Сайлап алу туры 28 августта Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узачак.
«Апуш» татар балалар театр студиясе 2024 нче елның сентябрь аеннан Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда яңа төркем ачачак. Шул уңайдан, 9-15 яшьлек мәктәп укучыларын 28 августта узачак кастингка чакыра. Аның нәтиҗәләре буенча Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда ачылачак төркемгә 35-40 бала сайлап алыначак. Алар студиягә бушлай йөриячәк.
Кастингта балалар җырлап, биеп яки шигырь сөйләп күрсәтергә тиеш булачак. Жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. Катнашучыларның сәләтләрен кастингның жюри әгъзалары – студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Гүзәл Шакирова һәм студиянең сәхнә хәрәкәте остазы Миләүшә Гыйльметдинова бәяләячәк.
Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 25 августка кадәр анкета тутырырга кирәк:
Студиягә сайланып алынган укучылар профессионал остазлар белән сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән шөгыльләнәчәк. «Апуш» студиясенең башка төркемнәрендәге кебек үк барлык дәресләр дә татар телендә узачак.
Үткәрү урыны:Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае (Совет урамы, 18)
Вакыты: 28 август 2024 ел, 12:00-18:00
Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь.
тышлыктагы рәсем: freepic
Нет комментариев