«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

«Такташ Fest» яшь шагыйрьләр бәйгесе. Нигезләмә

Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан яшь шагыйрьләр өчен бәйге игълан ителә.

1.  Гомуми нигезләр

1.1. Әлеге нигезләмә «Такташ FEST» яшь шагыйрьләр конкурсын (алга таба – Конкурс) оештыру һәм уздыру, Конкурста катнашу һәм Конкурс җиңүчеләрен ачыклау тәртибен билгели. 

1.2.Бәйгене оештыручылар: 

•    Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе.
•    «Новые Медиа» мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади проектларны тормышка ашыру буенча автоном коммерцияле булмаган оешма.
•    «Идел» журналы. 

1.3. Бәйге Россия Федерациясе территориясендә уздырыла. 

2. Максат һәм бурычлар
    
2.1. Конкурсның максаты - талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

2.2. Конкурсның бурычлары:

- яшь шагыйрьләрнең иҗат мөмкинлекләрен арттыру, иҗади яктан үсәргә  шартлар булдыру;
- иҗади һәм профессиональ элемтәләрне ныгыту;
- яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең игътибарын татар әдәбиятына юнәлтү һәм иҗатка кызыксыну уяту.

3. Конкурсны уздыру тәртибе һәм шартлары

3.1. Конкурста Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала.
3.2. Конкурс түбәндәге категория катнашучылар арасында үткәрелә:

- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар;
- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар;
- 35 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге авторлар.

3.3. Бәйге өч этапта үткәрелә:

3.3.1. I этап – 2024 елның 1нче июленнән 31нче июленә кадәр әдәби әсәрләрне кабул итү.

3.3.2. II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.

3.3.3. III этап – йомгаклау өлеше: әдәби-музыкаль кичә оештыру.

Бәйгене уздыру вакыты: 2024 елның 1 июленнән 2024 елның 31 октябренә кадәр.

3.4. Бәйге «Поэзия» номинациясендә үткәрелә: 

3.5. Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр taktashfest@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителә.

3.6. Бәйгегә әсәр җибәрү белән катнашучы аны бастыруга һәм интернет-ресурсларга урнаштыруга ризалык бирә. Оештыручылар, автор һәм әсәрнең исемен күрсәтеп, автор ризалыгыннан башка, бәйгегә килгән эшләрне куллану мөмкинлегенә ия була. 

3.7. Әсәрләрне бәйгегә җибәргән очракта, катнашучы бәйге шартлары белән килешә.

3.8.Бәйгедә катнашучылар оештыручыларга үз шәхси мәгълүматларын (Фамилиясе, исеме, әтисе исеме, тулы адресы, телефоны, e-mail) бирәләр һәм аларны эшкәртүгә үз ризалыкларын белдерәләр. Шул ук вакытта конкурста катнашу автомат рәвештә килешү булып торачак һәм конкурсны оештыручыларга шәхси мәгълүмат тапшырылачак. Конкурста катнашучыдан шәхси мәгълүмат бирү өчен өстәмә ризалык таләп ителми. Балигъ булмаганнар өчен аларның законлы вәкилләре (опекуннар, попечительләр) ризалык белдерә.

3.9. Әлеге конкурста катнашу әлеге хәл нигезләмә белән тулысынча килешүен аңлата.

  1. Конкурс эшләренә таләпләр һәм бәя бирү тәртибе

4.1. Әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт.
4.2. Әсәрләр Һади Такташ иҗатына багышланырга, аңа ияреп язылырга тиеш.
4.3. Әсәрләр түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш: Times New Roman шрифтында, 14 нче кегль, 1,5 интервалда.    
4.4. Бәйгедә автор үзе иҗат иткән әсәр белән генә катнаша ала. 
4.5. Алдагы елларда Гран-прига ия булучылар катнаша алмый.
4.6. Бәйгедә бер үк әсәр белән икенче тапкыр катнашып булмый. 
4.7. Катнашучы, әсәрләре белән бергә, гариза формасын тутырып җибәрергә тиеш (Кушымта 1).
4.8. Югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән әсәрләр бәйгедә каралмый.
4.9. Бәйгедә катнашучыларның әсәрләре мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Гран-прига лаек булучы һәм барлык яшь категорияләрендә дә җиңүче билгеләнә. Махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә бирелергә мөмкин. Жюри хөкеме буенча, Гран-при яки һәр номинациядә барлык призлы урыннар билгеләнмәскә дә мөмкин. 
4.10. Конкурс катнашучыларына электрон сертификат җибәрелә.
4.11. Конкурста катнашучылар, анда катнашып, оештыручыдан чыгымнарны теләсә кайсы очракта, шул исәптән конкурста катнашучыга электрон сертификат, махсус һәм/яки кызыксындыру бүләге бирелмәгән очракта, катнашучының конкурста катнашудан баш тартуы, конкурс шартларын үзгәртү яки конкурсны гамәлдән чыгару очрагында кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы түгел.
4.12. Конкурска кагылышлы барлык бәхәсле мәсьәләләр Россия Федерациясе законнары нигезендә көйләнә. Авторлык (аерым) хокуклары буенча оештыручыга дәгъва белдергән очракта, әсәрне биргән конкурста катнашучы дәгъва белдергән өченче зат белән бәхәсне җайга салырга, ә оештыручының финанс югалтулары очрагында бу зыянны капларга бурычлы.

  1. Жюри

5.1. Жюри рәисе һәм әгъзалары оештыручылар тарафыннан билгеләнә. Ел саен жюри әгъзаларының составы үзгәрергә мөмкин.

6.  Элемтә өчен контактлар

«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте.
(Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт)
Телефон: +7 (843) 222-09-84 (өст. 1261)
Е-mail: taktashfest@gmail.com 

НИГЕЗЛӘМӘ (ТАТ) /images/uploads/ckeditor/doc/6687e7c41e421_Положение Такташ фест 2024 ТАТ.doc

НИГЕЗЛӘМӘ (РУС) /images/uploads/ckeditor/doc/6687e7cf816ed_Положение Такташ ФЕСТ 2024 рус.doc

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое