Апрель бик күп мәдәни чаралар белән истә калачак.
Шуларның берсе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында узган «Шагыйрьләр vs Ясалма Фәһем» дигән үзенчәлекле шигъри кичә. Чара Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры тарафыннан оештырылды.
Кичәдә Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина катнашты.
Язманы тулысынча «Идел»нең май саныннан укырсыз, ә без шагыйрьләр иҗат иткән һәм Ясалма Фәһем «язган» берничә шигырьне (үзгәртмичә) урнаштырабыз! Аерманы тоеп карагыз әле!
Дания Нәгыйм шигыре:
Мин фәрештә – күрә белүчегә,
Ә мин шайтан – кирәк чагында.
Мин күбәләк – кояш яратучы,
Тәпи юам ал таң чыгында.
Мин юлбарыс. Кирәк булса әгәр,
Тырнакларым алыр ялтырап.
Мин бер песи, нәни генә әле,
Суык көндә торам калтырап.
Мин бер кояш кемдер күңелендә,
Мәңге сүнмәс, мәңге сүрелмәс.
Кем өчендер йөрәк ярасы мин,
Башкаларга һичбер күренмәс.
Мин гарасат, мин давылның үзе!
Кем уяткан – гаеп үзендә!
Мин бер йолдыз, сөеп караучыга,
Нурым кала аның йөзендә.
Мин – океан. Күңел төпкеленә
Төшеп җитмәс адәм баласы.
Мин бер чишмә. Көем өзелгәнче
Агасы да әле агасы!..
Ясалма Фәһем:
Мин – мең төсле…
Мин — җил булып үтәм офыклардан,
Сынмас канат — кайчак каерыла.
Кайсы көнне — җылы язгы яңгыр,
Кайвакытта — бозлы давыл да.
Мин — юлбарыс: курку белмәс чакта,
Күз карашым – ялкын, ут шикелле.
Мин — песи дә: җылы куллар көтәм,
Тын почмакта керфек селкенми.
Мин — фәрештә: аклык тулы күңел,
Кешеләргә нурым өләшәм.
Мин — шайтан да: ачу тулы күздә,
Үзем белән утлар өләшәм.
Мин — кояш, кемнеңдер таңында,
Җылытам мин барлык хыялын.
Мин — караңгылык та төннәрендә,
Күз яшьләре тама җиһанга.
Мин — чишмә: тынгысыз агам гел,
Күңелләрдә моңнар кузгатам.
Мин — океан: төбем тоташ сердән,
Төшеп җитмәс беркем аңлата.
Рүзәл Мөхәммәтшин шигыре:
Мөртәт
Туфан китеп,
Мең җилләгәндер җир.
– Күпме гомер, – диеп, – үткән әрәм! –
Пәрәвезне җаннан йолкый-йолкый
Чыккан идек, юкса, мәгарәдән.
Күз камашты таңда.
Баш әйләнде.
Кизләүдәге чагылыштан өркеп,
Битне юдык,
Сүс урадык билгә...
Һәм бөтенләй кешеләштек беркөн.
Иртәнге җил тәме – иренемдә!
Мин ырудан бераз ераклаштым, –
Чәчкә борын төртмәсме, дип, читтә
Каурый белән
Кармаладым
Ташны.
Сулап тончыгырлык иде һава!
Учак сыман өтте кояш, якты!
Мин, хис тулы, чалкан авып төштем
Кайнар чыкка.
Һәм Тәңрене таптым.
Нинди тавыш, кам, ишетәсеңме?
Йөрәк тибешедәй –
Дөп-дөп,
Дөп-дөп.
Көтү булып калыр өченмени
Без Нух чорын,
Һарун чорын үттек?
Күрәсеңме:
Алар, дөңгер ише,
Ике куллап башка бәрә-бәрә,
Җаны туңган,
Күзе тонган килеш,
Кабат кереп бара мәгарәгә!
Монда – гөлләр, юкса!
Монда – сахра!..
Очы сынык каурый төште учтан...
– Артык иркен, – дип сукранды кемдер, –
Ышык җитми.
Димәк, ышаныч та.
Артка –
Якты киләчәккә, имеш!
Дөнья балкыш күреп шатланганда
Ыруымның йөзе күләгәле...
Мин беркайчан кире кайтмам анда.
Казык сыман –
Кузгаласым да юк!
Тәңрем, раслап, күзләремә бакчы! –
Ирек!
Ирек! –
Соңгы сәгать сугып,
Мәгарәмә кереп урнашканчы.
Ясалма Фәһем:
Караңгыдан чыктым — мәгарәдән,
Күзләремдә тузан, күңелемдә ут.
Җанга сарган иске пәрәвезне
Өзеп атты җилдә – тәмам юк.
Чишмә суларыдай чиста таңнар
Йөземне юды, җилләр сер сөйли.
Мин тоямын: һәрбер агач яфрак —
Аллаһ кебек эндәшә, көтә.
Кайнар кояш, салкын чык — дөнья гел
Минем өчен ачылгандыр сыман.
Бер таш кына иде ирек юлы —
Астын казып, таптым тамырымнан.
Кара син — кабилә, таныш йөзләр
Кабат шуышалар караңгылыкка.
«Җылы, ышык», — диләр, ләкин куркалар
Йөрәк тибешеннән — ирек тавышыннан.
Мин калам. Мин кайтмам. Монда яктылык.
Һәр сулыш — дога, һәр көн — ачышым.
Мөртәт түгел мин, ә бары тик тере
Һәм үз юлын сайлый алган кеше.
Алинә Хәбибуллина шигыре:
***
Тезләремнең терәге бул,
Йөрәгемнең йөгәне бул
Һәм бул җанга җавап, -
Тынсыз гына ялварам да,
Күкнең яшьләренә кушылып,
Түгеләмен кабат.
Бер ышыксыз, кулчатырсыз,
Калган чакта яклаучысыз,
Күңел төшсә кабат,
Пышылдыйдыр кебек Ходай:
Камил түгел бу дөньяны
Син барыбер Ярат...
Пышылдыйдыр кебек күкләр:
Утлы яулар килсә,
Мин булырмын
Канат...
Ә син
Ярат…
Син барыбер
Ярат…
Ясалма Фәһем:
Ярат...
Тирә-якта тынлык сарган,
Күңелемдә мең яра.
Йөрәгемне сагыш тетә —
Мин калам бит яңгыра.
Тәрәзләргә яңгыр төшкән,
Күк елыймы — мин белмим.
Җилләр пышылдый сыман:
"Ялгыз булсаң да — түз син."
Мин Ходайга дәшмим хәтта,
Тик ул ишетә җаным.
Шундый сүзләр килеп тора:
"Бу дөнья — сынау, таңым."
"Камил түгел бу җиһан,
Кайчак салкын, кайчак ярсу.
Ләкин син барыбер ярат —
Шушы хисең иң зур ялкын."
Ә күкләр дәшә кебек:
"Утлы давыл килсә, көтмә —
Мин канат булырмын сиңа,
Җаныңны саклар өчен дә."
Яралардан утлар тама,
Күз яшьләре — тын да чыкмый.
Ләкин йөрәк һаман кабатлый:
"Мин барыбер яратмый калмый..."
Нет комментариев