Әдәбиятебез тарихында шундый күп һәм төрле шагыйрьләребез бар безнең!
Әмма араларында аерым сәбәпләр аркасында күләгәдә калган, бик сирәкләр генә белгәннәре дә байтак. Шуларны башкаларга да укытасы, үзем яраткан сыман яраттырасы килә бит! Әйдә , мин сине шуларның берсе белән таныштырам. Шамил Анак дип белерсең син аны.
Бу шагыйрьне мин очраклы гына таптым, дөресрәге, табып бирделәр. Кечкенә генә «Тыйнак табын» исемле җыентыктан бер шигырь. Соңгы юлы мондый:
«Кояш баткан саен
нидер сүнә бездә»
Укыдым да, дертләп киттем. Менә шулай яраттым мин Шамил Анак дигән шагыйрьне. Аннары «Тыйнак табын»ны аркылыга-буйга укып чыгу, иҗаты буенча диссертация яклаулар булды. Әмма миңа һаман җитми! Яраттырасы, бар дөньясына яраттырасы килә бит!
Бу язма шул сәбәпле язылды да инде. Университта бер мөгаллимебез «ярату ул – белү» дияргә ярата иде. Янәсе, яратыр өчен кеше белән кызыксынырга, «белергә теләргә» кирәк. Шуңа «яраттыру миссиямне» шагыйрьнең шәхесе белән таныштырудан башлыйм әле.
ӘЛӘШӘЙ – МӘСКӘҮ – ӘЛӘШӘЙ
Шагыйрь Шамил Гомәр улы Мәхмүдев (Шамил Анак) 1928 елның 25 ноябрендә Башкортстанның Әләшәй районы Габдерәшит авылында туа. Дәүләкән педагогия училищесын һәм М. Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт Университеты филологик факультетының Көнчыгыш бүлеген тәмамлый. Соңрак шул ук университетта аспирантурада укый. 1957- 1958 елларда М.Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемә бүлегендә татар төркемендә укыта, шунда ук өлкән укытучы исемен ала.
1957 елда Шамил Анак Муса Җәлил әсәрләрен чех теленә тәрҗемә итү эшчәнлегендә катнашу өчен Чехословакиягә чакырыла. Үзенең бу сәяхәтеннән хис-кичерешләрен шагыйрь «Европа уртаһыннан репортаж» һәм «Прага дәфтәре» шигъри җыентыкларында сурәтли. 1959 елда шагыйрь башкаладан үзенең туган авылына Әләшәйгә күченә һәм соңгы көненә кадәр (2005) шунда яши. Минем өчен шагыйрьнең биографиясендәге иң кызыклы факт бу. Мин аның бу гамәлендә бераз үземне күрәм, һәм, мөгаен, киләчәктәге үземне таныйм бугай. Берзаман шулай бар нәрсәгә кул селтәп, авылга күченмәгәем әле…
АНАК ҺӘМ ХИКМӘТ
Шамил Анак – Назыйм Хикмәт, Арсений Тарковский, Мостай Кәрим, Ренат Харис, Яков Садовский, Газим Шафиков кебек язучы-шагыйрьләр белән әдәби элемтәдә торган шәхес. 1955 елда ул Назыйм Хикмәтнең шигырьләрен тәрҗемә итеп җыентык бастыра.
Шагыйрьнең «Солнце на дороге» исемле беренче җыентыгы 1962 елда Мәскәүдә дөнья күрә, 60-70 елларда «Европа уртаһыннан репортаж», «Ябай әйберҙәргә мәдхиәләр», «Зәңгәр Өстүбә иле», «Таш тамғалар» исемле җыентыклары басыла. Шигъри тәлгәшләре эстон, грузин, белорус, кыргыз, чех, словак һәм болгар телләрендә дөнья күрә. Композитор Салават Низаметдинов аның шигырьләренә музыкаль әсәрләрдән вокал циклы яза.
«АВАНГАРД СУЛЫШ АЛЫП КИЛҮЧЕ ШАГЫЙРЬ»
Әдәбият галиме Дания Заһидуллина 1960-1980 еллар татар әдәбиятында яңарыш һәм авангард эзләнүләргә багышланган хезмәтендә үз чордашлары иҗатына, киләчәк буын татар әдипләренә тәэсир итәрдәй үзгәрешләр алып килгән аерым иҗатчылар турында яза. Шундый шагыйрьләрнең берсе – безнең язмабыз герое.
«Фәлсәфи лириканы тамырдан үзгәртерлек авангард сулышны алып килүче шагыйрь Шамил Анак була. Аның уйланучан, күзәтүчән лирик герое – экзистенциалист, тормышны танып белә алмаучы, яшәеш белән киеренкелек, дисгармония халәтендәге кеше. Бу халәт шигырьләрдә белдерелгән мәҗүсилек фәлсәфәсенә дә бәйле булып, кешене олы бер табигать – яшәеш дигән дөньяның аерылгысыз кисәк, уртак ритмда яшәүче җан иясе итеп караудан килеп чыга ... Шагыйрь татар поэзиясенә сөйләм шигыре формасын кабат урнаштыра, аның иҗаты милли әдәбиятыбызда ак шигырь һәм ирекле шигырь калыплары активлашуга хезмәт итә. Аның шигыре кешенең үз-үзе белән сөйләшүе, гапләшүе, җавап таләп ителмәгән сорауларны үз-үзенә кую рәвешен ала, «аң агышы», «фикер агышы» агымына өстенлек бирә».
(Дания Заһидуллина: «1960-1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр», 2015)
«АНАКТАН ДА СӘЕРРӘК ШАГЫЙРЬ ЮКТЫР»
Әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин шагыйрьнең иҗаты турында менә ни ди:
«Хәзерге татар поэзиясендә Шамил Анактан да сәеррәк шагыйрь юктыр. Мин әле аның шигырьләренең формасын, бирелеш үзенчәлеген, дөньяны сәнгатьле күрү алымнарын күздә тотмыйм ... Шагыйрь агымдагы әдәби процесста бөтенләй диярлек катнашмый, ел йомгаклары да, поэзия турында барган дискуссияләр дә аны борчымый. Ул каядыр читтә, еракта яши. Шулай итеп, шагыйрь турында бөтенләй диярлек онытып, элек язганнары якты балкыш булды дип фараз кылырга җыенганда, кинәт терелеп, ялкыннарын чәчрәткән вулкан шикелле, Ш.Анак яңа шигырьләре, җыентыклары белән янәдән үзенә игътибарны җәлеп итә».
(«Казан утлары», 1983, 11 сан)
«ЫШАНАМ!»
Ниләр турында яза соң шагыйрь? Лирик герое нинди аның? Ух, мин бу турыда диссертация язган идем инде, бу юлы кыскачарак сөйләп карыйм әле.
Шамил Анак үз шигырьләрендә гади, барыбыз өчен дә кадерле әйберләрне данлый. Менә, мисал өчен, «Бәрәкәт йөзе» шигыре. Бу шигырь кешенең үз асылына, тамырына кайту, туфракка, туфрак үзендә кадерләп үстергән һәр әйбергә кагылу аша тынычлык, дөньяга ышаныч табу турында.
«Күрдем бу көздә муллыкның юмарт кулын, ачык йөзен дә,
Җимешле бакча, кырларга мисал
сабырлык өлкәнлеккә җиттем үзем дә.
Онытып борчу-шомнар йөген,
күңелем ирек ала, бушана…
Сорасалар әгәр:
– Ышанасыңмы, дип, син, тормышка? – әйтәм курыкмый:
– Ышанам!»
ТЫНЫЧ ӘЙБЕРЛӘРГӘ МӘДХИЯ
Шамил Анак өчен сугыш темасы – бик шәхси, авыртулы тема. Ул Бөек Ватан сугышында үзенең әтисен, абыйсын югалта. Шагыйрь өчен бу дөньяда төп юаныч – тынычлык һәм матур, якты күренешләр. Ул аларга соклана, аларга мәдхия укый. Менә «Җир» шигыре:
«Күтәрелә җирдән, үрли биеккә
бөтен яшел үсенте, сылу өйләр,
һәм иң гүзәл көйләр.
Җирдән, түбәннән башлана
бөек ачышлар
һәм иң горур очышлар».
Җир ул – нигез, туфрак. Тик, шулай ук, ул – сыендыручы ана да:
«Бөтен гүзәл нәрсәләр
башлана җирдән».
Җир кешене өскә, биеккә күтәрүче көч, тавыш та:
«Һәм һәрвакыт
ишетә кеше җирнең тавышын –
чакыра җир биеклеккә,
бөеклеккә!»
ДИСГАРМОНИК ХАЛӘТТӘ ЯШӘҮЧЕ ТЫНГЫСЫЗ ЛИРИК ГЕРОЙ
Шамил Анакның лирик герое үз-үзе белән сөйләшә, гапләшә, җавап көтелмәгән сораулар бирә. Ул гел дисгармоник халәттә яши, тоташ киеренклек, бәргәләнү кичерә. Мондый тынгысызлыкның сәбәбе – чынбарлыкны, галәм кануннарын тулы бөтенлеге белән объектив рәвештә танып белә алмау, бар тере һәм тере булмаганның хаос халәтендә булуы. Философ-лирик геройга үзенең җирдәге урыны гына аз, ул җиһан киңлекләренә омтыла, тик үзенең яшәеш серләрен танып белә алмавыннан, һәм, бәлки, беркайчан да танып белә алмаячагыннан бәргәләнә. Мин бу лирик геройда бераз үземне күрәм. Һәм күңелдә ниндидер җылы уяна – үз ишемне, якын кешемне тапкан сыман. Бер шигырь эчендә генә булса да…
ҖИР КЕШЕЛӘРЕ
Җиргә мәхәббәтләре шундый зур –
үзләре дә белмиләр аның зурлыгын;
яшиләр, балалардай, сизмичә
йөрәкләрендә шыткан сөю орлыгын.
Җир игәләр, тудыралар, күмәләр,
Һәм ачы түгел хәләл икмәкләре;
ваз кичмиләр язмышларыннан,
нәкъ кичәгедәй яшиләр бүген дә –
аңлап җирнең бөтен хикмәтләрен.
Җир белән кушылганнар алар гомергә:
җирме яши аларда,
алармы җирнең терек өлеше –
үзләре дә аермый;
яшиләр, җир белән мәңгегә килешеп.
Җир аларны туйдыра, тереклек бирә,
алар исә җиргә хезмәт итәләр,
кызганмыйча тир-көчен;
җан аямый үлемнәргә баралар
бердәнбере – аналары – җир өчен.
Бар яклары белән дә җиргә охшашлар,
хикмәт иясе һәм хәйләсез балалар,
җан тәслимдә хәтта
җирнең үзе төсле сабыр калалар:
вөҗданнары газапсыз;
гадиләр һәм бөекләр,
мең кат үлеп, мең кат туып,
тыныч карыйлар зилзиләләр уенына;
иң соңгы юллары да – җиргә:
Ана куенына сыенгандай
сыеналар җир куенына.
Нет комментариев