«Әлеге хикәямне мин көзнең иң моңсу чагында яздым...»
Ихтыяр Кыямов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты. Декабрь ахырында узган «Иделем акчарлагы» бәйгесендә аның «Сыерчык оясы» әсәре «Проза» номинациясендә икенче урынны яулады.
«Әлеге хикәямне мин көзнең иң моңсу чагында яздым. Шунлыктан ул берникадәр дәрәҗәдә чарасызлык хисе тудырырга мөмкин. Алай да, әсәр белән танышуга укучылар күңелендә азмы-күпме өмет чаткысы да яралыр дип ниятлим. Иҗат җимешемне укучылар хозурына тәкъдим итәм», – ди Ихтыяр әсәре турында.
Кояшка син, йөрәк, йолдызларга:
– Бу ни хәл? – дип сорау бирәсең. Алар дәшми… Җүнсезлекнең дәвер күпмегәдер Бәйле кулын чишкән, күрәсең…
Хәсән Туфан «Ә йолдызлар дәшми» (1937)
Ялангач калган усак кәүсәләре җилгә каршы тора алмыйча, аның әмеренә буйсынган сыман кабалана-кабалана калтыраналар. Бүген хәтта йолдызлар да җир йөзендә бара торган дәһшәтне күрмәскә теләп, кургаштай соры болытлар артына поскан.
Атыш тәмамлануга Мостафа басу буйлап шуышып китте. Үзенең җеп өзәрлек хәле булмаса да, нияте – исән калган иптәшләрен коткару, бары тик шул гына аны колакларыннан өстерәп барадыр кебек.
Нәкъ бер ел элек табигать алтын кәфенгә төренгән мәлдә утыз яшьлек ир уртасы Мостафага повестка килеп төшкән иде. «Бабайлар илне яклаган бит, менә безгә дә вакыт җитте», – диде ул, повестканы алдым дип, кул куйганда. Сугышка алынуга, Мостафа үзен хәрби табиб вазифасына билгеләүләрен үтенде. Үтерү коралын адәм балаларына төби алмаганлыгын аңлап, Мостафа кешеләрне коткаруны, терелтүне үзенә максат итеп куйды.
Шуыша торгач, Мостафа аягы яраланган бер егеткә юлыкты. Ярасы тирән, ахыры, ыңгырашуы үзәкне өзә. Мостафа аны ничек тә яу кырыннан алып чыгарга кирәклеген яхшы аңлый иде. Тик менә ничек?
– Шуыша аласыңмы? Югыйсә монда баш күтәрерлек түгел, – дип, Мостафа Тимергә өметле карашын төбәде.
– Сине көтеп ятмас идем мин, үзем генә кайтырлык хәлдә булсам! – дип сызланды Тимер.
Мостафа сак кына тирә-ягына каранып алды. «Беткән баш беткән», – дип, ул Тимерне үзенең җилкәсенә салды да тыл ягына чабарга кереште. Ун-унбиш метр үтүгә аларның өсләренә ядрә өермәсе коелды. Ләкин бер генә пуля да үзенең мәкерле максатына ирешә алмады, егетләр үз частьларына әйләнеп кайттылар.
Беравык дәшмичә торганнан соң, әллә үзенчә рәхмәт хисен белдереп, әллә сүз юклыктан сүз булсын дип, Тимер Мостафага көтелмәгән сорау бирде:
– Сугыштан әйләнеп кайткач, нишләячәксең?
Мостафа тиз абайлады: егетнең тавышында бу дәһшәтнең кайчан да булса туктаячагына өмет чаткысы тоемлана иде.
– Улым белән былтыр сыерчык оясы ясаган идек, – Мостафаның корым сарган йөзендә сагышлы елмаю әсәре балкып алды. – Ул ояны берәр сыерчык үз иткәндер инде, шуның сайравын тыңлыйсы килә…
«Ихсанов! – Хат ташучының кискен тавышы ишетелде. – Тебе бандероль, получай!»
Мостафа сикереп торды да чиксез тансык булган төргәкне кулына алды. Кечкенә генә катыргы тартманы ачуга борынына үз өенең газиз исе килеп бәрелде. Исерткеч дәрәҗәдәге татлы ис! Тыныч тормышта ул бу исне сизми, аңа әллә ни әһәмият бирми иде, ә биредә... Ул бер генә мизгелгә үзен өендә кебек хис итеп алды. Их, өенә кайтса, оҗмах дигәннәре дә кирәкмәс иде! Мостафаның күзләренә яшь тулды. Тартма эчендә хатыны Айгөл бәйләп җибәргән бер пар оекбаш белән хат ята иде. Мостафа беркавым оекбашка карап торды да хатны ачып укырга кереште:
«Әти! Сиңа беренче хатымны язам. Кәгазьгә хат язу кызык икән ул. Син дә миңа хатлар яз! Киткәндә син: «Әниеңне сакла, аның сүзен тыңла!» – дигән идең. Мин син кушканны үтим. Терлекләрне карарга ярдәм итәм, идәннәрне себереп торам. Мәктәптән «бишле»ләр генә алып кайтам.
Син киткәч, өй моңсуланып калды. Әни дә гел моңсу. Без сине бик сагынып көтәбез. Тизрәк әйләнеп кайт инде!
Хәтерлисеңме, без синең белән сыерчык оясы ясаган идек? Син киткәннән соң, ул ояга чынлап та сыерчык кунды, ләкин ояны матур итеп корып, кошчыклар чыгарырга әзерләнгәндә, ояга карт бер козгын һөҗүм ясады, сыерчыкларны буып үтерде дә ояга үзе кереп урнашмакчы булды. Элекке хуҗаларны кыруын кырды, ләкин үзе кеп-кечкенә сыерчык оясына барыбер сыймады. Хәзер нишләргә дә белмим инде. Ярар, син кайткач, куып чыгарырбыз әле бергә ул карт козгынны.
Әти! Без сине бик көтәбез! Исән-сау әйләнеп кайт!
Улың Зөлфәт»
Мостафа хатның икенче ягын әйләндереп карады. Зөлфәт анда әтисенең сурәтен ясаган икән.
Мостафа хатны кадерләп төреп, күкрәк кесәсенә салды. «Сыерчыкларның сайравын тыңларбыз әле, улым…» – дип пышылдады.
«Через полчаса в наступление, приготовьте боеприпасы!» – дигән боерыкны ишетүгә үк, солдатлар әзерләнергә тотынды. Андый чакта вакыт әкренәйгән кебек була, ләкин ул беркайчан да туктамый. Сәгать телләре үзенең рәхимсез йөрешен бернигә карамый дәвам итә. Ярты сәгать үтеп тә китте. Баш очыннан самолётлар выжларга тотынды. Танклар үкерүе ишетелә башлады. Табигатьнең хозурлыгына сокланыр өчен яратылган квадрокоптерлар корал белән шыплап тутырылып, көнбатышка таба юнәлде.
Мостафаның отряды да һөҗүмгә ыргылды. Алга барган чакта бермәл ирнең колагына сыерчык сайравы ишетелә башлады. Тукта әле, каян гына ишетелә соң бу кош тавышы? Әйе, чынлап та сыерчык тавышы бит! Кара әле! Зөлфәт тә кулына сыерчык оясын тотып, каршында басып тора түгелме соң?! Нәрсә булган, Зөлфәт ничек килеп җиткән монда?
Мостафа урманда егылган усак сыман гөрселдәп, җиргә ауды. Баш очыннан «фийть-фийть» итеп пулялар оча.
– Менә бит, хыялыма ирештем. Кошлар сайравын тыңлап ятам.
Сугышчы киная катыш котылгысызлыкны сәламәт зиһене белән кабул итәргә мәҗбүр булды, аның башка чарасы юк иде:
– Карт козгынны минсез генә куып чыгарырсың инде, улым…
Мостафаның соңгы уе шул булды.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев