Булат Ибраһим күңел әрнеткеч шигырь иҗат иткән.
Академик, профессор, кардиохирург Ренат Акчурин озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Аңа 78 яшь булган. Шагыйрь Булат Ибраһим аның истәлегенә багышлап шигырь иҗат иткән.
***
Тынма, йөрәк,
Зинһар, тыңла,
Анда әле
Аллаһыдан берәү ялвара.
Сиңа гомер сорый
Күңеленнән,
Күзләреннән аның яшь тама.
Күпме йөрәк бу кулларга яткан,
Күпме йөрәк көткән могҗиза.
Тибә йөрәк, ярсып тибә-тибә,
Күпме кайгы, күпме ут уза.
Еллар узгач, кием генә түгел,
Туза икән йөрәк-калеб тә.
Картаюдан гына түгел, үлем
Тузан сара икән калебкә.
Шул тузанны алып кагыр өчен,
Пычакларга биреп тәнеңне,
Йөрәгеңне учларына ала,
Кичектереп үлем тәмеңне.
Тынма, йөрәк,
Зинһар, тыңла,
Анда әле
Аллаһыдан берәү ялвара.
Сиңа гомер сорый
Күңеленнән, кулларыннан
Аның нур тама.
Нет комментариев