«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Синең шундый чагың җиткән
Новости
Әдәбият

Синең шундый чагың җиткән

Айзилә Билалова шигыре.

***
Синең шундый чагың җиткән:
һәр хискә дә йөрәгеңдә
урынны син табасың.
Уйларыңны чишәр өчен
кайчак төн йокламыйсың.
Күңелең һәрчак тартыла
дөнья серен ачарга.
Биек таулар, киң диңгезләр –
бар(ы)сын тели татырга.
Могҗизалар көтә җаның,
ул ышана аларга.
Һәм омтыла, бу җиһанда
үз йолдызын табарга!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое