Ильяс Хаҗиевның «хәрефләр» телеграм каналыннан өзек:
миңа еш кына «син үткән белән яшисең», диләр. бу сүзләрне мин гел якын кабул итәм. ә кабул итү – ул гел авыр. ул гел яра. әгәр дә кеше һәр нәрсәне якын кабул итә икән, димәк, ул аңлы рәвештәме, аңсызмы үзен яралый. яралангач, билгеле, дәва кирәк. анысы һәр кешенеке үзенеке. кемнедер бу халәттә ялгызлык юатса, кемнедер, киресенчә – дуслык. кемдер, гомумән, акча белән хәятләнә , чөнки акча кешегә ялгызлык, дуслык һәм башка бик күп төшенчәләрне бүтәнчә аңларга, тоярга мөмкинлек ача.
минем дәва ысулым исә шул ук үткәнне искә алуга әйләнеп кайта. ә үткән белән яшәүдә гаепләүче кешеләргә мин бер дә үпкәләмим, чөнки кешелек киләчәк белән яшәүдә ямь таба һәм ул дөрес тә!
минем исә акча да, күңелне бөтен итеп аңлаучы дуслар да булмагач, дәвалану өчен бүтән юл эзләү кулай. дуслар* турындагы сүз белән аларның берсен дә үпкәләтәсем килми. чөнки алар (сүзләр) күңлем теле белән әйтелгән, ә аны (күңелне) аңламасалар, ул әллә нәрсәләргә барырга әзер.
Алия Мөхәмәткәримова иллюстрациясе
Нет комментариев