Гөләндәм Галиева хикәясе.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге ябык әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста «Үсмерләр әдәбияты» номинациясендә икенче урынга Гөләндәм Галиеваның «Тормышка ашкан план» хикәясе лаек булды.
1
Соңгы вакытта бик уйчан әле Әминә. Дус кызлары уйнарга чакырса да, юк-бар сәбәп табып, өйдә калу ягын карый, яраткан курчакларын да онытты, «ВКонтакте»дагы битенә видеолар төшерүен дә туктатты... Күңелсез аңа. Борчылуы юкка түгел: менә ничә көн инде әтисе белән әнисе үзара сөйләшмиләр – үпкәләшкәннәр. Бер-берсен күрмәгән, ишетмәгән кебек кыланалар... Сәбәбен әнисеннән сораган иде дә, «Без әтиең белән ачуланыштык, шуңа сөйләшмибез, – дип аңлатты әнисе. – Борчылма, кызым, тормышта андый хәлләр дә була».
Өй эче дә ничектер күңелсезләнеп, караңгыланып калган сыман. Кичләрен бергәләп, саф һавада йөрергә дә чыкмыйлар, көлешә-көлешә, телевизордан кызыклы тапшырулар да карамыйлар.
Алар гаиләдә дүрт кеше – әтисе, әнисе, абыйсы Рүзәл һәм Әминә. Рүзәл абыйсы быел унынчыга күчте, күп вакыты мәктәптә үтә. «Быел уку авырлашты», – ди ул. Ел башыннан ук аларны имтиханнарга әзерли башлаганнар. Абыйсының укудан башы чыкмый.
Шулай да җаен туры китереп, әти-әниләре турында борчулы уйларын абыйсына җиткерде Әминә. Әмма абыйсы: «Кайгырма, сеңлем, алар бит олы кешеләр. Үзләре хәл итәрләр», – дип, сүзне кыска тотты.
Һе, үзләре хәл итәрләр, имеш... Олы кешеләр алар бөтенләй дә ачуланышмый, бәхәс килеп чыккан очракта да тыныч кына хәл итә алырга тиеш, беләсегез килсә! Шуңа күрә олы кеше бит инде алар.
Абыйсының сүзләре кызны тагын да ныграк борчуга салды... Аллам сакласын, әнә дус кызы Диләрәнең әтисе әнисе белән сүзгә килгән дә өйләреннән үк чыгып киткән. Хәзер әнисе, Диләрә, сеңлесе – өчәү генә яшиләр. Дусты бу хакта сөйләргә яратмый, әмма Әминә Диләрәнең хәлен күзләреннән үк сизеп тора: әтисез бик читен аңа…
Әтисе белән әнисен ничек дуслаштырырга соң? Ничек җаен табарга? Нәрсә эшләргә? Бәлки, авыруга сабышып, берәр көнне мәктәпкә бармый калыргадыр? Әллә «Дуслашыгыз!» – дип, бик каты кычкырып еларгамы? Юк ла, кечкенә чагы түгел бит. Аннары, аны жәлләп кенә дуслашуын теләми дә ул әти-әнисенең. Ясалма килеп чыгачак…
Әллә әнисенең фатир ачкычларын яшереп куяргамы? Әнисе, ачкыч сорап, әтисенә эндәшер дә, шуннан сөйләшеп китәрләр?! Юк, бу шулай ук дөрес булмаячак. Мәкерле уеннан үзе дә әллә нишләп китте кыз. «Ялган яманга тартыр, – дип, гел кисәтеп тора авылда яшәүче әбиләре. – Дөресен генә сөйләгез, балакайларым, игелекле эшләрне күбрәк эшләргә тырышыгыз!» Әллә әбисеннән киңәш сорарга микән?.. Әбисе – әтисенең әнисе – укытучы аның, озак еллар мәктәптә балалар укыткан. Авылда бик хөрмәт итәләр үзен, һәрчак киңәш сорап киләләр. Тик бу уеннан да кире кайтты Әминә: олыгаеп килүче әбисен борчуга салу ярый торган эш түгел.
Нишләргә соң? Диләрәне дә борчыйсы килми. Сыйныф җитәкчесе Һәдия Исламовна бик әйбәт кеше дә бит... Аңа да сөйләп булмый... Тагын бер кеше бар барын... Мәктәптә психолог булып эшләүче Энҗе апалары. Әйбәт ул, гел елмаеп кына тора, һәр сорауга җавабы бар, киңәшләре үтемле... Юк, аңа да сөйләми торырга кирәк. Гаиләдәге серне читкә чыгарырга ярамый – монысы әнисе сүзе.
Кыен хәлдән чыгу юлын Әминә, һичшиксез, үзе табачак. Хәтеренә Энҗе апаларының еш кабатлый торган сүзе килеп төште: «Балалар, тормышта кыенлыклардан куркып калмаска кирәк. Алардан чыгу юлын һәрчак табып була. Бирешмәскә генә кирәк». И, яраталар да инде алар шушы зәңгәр күзле, аксыл чәчле апаларын. Төрле кичәләр оештыралар, табигатькә, парк-урманнарга чыгалар, хуҗасыз хайваннар өчен күчтәнәчләр җыялар һәм башка бик күп кызыклы һәм файдалы эшләр башкаралар. «Максатка ирешү өчен һәр эшнең планын төзергә кирәк, – ди апалары. – Ул планны кәгазьгә язып кую һәм үтәлешен билгеләп бару мөһим».
Әһә, шәп фикер – әтисе белән әнисен дуслаштырыр өчен план төзергә кирәк!
Планны ни рәвешле төзисен уйлап йөри торгач, уку атнасы сизелми үтеп тә китте. Бүген – җомга, иртәгә – шимбә. Әминәләр шимбә ял итә, шуңа күрә иртәгә төшкә кадәр өйдә алар әтисе белән икәү генә булачак. Әниләренең исә эш көне, абыйсы да укуда.
Җомга кич, мәктәптән кайткач, Әминә тиз-тиз генә ашап алды да, кәгазь, каләм алып, өстәл янына утырды. Кәгазь битенең иң өске юлына зур хәрефләр белән «План» дип язып куйды. Әтисе белән әнисен дуслаштыруның шәп кенә планы туган иде аның башында. Үзенең бу ниятендә ниләр башкарачагын бик җентекләп, һәр пунктын кат-кат укып, бик озак язды ул. Кайбер урыннарын сызып та ташлады, яңадан язды, кабат төзәтте. Мондый мөһим эштә ялгышырга ярамый!
Ниһаять, план әзер! Иртәгә шуның буенча эш йөртсә, әтисе белән әнисе, һичшиксез, дуслашачак!
– Кызым, өй эшләрең бик күп, ахрысы, озак утырдың бүген, – дип, ягымлы гына эндәште әнисе.
Әминә алдындагы кәгазь битен тиз генә китаплар астына шудырды.
– Юк, әнием, эшләп бетердем инде... Хәзер юынам да ятам…
2
Ярата да инде Әминә шимбә иртәсен. Тәрәзәдән кергән кояш нурлары күзләрне назлы гына иркәли. Өйдә рәхәт, тыныч, җылы. Беркая ашыгасы юк. Ап-ак юрган астында иркәләнеп, күпме ятасың килсә, шул хәтле ят... Әмма торырга кирәк! Әминә стенада келт келт йөргән сәгатькә күз ташлап алды: сигез тулып килә. Әнисенең бүген кыска эш көне, ул сәгать берләрдә өйдә булачак. Аңа кадәр планның күп кенә пунктларын гамәлгә ашырып өлгерергә кирәк. Кыз, урыныннан торып, йомшак башмакларын табып киде дә тиз генә мендәр-юрганын җыештырып куйды. Көзге каршына килеп, озын, кара чәчләрен тарап үрде. Бит-кулларын юып алгач, аш бүлмәсенә юнәлде. Әтисе балконда үзенең эш коралларын тәртипкә китерә иде. Электрчы аның әтисе, эшкә һәрвакыт чемодан белән йөри. Ул чемоданда нәрсә генә юк: кайчыга ошаган эреле-ваклы инструментлар, ачкычлар, лампочкалар, төрле төстәге нәзек чыбыклар... Кечерәк чакларында, әтиләре эштән кайткач, Рүзәл абыйсы белән, и, яраталар иде шул чемоданны өй буйлап өстерәп йөрергә…
– Хәерле иртә, әтием!
– Хәерле иртә! Тордыңмы, кызым? Анда плитәдә ботка бар, аша, яме, чәй дә кайнаган…
– Ярар…
Башка вакыт булса, әтисе иртәдән үк аш бүлмәсендә мәш килер, әниләре белән Рүзәл абыйсы кайтуына тәмле итеп төшке аш әзерләү хәстәренә керешер иде. Мин ир-ат дип тормый, пешеренергә ярата аларның әтиләре. Камыр ризыклары да бик тәмле чыга аның. Әминә белән икәүләп, Интернеттан төрле рецептлар табалар да сынап карыйлар. Әниләре аеруча әтиләре пешергән алма бәлешен – шарлотканы ярата.
Чәйләп алганнан соң, Әминә үзенең планын тормышка ашыру эшенә кереште. Бүген, һичшиксез, әниләре кайткан җиргә өстәлдә ул яраткан алма бәлеше торырга тиеш! Алъяпкычын табып япты да, шкафтан кечерәк табак алып, йомырка сытты, шуңа шикәр комы, сыек май өстәде, он салып, камыр басарга кереште.
– Әти, синең ярдәмең кирәк иде, – дип, балконнан килеп керүче әтисенә ялварулы караш ташлады кыз. – Менә үзебез яраткан алма бәлешен пешерим дип тотынган идем, камыры каты булды, ахры…
– И-и кызым, зур эшкә тотынгансың бит!..
Әтисе, тиз генә кулларын юып, Әминәгә ярдәмгә ашыкты.
– Моңа тагын бер йомырка өстәмичә булмас, тыгызрак шул камырың... Кая, үзем болгатыйм әле…
Ура-а! Планның беренче пункты барып чыкты! Әминә баскан җирендә тыпырдап куйды. Әтисе эшен ахырына җиткерми туктамаячак хәзер! Ул камырны әзерләгән арада кыз, әбиләре авылдан җибәргән өч-дүрт алманы тиз генә юып, кабыгын әрчеп, турап та куйды. Ярты сәгать дигәндә, бүлмәгә кабарып пешкән алма бәлешенең тәмле исе таралды…
Әтисе савыт-сабаларны юыштырган арада, Әминә суыткычны ачып карады да:
– И-и, сөт тә, ипи дә беткән икән, – дип, планның алдагы пунктына күчте.
– Ярар, чыгып керергә кирәк булыр, – дип, әтисе аш бүлмәсеннән алгы якка узып, кибеткә җыена башлады. – Бергә барабызмы соң?
– Әйдә! Хәзер тиз генә киенәм дә!
Әминәнең күзләрендә кабат шатлык чаткылары уйнап алды. Бу пунктны үтәү дә ул уйлаганнан күпкә җиңелрәк булып чыкты бит, ә!
Аларның йорты бик уңайлы урында урнашкан. Өй каршында кечерәк парк, балалар өчен уен мәйданчыгы, ерак түгел мәктәп, спорт комплексы, ә бераз баргач, азык-төлек, кием-салым кибетләре. Шул кибетләр каршында җәен-көзен бакчачы әби бабайлар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр сата.
Әминә әтисен шулар яныннан махсус алып китте. Ниләр генә юк биредә: кишер, чөгендер, бәрәңге, алма, слива. Тик Әминәне бүген башка нәрсә кызыксындыра: әнисе бик тә ярата торган ап-ак кашкарыйлар. Бу чәчәкләр авылда әбиләре бакчасында да үсә. «Җәй буе чәчәктә бит алар, – ди әбиләре, сокланып. – Салкын көзләргә кадәр бакчага ямь биреп утыралар». Бәхеткә, чәчәк сатучы апада кашкарыйлар бар иде.
– Һай әтием, кара әле, кашкарыйлар! – дип, әтисен шул якка әйдәде Әминә. – Авылда әбинең бакчасында да шундыйлар үсә бит!..
– Әйе шул, кызым, – дип елмайды әтисе.
– Алыйк әле, ә?
– Әйдә, алыйк соң…
Алар кибеттән кайтып кергәндә, сәгать бер тулып килә иде инде. Планның иң четерекле пункты. Өс киемнәрен салгач, кибеттән алган ризыкларны әтиле-кызлы тиз генә урнаштырып куйдылар. Чират чәчәкләргә җитте.
– Бигрәк матурлар, әйеме, әтием? – дип, өстәлдә яткан ап-ак чәчәкләрне кулына алды Әминә. Борынына китереп, хуш исләрен иснәп алды да, букетны әтисенә сузды. – Боларны гади вазага утыртып булмас, хәзер залдан бәллүр савытны алып чыгам, яме!
Йөгереп залга кереп китте дә тиз генә тәрәзәдән урамга күз салды. Подъезд ишегеннән эштән кайтып килүче әниләре кереп бара иде.
– Кызым, син озакмы әле? – дип эндәште әтисе.
– Хәзер чыгам, әти…
Ул арада ишектә кыңгырау чылтырады. Әминәнең сулышы кысып куйды, йөрәге күкрәгеннән атылып чыгарга җитешеп, еш-еш тибәргә тотынды.
– Әтием, ишекне ач инде, зинһар!..
Әтисе, кулына ап-ак кашкарыйларны тоткан хәлдә ашыгып барып, ишекне ачты. Әнисе ишектән кергән арада, зал бүлмәсеннән Әминә дә йөгереп чыкты. Йөгереп чыкты да әнисен кочаклап алды:
– Кайттыңмы, әни?! Кара әле, без бүген әти белән нинди матур чәчәкләр сатып алдык!
Әтисе башта – кашкарыйларга, аннан – Әминәгә, аннары әниләренә карап алды да, чәчәкләрне хатынына сузды:
– Болар сиңа, әнисе!..
Ул да булмады, ишектә Рүзәл күренде.
...Берничә минуттан алар аш бүлмәсендә, гадәттәгечә, дүртәүләшеп, көлешә-көлешә, алма бәлеше белән чәй эчеп утыралар иде инде.
Нет комментариев