Рузалия Шакирова шигыре.
***
Шәһәр безне әле озак уйлар.
Уйлар әле безне озак еллар
җибәрмәсләр. Җилләр җилбәзәкләр
исеп, безнең исемнәрне елар.
Кеше тулган буш урамнар безнең
атланмаган эзләр белән тулы.
Без йөрибез анда өрәк кебек:
минем кулда һаман синең кулың.
Диварларда ничә кирпеч икән?
Таш галәмдә мин – бердәнбер тере.
Без – нәзберек. Юк, без – чиксез көчле.
Бетон тишәр, асфальт ертыр бөре.
Без яшәрбез тыгыз тыкрыкларда,
без – сөртелмәс нәкыш эзләре.
Шәһәр әле озак уйлар ике
Хыялыен.
Ике исәрен.
Автор турында белешмә:
Рузалия Шакирова 1994 елның 29 июнендә Әгерҗе районы Салагыш авылында дөньяга килгән. Казан федераль университетының Алабугадагы чит телләр бүлеген тәмамлап, балаларны да, өлкән яшьтәгеләрне дә инглиз теленә өйрәтә. «Эшемне бик яратып, ләззәт алып башкарам», – ди. Язу исә үзен хәтерли башлаганнан бирле янәшә атлый. Татар театрына, кинога (бигрәк тә Дэвид Линч, Кристофер Нолан, Ричард Келли фильмнарына), ретро-эстетикага, авыл тормышына, биюгә гашыйк ул. Ниндидер абстракт нәрсәләрдән логик фикерләр булдырырга, мәгънә эзләргә ярата. Үзендә уй һәм тән ирке, кыюлык, яхшылык тәрбияләргә омтыла.
«Иҗатым – мине, ә мин аны тормыш буйлап җитәкләп барыр дип ышанам», – ди.
"Идел". Июль саны. 2023 ел.