иван Иванович. Гафу итегез! Без бернидә эшли алмыйбыз. 
Яшь тоткын. Ничек инде? 
Иван Иванович. Менә шулай! 
Яшь тоткын. Юк, юк! Алай булырга мөмкин түгел. Сез мине утыртырга тиешсез. Ишетәсезме? Төрмәгә утыртырга.
Иван Иванович. (торып баса, кычкыра). Нәрсә өчен? Әйтегез! Нәрсә өчен?
Яшь тоткын. Кеше үтердем дим! Ничә тапкыр кабатларга?
Иван Иванович. (дулый, тегендә монда йөри). Юк, юк, төрмәгә түгел, без сезне болай булгач психушкага ябабыз! Аӊладыгызмы?! Психбольницага. Без сездән гарык инде, сез (Муенна күрсәтеп.) менә монда утырасыз, менә монда. (Чыгып китә.) 
Телефон гудогы тавышы (чакыру). Трубканы алалар.
Ләйлә тавышы. Алло, исәнмесез. Бу Ләйлә иде, мин сезгә бүген ирмене алып килдем. Ничек ул, ничек хәлләре? Нәрсә дип әйтәсез?
Табиб тавыш. Әйе исәнмесез Ләйлә ханым, ирегез … әле алай төгәл диагноз куеп булмый, күзәтергә кирәк, тик… дәваланмыйча булмас. Ничек дип аңлатырга да белмим гади тел белән… ул үз-үзенә ниндидер максатлар куя, үз-үзен чикләндерә тормыштан, могаен кичергән психологик тәсир аркасындадыр. 
Ләйлә тавышы. Хәзер нишләргә соң инде? Ничек яшәргә?
Табиб тавыш. Хәзер… тынычыланырга. Кире нормаль хәлгә кайтырга сезнең ярдәмегез, таянчыгыз кирәк булачак… Барсы да яхшы булыр Ләйлә ханым. Борчылмагыз! 
Телефон куйган тавыш.
Яшь тоткын кулларын, үз-үзен кочаклап кыса (писхбольница күлмәген кигән сымак), бүлмә почмагына килеп баса. Күзләре бер ноктага төбәлгән. 
Карт тоткын. Димәк башыӊ киткән күрше? 
Яшь тоткын.  (күршесенә елмаебарк). Башыӊ китсә, аны син үзеӊ белмисеӊ инде. Сиӊа аны башкалар әйтә. 
Карт тоткын. Әйттеләрме соӊ?
Яшь тоткын. («әйе» дип башын чайкап). Әйттеләр! Тынычландырдылар. 
Сул яктан керә Ләйлә. Кулында сумка (яшь тоткын янына больницага кунакка килгә). Яшь тоткын белән бер-берсенә карап торалар. 
Ләйлә. Барсы да яхшы булачак. Бераз түзик кенә. 
Яшь тоткын хаман үз-үзен кочаклаган позада бер ноктага төбәлеп тора. Ләйлә әкрен генә чыгу ягына бара да туктап кала, тоткынга күрсәтмичә генә корсагын тота ике кулы белән, тоткан корсагына карый, анна кабат корсагын тоткан көенчә башын гына борып тоткынга карап ала. Чыгып китә. 
Яшь тоткын кулларын җибәреп әрен генә капчыгы өстенә килеп утыра.  
Яшь тоткын.(күршесенә). Авыр булды анда. Ышандыралар «син хак түгел» икәненә. 
Карт тоткын. Шуныӊ белән бетте димәк?
Яшь тоткын.(көлә). Бетсә бит мин монда булмас идем хәзер. 
Карт тоткын. Нәрсә эшләдеӊ инде тагын?
Килеп керә Иван Иванович. Үзенеӊ урындыгы белән, кулында тәмәке. Яшь тоткын да килеп утыра.
Иван Иванович. Озак күрешмәдек. (Көлеп.) Сагыннырга да җитештем бугай. Я, сөйләгез! Ничек хәлләрегез? Нинди уй фикерләр белән килдегез инде хәзер?
Яшь тоткын.(көлә). Хәлләр әйбәт! Нәрсә сөйләргә?
Иван Иванович. Уй фикерләрегез үзгәрмәдеме дип соравым?
Яшь тоткын.(көлә). Үзгәрергә тиеш иде мени?
Иван Иванович. (көлә). Әйе, шулай булуын көтәм. Без барыбыз да көтәбез. 
Яшь тоткын.(көлә). Мин хәзер беләм ничек миӊа төрмәгә утырырга. 
Иван Иванович. (көлүеннән туктый). Ничек ниде? Сез хаман … димәк … 
Яшь тоткын.(көлмичә, басым белән). Әйе, мин кеше үтердем, сез беләсез аныӊ турында, барыгыз да беләсез. Тик берегез дә берни эшли алмый.  Мин җинаять кылдым, утырырга тиешмен, утырып чыккач кына тынычланам.  
Бер-берсенә сүзсез карап торалар.
Иван Иванович. Кызганыч, тик баребер без сезне утырта алмыйбыз. 
Яшь тоткын.(көлә). Шуӊа күрә әйтәм бит инде, мин беләм ничек төрмәгә утырырга икәнен, уйларга вакытым күп булды психушкада. Рәхмәт ансы өчен. 
Иван Иванович. Ә шулай мыни?! Я, ничек инде ул?
Яшь тоткын.(сикереп торып Иван Ивановичка китереп суга, тегесе ава идәнгә. Яшь тоткын Иван Ивановичныӊ өстенә менеп утыра да кабат-кабат йодырыгы белән «изә» башлый). Менә шушылай. … Нигә? Нигә мине утырта алмыйсыз? Нигә? (Хаман суга.) Нәрсә кирәк? Нәр..сә ки..рәк? (Сугып аргач авыр сулый-сулый төшә Иван Ивановичныӊ өстеннән һәм шуыша-шуыша барып утыра капчыгына).

Тынлык. Иван Иванович торып утыра. Канга баткан йөзен тоткалый. Караӊгылыктан чыга Ләйлә,  яшь тоткын белән  Иван Ивановичны күреп, күз яшьләрен сөртә-сөртә кереп китә. 

Иван Иванович. Хатыныӊ турында уйласаӊ иде син. Күпме кешенеӊ башын катырып яшисеӊ! … Кем сине утыртсын?! Кем? Әйе үтергәнеӊ! Шуннан. (Торып баса.) Син бит ул кешене … хезмәтеңдә үтергәнеӊ! На службе! Наркоман җинаятьчене! Сиңа пистолет төзәгән наркоманны! Син аны үтерегә тиеш идең идиот! Сиӊа рәхмәт әйтергә тиешләр, ә төрмәгә ябырга түгел. Алай булгач әйдә бар мразьларне дә исән калдырырга тырышыйк. Әйдә сугышта да нацисларга атмыйк. 
 Яшь тоткын. … КЕШЕ үтердем мин. 
Иван Иванович. Әй! (Кул селтәп чыгып китә.)

Тынлык. Карт тоткын торып алгарак килә (сәхнә ягына).

Карт тоткын. Эх күрше күрше! Майтарганыӊ икән хәлләр. 
Караңгылана.
Күрше!
Яшь тоткын.Әү!
Карт тоткын. Караңгы төшә! Мин якты йолдызны көтәм яме?!
Яшь тоткын. (куркып куя). Төшә икән шул. 
Карт тоткын. Син курыкма күрше! Курыкма!
Кинәт коридор ишегенеӊ йозаклары ачылган тавыш килә. Тоткыннар икесе дә куркып куялар. Ишектән төрмә эшчесе килеп керә. Кулында дубинка. Карт тоткын курка-курка, колакларын ябып кереп кача караӊгылыкка. Яшь тоткын торып баса. 
Яшь тоткын.(төрмә эшчесенә).  Командир! Нәрсә булды командир? 
Төрмә эшчесе килеп керүгә дубинка белән берне «биреп» ала  тоткынга, тегесе идәнгә ава. 
Төрмә эшчесе. (тоткын гәүдәсе өстенә басы, башын иеп). Мин сиӊа әйттемме киләм дип?! Әйттемме? (Аягы белән тибә башлый тоткынны.) Нәрсә?! Күпме тагын монда ятырга уйлыйсыӊ? Монда синнән башка да урын җитми! (Тибә, коридорга чыгып утны сүендерә)
Шәүләләре генә күренә. Төрмә эшчесе кабат кереп дубинка белән суга-суга кыйный тоткынны. Кыйнап аргач чыгып китә, тоткын селкенмичә ятып кала. Карт тоткынның тавышы шигырь укый. 

Карт тоткын.     Сүндермәгез утны зинһар,
Караңгылык басмасын!
Үпкәләрем рәхәт сулар,
Тойсам бер шәм яктысын.

Сүндермәгез өметемнең
Соңгы кызыл күмерен!
Куркып яшим алдан белеп
«Читлектә» мин үлермен.

Якын тирә болытларда
Күкләр күкрәп кычкыра.
Явыз, усал тавыш белән
Кайгы җирдә тутыра.

Елмаюым онытылган
Хәсрәт тулган йөрәккә,
Баш күтәрми җирдә ятам
Ышанмыйча сүзләргә.

Өстән карап тора барлап
Барыгызны да «күзләр».
«Азатлык» дип атаганнар
Горур сүз хәзер үләр.

Биекләрдә уйлаганча
Атлыйк һәр адымнарны,
Каршы килмичә тауларга
Бөгик тал муеннарны.

Янган, шингән кыюлыкны
Орлык булып калдырыйк!
Төшкән башка газапларны
Вакыт белән салдырыйк.

Түзик бераз моңаймыйча
Дәртне төшермик төпкә…
Ә хәзергә, йоклар алдан
Зинһар утны сүндермә!

Ут әкрен генә сүнә. 
Пәрдә.
 

Икенче пәрдә 
«Ант».

Караңгылык. Йөгереп барган авыр, тирән сулау тавышы. 

Яшь тоткын тавышы. (сулап). Тукта! Тукта, атам ату!
Йөгүредән туктыйлар. Сулау әкренәя. Кинәт пистолет курогын «тарталар».
Егет тавышы. Нәрсә! Көтмәдеңме? Әйдә, ат! Я мин, я син атасың.
Яшь тоткын тавышы. Брат тукта зинһар! Син мине мәҗбүр итәсең…
Егет тавышы. Мәҗбүр итсәм ат әйдә! Ат! Миңа баребер. Миңа бу дөньяда урын калмады. Чердем. Хәзер сиңа атмасам башка бүтәннең башына салып куячакмын пуля. (Кычкыра.) Ат! Ат дим. Ат!...
Ут яна.
Уң якта карт тоткын почмакта посып утыра. Сул яктагы камерада яшь тоткын урындыкта, каршысында Иван Иванович. 
Иван Иванович. Күпме кешенеӊ башын катырып яшисеӊ! … Кем сине утыртсын?! Кем? Әйе үтергәнеӊ! Син бит наркоман җинәятчене … эй. … Нигә син безне интектерәсең?
Яшь тоткын. (Иван Ивановичка карамыйча). Аермасы бар мыни аның, наркоман белән башка кешенең?
Иван Иванович. Ничек инде булмасын?! Наркоманнарны, җинаятьчеләрне, дошман нацистларны гади нормаль кешеләр белән бер рәткә куйма инде!
Яшь тоткын. Шулаен шулайдыр, тик аермасы нәрсәдә? Баребер кеше үтерәсең бит. Хайван түгел, әдәм баласын үтерәсең. Кемнеңдер гомерен өзәсең...
Иван Иванович. Өзмәсәң бит ул синекен өзәр иде... әйдәгез бераз тынычланыйк әле! Бу бәхәс бит кирәкле нәтиҗәгә китермиячәк. Бәлки тагын бераз лечения үтеп алырсыз? Сезгә дә, безгә дә, барыбызга да файдасы булыр. Барлык моңарчы сөйләгәннәрне, барлык эшләгән ялгышларны онытып, ә ?
Карт тоткын. Дөрес эш әйтә бит күрше. Кайлардан килде сиңа андый уйлар? Син бит гел зрәгә үзеңне тереләй күмәсең.
Яшь тоткын.(Карт тоткынга). Мин ни бары дөреслек телим. Мин гаепле, шуны беләм һәм кирәклечә шул гонахымны йолырга тиеш.
Карт тоткын. Нинди гонах инде ул күрше?! Гонах мыни ул?!
Иван Иванович. (Яшь тоткынга). Ярый. Мин ышанам, сез дөрес нәтиҗәләргә киләчәксез. (Торып китмәкче була.) Хатыныгыз турында уйлагыз зинһар. Аңа бит алда яшәргә кирәк. (Чыгып китә.)
Яшь тоткын. (Күршесенә). Менә синең газапларың юк. Яшисең шунда үзеңчә. Теләгәнчә. Истә түгел дисең берәйбердә, беркемдә. Миңа да шулай яшәргә иде ә!
Карт тоткын. Әйе, бәлки син хактадыр. Миңа иң мөһиме комачауламасыннар гына. Вакыт-вакыт синең кебек күршеләр килеп, кызык тормыш хикәяләрен сөйләсәләр, төннәрен якты йолдызым балкып торса,  хей, мин нинди бәхетле булыр идем… юк шул. Ярый син килдең менә.
Яшь тоткын. Син бит хәтерләмисең?! Бәлки булгандыр сиңа килүчеләр?
Карт тоткын.(Уйланып утыргач). Әйе ... бар иде шул берәү. Тик ул сөйләми, ә сорый гына.
Яшь тоткын. (Көлеп). Да малай! Андыйлар сиңа туры килми. Сөйләмичә сорап утыручылар.
Карт тоткын. Шулай шул!
Яшь тоткын.  Я, әйт инде! Кем, ниндирәк кеше?
Карт тоткын. (Авыр сулап куеп). Бер кыз ул ...
Яшь тоткын.Кыыыз?! Менә сиңа мә. Кыз булса бит, сораганына да түзәргә була.
Карт тоткын. Юкла, яшь бит ул. Сабый... журналист имеш.
Уң яктагы караңылыктан чыга өстәл, ике ягына урындыклар беркетелгән, өстәл уртасында пыяла пәрдә (төрмәдәге переговорлар өстәле). Өстәлнең ике ягында телефон трубкалары. Уң яктан өстәл урындыгына килеп утыра кыз, 22 яшьләрдә. Кыз бераз каушый. Үзенең трубкасын алып көтеп утыра.
Карт тоткын. (Үз ягындагы өстәл урындыгына килеп утыра. Яшь тоткынга). Ошамады ул миңа башта. Әллә каян килеп чыкты. Син бит беләсең минем көндәлек планнарымны бозгач минем кәефем төшкәнне!
Яшь тоткын. Беләм инде беләм.
Карт тоткын. (яшь тоткынга). Шул-шул! Менә ул да тыныч тормышны бозып йөрүче булды. (Трубканы күтәрә).
Журналист. (трубкага). Исәнмесез! Сез мине гафу итегез инде комачауласам! Мин журналист. Рөхсәт алып кердем монда.
Карт тоткын. Кемнең рөхсәтен алдың?
Журналист. (нәрсә әйтергә белмичә утыра). Рөх ... сәт ...не. Мин ...
Карт тоткын. (дорфа гына). Нәрсә кирәк?
Яшь тоткын. Миннән көлгән була тагын. Син бит үзең "мистер вежливость" икән.
Карт тоткын.  (трубкага). Минем вакытым юк.
Яшь тоткын башын чайкап көлеп утыра.
Журналист. Әйе, әйе. Мин аңлыйм.
Карт тоткын.  Аңласаң тизрәк сөйлә, нәрсә кирәк?
Журналист. Берничә сорау бар иде сезгә. Сезнең турда бик кызыклы материал җыерга була. Сез белгәнемчә, бер үзегез, бер бүлмәдә күп еллар тоткынлыкта яшисез?!
Карт тоткын. Шуннан?
Журналист. Миңа бик кызык сезнең тойган хисләрегез, көнкүреш планнарыгыз, гомумән нәрсә дип яшәүегез? Нәрсә турында ... бәлки кемнеңдер турында да булса уйлап яшисездер?
Карт тоткын. … (Трубкасын төшереп, башын кырыйга борып җавап бирмичә утыра.)
Яшь тоткын.  Әйт инде! Кем турында уйлыйсың? Миңа да кызык.
Карт тоткын. (трубкага). Син зрәгә вакыт уздырып йөрисең. Мин сиңа теләсә нәрсәләр сөйләргә җыенмыйм. Саубул! (Трубкасын ыргытып капчыгына барып утыра.)
Өстәл журналист кыз белән караңгылыкка кереп югала. Журналист трубкасын тоткан килеш утырып кала.
Яшь тоткын.  Ай хай тупас икән син!
Карт тоткын. (Кызып китеп). Нигә әле ул?
Яшь тоткын. Ничек инде «нигә»? Килгән сиңа яшь чибәр кыз, сораштыра. Ну сөйлә! Әйт шуңа берәр сүз!
Карт тоткын. (Кычкырып). Нәрсә? Нәрсә сөйлим соң? Белмим бит, хәтерләмим бернидә. Бозып йөрмәсен монда тынычлыкны.
Тынлыкта утыралар.
Яшь тоткын. Килмәдеме бүтән?
Карт тоткын.  ... Килде.
Яшь тоткын. (авыр сулап куеп). Димәк сиңа тагын бер мөмкинлек биргәннәр. Миңа да бирелгән иде мөмкинлекләр. Мин аларны берсе артынан берсен кулланмадым гына.
Сул яктан чыга Ләйлә, күзләре яшьләнгән өстендә «моңсу» күлмәк. Ләйлә килеп идәндә утыручы яшь тоткын янына тезәнлекли, тоткынның кулларын тота.
Ләйлә. Җаным! Әйдә тагын бер кат тырышып карыйк?! Без җиңәчәкбез бу кайгыны, мин беләм. Туктамаска кирәк. Яшәргә кирәк бит, аңлыйсыңмы? Миңа да, сиңа да, безгә яшәргә кирәк. Без бергә җиңәбез моны.
Ләйлә белән Яшь тоткын бер-берсенең күзләренә карап торалар. Тоткын идәнгә тезәнлекләгән Ләйләне калдырып торып баса, бераз читкә китеп, пауза алып шигырь юллары белән Ләйләгә эндәшә.
Яшь тоткын.                    

Минем сүзләремдә
Дөреслек булмас.
Йөрәк түрләремдә
Кешелек калмас.
Күптән күргәнемдә
Яшәрмен хаман,
Бутап йөзләреңдә
Танырмын дошман.

Минем хисләремдә
Исәр салкын җил,
Белгән кагыйдәләр,
Бөтен дөнья – тир.
Эшләрне хәл итте
Кулда автомат,
Әгәр белми калсаң -
«Уйламыйча ат».
Минем баш очымда
Очты козгыннар,
Үләксә булганчы
Актылар каннар.
Мигә сеңдерелде
Куелган максат.
Барсы тәмам, бетте…
Тик мин түгел шат!

Минем хыялларым -
Кайтырга кире,
Булган тормышымда
Яшәргә иде.
Күпне белмичә
Күрмичә күпне,
Тоярга өстә
Чип-чиста күкне.

Ләйлә торып бер сүзсез чыгып китә. Яшь тоткын кире урынына килеп утыра.
Карт тоткын. Кара әле, син үзең дә рифмалаштырырга яратасың икән бит.
Яшь тоткын. Синнән йога бугай.
Карт тоткын. (елмаеп, кулы белән стена сыпыр). Әйе, бу стеналар шундый, могҗизалы. Теләсә кемнән шагыйрь ясыйлар. (Торып басып.) Кара әле күрше! Әйдә кал монда?! Бергәләшеп яшибез?! Күңелле бит. Син, мин һәм шигырьләребез. Комачауламаслар бер кем дә.
Яшь тоткын. Әй абзый, теләр идем дә бит мин шуны, тик юк. Әйткәнемчә озакка түгел мин монда.
Карт тоткын. Шулай шул. Эх!
Яшь тоткын.Син үзең дә чыгарсың әле. Менә күрерсең. Чакырып яткан буласың монда.
Карт тоткын. (утырып, уйланып). Юк. Минем өчен кайгырма. Мин монда калам. Чыгасы булсам чыгар идем инде әллә кайчан.
Яшь тоткын. Нәрсәгә соң сине шулай озакка утырттылар? Син точно берәр куркыныч маньяк.
Карт тоткын. (кычкырып көлеп). Маньяк-шагыйрь!
Яшь тоткын. (Кушылып көлә). Әйе әйе! Шигырьләр сөйләп интектереп үтерә торган.

Икеседә рәхәтләнеп көләләр. Аннары әкренләп тынычланып тынлыкта утыралар. Уң яктагы караңгылыктан өстәл чыга, урындыкта утыра журналист кыз, кулында трубка тотып сөйләшергә әзер булып, карт тоткынның килгәнен көтеп. Карт тоткын теләмичә генә торып килә. Трубканы ала.

Журналист. Бик зур рәхмәт минем белән тагын бер кат күрешергә ризалашканыгыз өчен. Теге юлы сөйләшеп булмады җүнләп. Бүген зинһар кумагыз!
Карт тоткын берсүз дә әйтимичә утыра.
Ярар. Мин башлыйм... сезне берәрсе көтәме азатлыкта?
Җавап юк.
Сезнең хатыныгыз, балаларыгыз бармы?
Җавап юк.
Димәк юк! Ярар, аңлашылды. Сез бүгенге көндә нәрсә эшләр идегез шушы стеналардан чыгырга мөмкинлек булса?
Карт тоткын. (бераз журналистны көттереп утыргач). Кире керер идем!
Журналист. (җавап булганга аптырап калып). Ничек инде? Димәк сезнең чыгасыгыз килми?
Карт тоткын. Юк!
Журналист. Нигә?
Карт тоткын. Нәрсә калган миңа анда?
Журналист. (аңламыйча). Анда бит ... тормыш. Анда җәмгыять. Кешеләр. Табигать.
Карт тоткын. (усал тонда). Нинди тормыш? Интегеп әҗәткә яши торганмы? Нинди кешеләр? Бер-берсен "ашый" торган, бер-берсен сөйми торганмы? Бер-берсен сугышларда үтерүче, "акыллы" җәмгыятьме? Үзенең соңгы чиста көннәрен яшәп ятучы бозылган табигатьне әйтүеңме? ...
Журналист авызын ачып әйтер сүзен әйтә алмыйча утыра.
Юк! Рәхмәт.  Мин монда калам!

Тынлык.

Журналист. Әйе ... сез дөрес әйтәсез ... тик тышта начар яклар гына түгел бит. Анда һәр кешегә дә бертөрле нурларын сибә торган, өмет бирүче кояш яктысы бар. Анда яшәү ямен кертүче сөйгән ярлар бар, ... анда бездән соң килүче балар өчен яшәргә кирәк.
Карт тоткын. (Көлеп). Алай булгач миңа  берсүссез шушында ятырга кирәк инде.
Журналист. Ник?
Карт тоткын. Чөнки минем сөйгән ярым да, балаларым да юк ... ә кояш эссесен минем җенем сөйми. (Кычкырып усал көлеп трубканы атып торып китә, барып утыра капчыгына.)
Журналист кызның өстәле караңгылыкка әкрен генә кереп китә. Журналист җылап, күз яшьләрен сөртеп утырып кала. Тынлык.
Яшь тоткын. Өйләнешкәч тә икәү бергә су буена төштек ял итергә, куна. Җәйнең җылы көннәре иде.
Сул яктан Ләйлә чыга, шат күңелле, җәйге җиңел күлмәктә, кулындага пледны идәнгә җәеп утыра. Су чылтырап аккан тавыш килә. Таллыкта кошлар сайрый. Яшь тоткын торып әрен генә килеп утыра Ләйлә янына.
(Күршесенә). Әле ул вакытта бернинди борчулар да юк, без икәү, яшь гашыйклар, жәйге кичтән ләззәт алып утырабыз. Шулчакны мин аңа чын чынлап «яратам» дип эндәштем.
Карт тоткын. Шул гомергә кадәр әйтмәдең мени яратам дип?
Яшь тоткын. Әйттем. Тик шул мизгелдә чынлап әйткәнемне аңладым. ... җүләр гашыйк булу хисләре инде үткән иде, бергә яшәргә дә җитештек. Җәйнең бер көнендә алып кайтты ул мине туган авылына.
Сандугач сайрый таллыкта.
Ләйлә. (хисләнеп). Шушы инеш буенда үтте балачак. Малайлар белән балык тотып таш астыннан, үрдәк эзләп тал арасыннан. Хәзер менә синең белән сандугачның кичке җырын тыңлап утырабыз. (Тоткынның куенына кереп кысыла.)
Яшь тоткын. (күршесенә). Шулхәтле рәхәт чак күрше. Бәхетле чак. Шул минутта аңладым, иң якын кешем минем кочагымда икәнен... ятим булып үстем бит мин. Казан детдомы баласы. Тик менә шул су буенда үземне беренче тапкыр гайләле, чып-чын гайләле кеше булганымны аңладым. Ул һәм мин, гайлә идек.
Ләйлә. Миңа  ант ит әле?!
Яшь тоткын.  (Ләйләгә). Нәрсә дип ант итим җаным?
Ләйлә. ... мине яратырга.
Яшь тоткын.  Яратам мин сине!
Ләйлә. Юк, хәзер түгел, ә аннары. Еллар үткәч, нәрсә генә булмауга карамастан яратырга.
Яшь тоткын. (шаярып). Син нинди генә карт әбигә әйләнүгә карамастанмы?
Көлешәләр.
Ләйлә. Без белмибез нәрсә буласын. Яшәрбезме бергә, юкмы ...
Яшь тоткын. Нәрсә сөйлисең инде җаным, нигә яшәмәскә?
Ләйлә. Дөнья хәлен белеп булмый... тик әйдә ант итәбез бер-беребезне яратырга. Онытмаска бер-берберебезне. Хәтта ... хәтта аерылса да араларыбыз. Гел яратырга, онытмаска … мин ант итәм.
Яшь тоткын.  Аерылышу булмас җаным, уйлама аның турында! Барсы да яхшы булачак.
Пистолет аткан тавыш яңгырый, аннан ерактарак хатын кыз кычкырган тавышы. Ләйлә куркып торып җыгыла, пледы белән капланып чыгып китә. Яшь тоткын ничек утырган, шулай ук бер ноктага төбәлеп утырып кала.
… (Күршесенә). Акыллы булды авыл кызы.... ул ант итте, ә мин ... юк. (Битен куллары белән каплап идәнгә җыгыла.)
Тынлык. Караңгылана бераз. Уң якта карт тоткын торып, сәхнәнең алдынарак килеп шигырь укый.
Карт тоткын.    Сагынырга туры килер сине,
Сагынмыйча булдыра алмам,
Төшләремә керерсең инде
Төннәремдә ялгызын калмам.

Саубуллашу тәкъдиме миннән
Гаепле дип, мине табырсың.
Ант итәмен, дошман дип күрмәм
Ышанамын, күрсәң танырсың.

Танымасаң үпкәләп калмам
Алда тормыш, минсез, яңача.
Кызык өчен әйләнеп кайтмам
Төзәлгәнне ярып вандалча.

Ара бозу сәбәпен беләм
Син аңларсың, бик күп язлардан.
Гафу ит, тик нурыңны күздән,
Хәтерләмәм мин тиз арадан.

Шулай язган диеп әйтербез
Еллар үткәч, төрле почмакта…
Төшләр дөньясында күрербез
Очрашырбыз шунда ... кайчакта.

Ишектән керә төрмә эшчесе. Кулында дубинка. Сызгыра - сызгыра дубинкасы белән уйнаклый. Яшь тоткынның ишеген ачып көлә-көлә әкрен генә килә идәндә ятучы тоткын янына. Килеп җиткәч чүгәләп тоткынның тәнен дубинка белән төрткәли башлый. Шул вакытта уң якта  Карт тоткын почмакка килеп посып утыра, колакларын куллары белән каплап.
Төрмә эшчесе. Нәрсә сузылып яттың монда? Рәхәт чтоли? ... Әйе, беләм син монда болдеешь. Курорт. Кайчан бу бүлмәне бушатырга уйлыйсың? Син әллә уйлыйсың монда соңгы көнәреңә кадәр ятырсың дипме? (Кычкыра кинәт.) Юк, юк! Ишетәсеңме? Юк! Миңа баребер кем син! Монда мин хуҗа! Ишетәсеңме? Мин!
Караңгылана. Төрмә эшчесенең дубинка белән яткан тоткынны суккалаган гына шәүләсе күренә. Яшь тоткын бер ике тапкыр кычкырып ала, аннары дубинка суккан тавышлар гына ишетелә. Әкренләп дөм караңгы төшә.

Яктылык. Сул якта яшь тоткын стенага терелеп күзләрен йомып утыра (урындыклар югалганнар). Уң якта карт тоткын хаман нәрсәдер эзләнеп йөри.
Карт тоткын. Тагын чыкмады минем иң якты йолдызым. Эх! … (Капчыкка күрсәтеп). Менә шу...шын...да иде алар. Нинди хәл бу а? Ничек алай? Бичура, эй бичура, уйнадың бит, кайтар хәзер! (Күршесе турында искә төшереп, яшь тоткынга эндәшә.) Сиңа кичә каты эләкте бугай?!
Яшь тоткын.  ... Шулай бугай шул.
Карт тоткын. Яратып бетермәде ул сине.
Яшь тоткын.  ... Әйе.
Карт тоткын. Күрше син аңа каршы сүз әйтмә инде! Тынычланыр әле.
Яшь тоткын.  Әйтмим дә бугай инде бит. «Мескен бәхетсез хатын» кебек караңгы төшкәч аның дубинка белән килүен көтә башладым үзем дә хәзер.
Карт тоткын. Усал шул ул, усал.
Яшь тоткын.  Тапмадыңмы?
Карт тоткын. Нәрсәне?
Яшь тоткын.  Шигырьләреңе?
Карт тоткын. Ә, юк шул. Юк. Әллә тотып атканым инде. Алай дисәң, кайда һәм нигә атыйм?!
Яшь тоткын.  Теге кереп алгандыр?!
Карт тоткын. Юк, юк. Ул миңа керми. Бик күптән керми инде.
Яшь тоткын.  Син бәхетле икән ул яктан.
Карт тоткын. (уйланып). Әйе, бехетле.
Яшь тоткын.  Теге кызны тәки куып җибәргән булып чыктың инде?
Карт тоткын. Кайсы ... ә, журналистнымы ? ... Юк, куырсың аны. Ул дөресен генә әйткәндә, хәзер дә килеп йөри… (уйланып.) бугай. Әйтергә оялдым сиңа, үпкәләрсең дип. 
Яшь тоткын.  Менә инде. Ник үпкәлим.  Аралашырга кеше юк дисең.
Карт тоткын. Аралашу мени ул! Ул сорый да сорый. Мин җавап бирмим.
Яшь тоткын.  Җавап бир! Ник соң сөйләшмисең аның белән?
Уң яктан журналист белән өстәл чыга. Урындыкта журналист кыз трубкасын колагына куеп сөйләшүне көтеп утыра.
Карт тоткын. (Күршесенә эндәшә, тик үзе көтеп утыручы кызга караган). Нәрсә дип сөйләшим мин аның белән?
Яшь тоткын.  Ничек инде нәрсә дип? Шигырьләреңе сөйлә!
Карт тоткын. Алар бит үзем өчен генә.
Яшь тоткын.  Миңа сөйлисең бит. Сөйлә аңа да.
Карт тоткын. Син бит минем күршем, дустым, ә ул ...
Яшь тоткын.  Шуннан нәрсә? Бәлки аңа ошар. Бәлки ул шуны гына көтеп яшидер?
Карт тоткын. Юк! Аңа башка кирәк. Ул бит журналист. Сорый, казый гына белә (Барып утыра өстәл каршына, башын иеп, журналистка карамыйча трубканы ала).
Журналист. Рәхмәт бик зур кабат минем белән күрешергә ризалашканыгыз өчен.
Карт тоткын....
Журналист. Ярар. Мин беләм сезнең вакытыгыз юк...
Яшь тоткын.  (Баш чайкап). Занятой берәү!
Журналист. … Шуңа күрә мин тизрәк тырышып карыйм. ... Сез берәр туганыгыз белән аралашасызмы?
Карт тоткын. Юк!
Журналист. Ә якын дусларыгыз белән?
Карт тоткын. Юк!
Журналист. Алар бармы соң?
Карт тоткын. ... Кемнәр?
Журналист. Туганнар, дуслар.
Карт тоткын. ...
Журналист. Ярар. ... шулай да, әгәр туганнарыгыз булса, сез алар белән күрешергә теләр идегезме?
Карт тоткын. ...
Журналист. Теләсәгез мин ...
Карт тоткын. Теләмим! (Трубканы тотып бәреп торып китә).
Журналист карап кала торып китүче тоткынга. Өстәле әкрен генә караңгылыкка кереп югала. Карт тоткын стена янына килеп башы белән сөялә. 
Кинәт коридор ишеге ачыла. Керә Иван Иванович, битләрендә синяклар, артыннан төрмә эшчесе. Төрмә эшчесе яшь тоткынның ишеген ача, керәләр шунда. Яшь тоткын кунакларын күрүгә торып баса, куркып, башын аска иеп тора. Төрмә эшчесе ишек кырыенда басып тора. Уң якта  карт тоткын ишек тишекләреннән күрше бүлмәдәге хәлне күзәтергә маташа.
Иван Иванович. (бүлмәне караштыргалап йөри). Я, ничек хәлләрегез? Туймадыгызмы әле?
Яшь тоткын.  Хәлләр әйбәт, рәхмәт.
Иван Иванович. Туймадыгызмы дип сорыйм?
Яшь тоткын.  Нәрсәдән?
Иван Иванович. Шушы ... төрмәдән?
Яшь тоткын.  ... Юк. Мин монда бит зрәгә түгел.
Иван Иванович. Әйе әйе. Шулай бит әле ... ярар. Ничек яшәү шартларыгыз? (Төрмә эшчесенә карап куя).
Яшь тоткын. (башын кире якка борып, билен сыпыргалап). Яхшы!
Иван Иванович. (якынгарак килеп, тавышын киметеп). Юк сез әйтегез дөресен! Мин сөйләшәм берәр авырлыклар туса.
Яшь тоткын.  ... Юк. Кирәкми! Барсы да яхшы.
Иван Иванович. (төрмә эшчесенә карап куеп). Ярар. Алай булгач бик әйбәт. ... Кайчан чыгарга уйлыйсыз?
Яшь тоткын. Кайчан тиеш шунда!
Иван Иванович. Ә кайчан тиеш?
Яшь тоткын. Ансын сез беләсез инде. Күпме тиеш кеше үтергәнгә утырырга икәнен.
Иван Иванович. (авыр сулап). Беләбез ... беләбез.
Иван Иванович кызу гына чыгып китә. Төрмә эшчесе тоткынга елмаеп бераз карап тора да, ишекләрен ябып чыгып китә.
Карт тоткын. Нигә әйтмәдең?
Яшь тоткын.  Нәрсәгә? Тагы да көчлерәк кыйнасын өченме?
Карт тоткын. Бәлки үзгәрер иде нәрсә дә булса?
Яшь тоткын.  Син үзең үзгәртеп карадыңмы соң нәрсәнедә булса?
Уң яктан өстәл чыга, журналист трубкасын колагына куеп көтеп утыра. Карт тоткын әкрен генә килеп утыра өстәл урындыгына, ала трубканы.
Журналист. Минем сезгә мөһим сүзем бар. Зинһар трубканы ташлап китмәгез ... (Тынрак тавыш белән.) мин укыдым, өйрәндем сезнең досьегызны, сезнең турда беләм барсын да. Сезне моннан чыгарып була... ишетәсезме? Мин сезне чыгара алам! Мин беләм ничек икәнен. Башка шундый ук кешеләрнең тәҗрибәләрен өйрәндем, бар уңай нәтиҗәләр, безгә тырышып карарга кирәк. Сез монда инде бик күптән утырасыз. Әйдәгез эшләп карыйбыз? Мин сөйләшәм кирәкле кешеләр белән, алар мине тыңлыячаклар …
Карт тоткын. Кирәкми!
Журналист. Нигә? Әйтегез! Шушы дүрт стена арасында ятасыгыз килә мени гомерегезнең ахырына кадәр?
Карт тоткын. Мин болай да яттым инде монда гомерем буе. Нигә хәзер каядыр чыгарга?
Журналист трубкасын өстәлгә куеп җылый башлый. Карт тоткын әкрен генә торып китә. Өстәл караңгылыкка керкеп югала.
Яшь тоткын.  Димәк синең булган мөмкинлегең?!
Карт тоткын. Күп килде ул кыз, әле хаман да … нигәдер мине моннан чыгарасы килә аның.
Яшь тоткын. Ә син кире-тттәре!
Карт тоткын. Юк, аннан түгел ... мин куркам. Мин анда кем булам? Гомер буе төрмәдә утырган «ЗЭК»! Ә монда мин ... шагыйрь. Монда мин шәхес. Үз-үзем өчен генә булсам да, мин монда кирәкле кеше.
Яшь тоткын. Ә менә миңа күрше, кем буларга миңа? Мин бит тынычланмыячакмын. Минем күңелем тынычланмыячак...
Карт тоткын. Кайлардан килде микән шул мәгнәсезлек сиңа? Ничекләр башың шундый ахмаклыкка ышанды микән?
Яшь тоткын.  (елмаебрак, уйнаклап). Исеңдә түгел мени күршекәй?
Карт тоткын. (аңламый). Нәрсә исемдә булырга тиеш?
Яшь тоткын алгарак килеп баса, сул яктан чыгалар  д ус, ана, икесе ике яктан килеп басалар яшь тоткын янына, тоткынга карап, ә  тоткын үзе алга төбәлгән. Кинәт бер-бер артлы  дус, ана һәм алдан  журналистлар  кызу-кызу сорау бирә, сүзләр әйтә башлыйлар.
Дус. Ничек ул, кеше үтерүе…
Ана. Минем балакаем…
Журналистлар тавыш. Сез үзегезне хак тип саныйсызмы…
Дус. Нинди тойгылар кичерәсең…
Ана. Әтисе сүкте шулчакны…
Журналистлар тавыш. Башка вариантлар бар идеме…
Дус. Авырдыр инде сиңа…
Ана. Рәхмәт сезгә…
Журналистлар тавыш. Нигә аттыгыз…
Дус. Нигә…
Ана. Нигә…
Барсы да бергә бертуктаусыз «Нигә, нигә, нигә???»
Карт тоткын. (колакаларын ябып кычкыра). Булды! Булды! Җитте! (кычкыра, дулый). Сөйләмәгез! Сөйләмәгез теләсә нәрсә… Ул герой! Ул башкаларны коткаручы! Аның кеше үтергән гонахы саклап калган кеше гомерләренә тиң түгел. Кабахәтләр! Сез гаепле барсында!  Сез гаепле! (Кинәт куркып тынып кала.)
Сул якта ана белән дус, әкрен генә атлап, артка чигенеп караңгылыкта югалалар. Яшь тоткын күршесе ягына карап, елмаеп, канәгатьләнеп басып тора. Тынлык.
Яшь тоткын.  Тагын бер кат ... тагын актыгы кат аңладың син моны күршем. (Әкрен генә артка атлый). Мин сиңа хәзер кирәк түгел инде күршекәй. Киләсе очрашуларга кадәр. Саубул! (Елмая-елмая югала караңгылыкта.)
Карт тоткын. (кычкыра). Син кая? Кая киттең? Миңа нишләргә хәзер? Нишләргә? («Катып» кала.)
Бераз селкенмичә торгач, кызу-кызу идәндәге капчыгын күтәреп кабат шигырьләрен эзли башлый. Тапмагач килә ишек янына. Әкрен генә этеп ачып җибәрә ишекне, бүлмәләр кырыйларындагы караңгылык яктыртыла анда һәр бүлмә ул квартира бүлмәсе икәнен аңлаштыручы йорт җихазлары күренә - урындык, өстәлләр, бер урындыкка күкрәгендә медальләр асылынган майор званиясендәге полиция  формасы. Тоткын чыга коридорга, карана. Ача күрше бүлмә ишеген, керә. Идәндә ятучы капчыкны күреп алып атыла шул капчыкка, күтәргәч күрә капчык астындагы искереп, саргаеп беткән язып сызып тутырылган кәгазь битләрен (араларында туалет кәгазьләре дә бар). Стенага сөялеп утырып кәзазьләрен күкрәгенә кысып шатлана.
Карт тоткын. Менә бит алар, менә алар кайда булганнар. Менә бит! (Капчыкка бөтерлеп ята.)
Коридор ишеге ачыла, керә яшь егет (төрмә эшчесен уйнаган актёр) - Ләйләнең улы, һәм өлкән яшьтәге ир-ат (Иван Ивановичны уйнаган актёр) - Ләйләнең ире. Кереп бүлмә ишекләрен ачкалап, идәндә ятучы тоткынны күреп алалар.
Ләйләнең ире.  Менә монда икән ул!
Ләйләнең улы. (ачу белән). Кайда булсын инде ул! Уф, мондагы тынчулык. Җилләтергә кирәк.
Чыгып китәләр икенче бүлмәгә. Ләйләнең улы идендәге капчыкларны типкәләп ата.
Ләйләнең улы. Әти, кара инде син монда а! Дуңгыз оясы ясап ята бит а! Абзар! Бомжатник!
Ләйләнең ире.  ... (Авыр сулап куя).
Ләйләнең улы. (әтисенә якынрак килеп). Әти, күпме әйтәм инде! Нәрсәгә ул монда ә? Нишләп ята ул монда? Күптән бит бу фатирны сата ала идек.
Ләйләнең ире.  Әниең каршы булачак. Ул бит аның ... туганы.
Ләйләнең улы. Туганы! Кемгә кирәк мондый акылдан язган туган?! Ух шуны ...
Ләйләнең ире.  Ярар ... тынычлан. Әниеңә ошамас. Тихо!
Коридор ишегеннән килеп керә Ләйлә (өлкән яштәге хатын), кулларында пакет. Әнисен керүгә улы чыгып китә, канәгатьсезлек күрсәтеп. Ләйлә аңа карап кала.
Ләйлә. (иренә). Тагын үзенең репертуарындамы?
Ләйләнең ире.  ... (Җилкәсен кысып куя). ... Ярар, мин дә чыгам. Озак торма яме?!
Ләйлә. Кайда ул?
Ләйләнең ире башы белән генә төртеп күрсәтә дә Тоткын утырган бүлмә ягына, чыгып китә. Ләйлә әкрен генә керә бүлмәгә, утырган Тоткынга карап тора. Кулындагы пакетны өстәлгә куеп, пакеттагы әйберләрне чыгара башлый.
Ләйлә. (Тоткынга карамыйча, пакет бушатып). Зинһар боларны әрәм итмә яме?! Гел килеп йөри алмыйм. Җыештыр монда инде әзрәк! Әй, сиңа әйтеп файда юк инде, ярар киләсе юлы үзем караштыргалармын.
Тоткын  ничек яткан, шулай селкенмичә ята. Ләйлә пакетын бушатып бетергәч Тоткын янына килеп чүгәләп карар тора. Алып кулын тота. Тынлык.
Бүген синең туган көнең. Беләсеңме син шуны? Юктыр шул. ... Туган көнең белән! ... Җаным.
Ләйлә күз яшьләрен сөртеп куеп чыгып китә ишекләрне ябып. Тоткын ята. Аннан торып кызу-кызу кәгазь битләрен актара башлый. Шактый гына вакыт кәгазьләре белән мавыккач, коридорга чыгып идәнгә утыра, өскә (тәрзәгә) карап якты йолдыз чыкканын көтә.  Краңгылык төшә. Шактый гына көтеп утыргач ята идәнгә, хаман өскә карап. Күзләре йомыла.
Коридор ишеге ачыла. Керә яшь үсмер кыз (журналист ролен уйнаган актриса) - Ләйләнең кызы, җилкәсендә сумка.  Идәндә ятучы тоткынны күреп, янына, баш очына әкрен генә барып утыра, тоткынның башын күтәреп тезләнгән аякларын куя. Алар икесе дә сарын гына ут белән яктыртылар.
Ләйләнең кызы. Әти! Бу мин, Чулпан. Мин килдем. Бүген иртәрәк килергә булдым, чөнки бүген синең туган көнең. Һәр ел саен шушы көнне иртән торгач күз алдыма китерәм - синең белән урамда, саф һавада, паркта йөргәнебезне, синең туган көн дип тәмле туңдырма алып ашаганыбызны, көлешкәнебезне ... юк шул әти. Син хаман монда. Әйе, минем белән, тик араларыбыз ерак … Кайчак шушы фатирны яндырасым килә, сине чыгарыр өчен... куркам, шул очракта да чыкмыйча ятырсың дип. ... Әти мин бер егет белән таныштым ... әллә ни түгел инде, тик миңа аның белән рәхәт. ... Минем барсы да яхшы әти, берүк кайгырма яме?! (Җылый.) Син генә җитмисең миңа. (Яшьләрен сөртеп) Ярар, ярар булды. Бүген туган көн, бәйрәм. Мин сиңа бүләк алып килдем (Сумкасын актара башлый.). Башта әллә туңдырма алыйм микән дип уйладым, тик ул эреп кенә бетәчәк, беләм. Шуңа күрә (Сумкасыннан чип-чиста кәгазь битләрен чыгарып тоткынның алдына куя.) менә, гадәттәгечә, сиңа иң кирәкле әйберләр (Сумкасыннан карандашлар, бетергечләр чыгарып, кәгазьләре өстенә куя). Әти ?! ... (Селкенмичә ятучы тоткынга карап.) Әти син яз гына яме?! Берүк  яз әти! Яшә зинһар!

Ут әкренләп сүнә.
Карт тоткын тавышы. 
Шигьри юллар тезеп китәм, салмак кына,
Һәрбер сүзгә сеңәр фикер. Алдап миңа
Ышандырыр язганнарым кирәклеген,
Ансыз мәгънә, яшәү яме бетәрлеген.

Шигьри юллар тезеп китәм, куркып бераз.
Актыгысын тәмамлагач, серем калмас,
Күңелемне чишендерер парлы сүзләр,
Аннан кабат мине, колын, төнлә эзләр. 

Эзләр мине йокысызлык кочкан чакта, 
Эзләр батсам тирән кара моңсулыкта.
Тагын килеп, янга килеп колагыма,
Сүзтезмәләр җәеп бирер карарыма.

Шул бәйләнгән сүз җепләре дәва булыр,
Аннан тирән бер тартмада ятыр, корыр.
Үз вакытын һәм кешесен озак көтеп,
Ахыр чиктә җибәрерләр учак төртеп.

Шигьри юллар тезеп яшим үз дөньямда,
Анда дүрт юл куандыра һәм җылата,
Анда сүзләр кыйммәт дару, үткен кылыч …
Кайчак дулый көчле давыл, кайчак тыныч!


Ут сүрән генә яна.
Буш бүлмәләр, кырыйларында караңгылык. Коридорныӊ ишегеннән килеп керә төрмә эшчесе, кулларыннан тотып, өстерәп, яшь тоткынны сөйрәп алып керә. Яшь тоткынныӊ хәле, аӊы юк. Төрмә эшчесе сул як бүлмәнеӊ ишеген ачып, яшь тоткынны идәнгә «тотып ата», тоткынныӊ селкенмәгән гәүдәсенә карап тора, тегесе бераз селкенеп куйгач кына коридорга чыгып китә. Кире керә кулына тимер тәлинкә тотып, аяк астына карамыйча идәндә яткан тоткынныӊ гәүдәсенә абылынып җыгыла язлый. Кулындагы тәлинкәне  бүлмә почмагына тотып быргый.
Төрмә эшчесе. (тоткынга). Мә, сиӊа тагарак! (Мыскыл итеп көлеп куя, идәндә ятучы тоткын янына килеп, аягына тибә.) Нәрсә сузылып яттыӊ? Тор! Бу иркен квартирада яшиячәксеӊ син. (Кычкырып, мыскыллап көлә, камераныӊ ишеген ябып чыгып китә). 
Тынлык. Сул яктагы тоткын ыӊгыраша-ыӊгыраша аӊына килә. Әкрен генә башын күтәрә, аннан гел торып, стенага (коридор ягы) сөялеп утыра. Ул арада уӊ якта әкрен генә карт тоткын курка-курка гына караӊгылыгыннан чыгып килә. Бераз селкенмичә тыӊлап торгач, тавыш ишетмичә кире борылып китмәкче генә була, тик сул яктагы  тоткынның ухылдауын ишетеп ала.
Карт тоткын. Кем бар? Кем ул?... Кешеме? …

Пәрдә.

Батыр каһарманнарының  яннарында калган, калучы һәм калачак «тугры фәрештәләренә» багышлана.
Әлмәт, 2024 ел.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое