«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла

Проект шушы төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм сәнгатьтә яңа алымнар эзләүне максат итеп куя.

«Аркадаш» проекты театраль тәҗрибәләр аша аерым төбәкләргә, аларның мәдәни үзенчәлекләренә игътибар биреп, Татастанның мәдәни тормышын баетуны күз уңында тота. Проектны «Татнефть» хәйрия фонды алып бара. Эшне «Әлиф» иҗат төркеме оештыра

Ил тарихын аерым төбәкләр тарихы, табигате, җирле халыкның йола-гадәтләре, холык-фигыле аша ачу омтылышы бу. «Аркадаш» проекты ике төрле лабораториядән тора. Лабораторияләр дәвамында остаханәләр эшләячәк, белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар, фикер алышулар булачак.

Проектның эшчәнлеге «Караш» лабораториясеннән башланачак. Бу лаборатория бүгенге көндә Россия мәдәният һәм сәнгать институтында (ГИТИСта) укучы яшь режиссерларны (Дамир Сидеев, Талия Төхвәтуллина, Илнур Гарифулла, Камил Гатаулла, Наҗия Галимова) берләштерә. Алар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарына кайтып, шул якларга гына хас күренешләрне, тарихи вакыйгаларны, бүгенге көнкүрешне өйрәнә һәм төбәк үзенчәлеген ачып бирердәй сәнгать алымнары эзли. Лабораториянең йомгаклау өлеше 2025 елның мартында Әлмәт шәһәрендә театраль фестиваль рәвешендә үтәчәк. 

«АВАЗДАШ» лабораториясе Икенче лаборатория төбәкнең рухи мәдәниятен өйрәнә, җирле мифларга һәм символларга мөрәҗәгать итә, ягъни кеше күңелендә чагылыш тапкан тарихи материал белән эшли. Максаты — үткән белән бүгенгене тоташтыра торган сәнгать әсәрләре иҗат итү. Бу әсәрләр 2025 елның көзендә Әлмәт шәһәрендә җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырылачак. Бу лабораториядә «Әлиф» иҗат төркеме вәкилләре (Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Мария и Марсель Нуриевлар) катнаша.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое