Балалар һәм яшьләр спектакльләре аерым бәяләнәчәк.
«Театраль Идел буе» фестиваленә гаризалар 15нче ноябрьгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәвәскәр коллективлар катнаша ала.
Бәйгедә ике яшь категориясе каралган: балалар (6 яшьтән 17 яшькә кадәр) һәм яшьләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).
Фестиваль өч этапта оештырыла: төбәк, округ һәм финал.
Беренче этап декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, сайлап алу чаралары узачак. Алар чыгышларны читтән торып карау һәм иң яхшы спектакльләрне офлайн күрсәтүне үз эченә ала. Җиңүче спектакльләр өчен видеоверсия булдырылачак.
Округ этабы гыйнвардан февральгә кадәр узачак. Спектакльләр турында мәгълүматны бәйге сайтында урнаштырачаклар, ә оештыручылар төбәкара гастрольләр үткәрәчәкләр, җиңүчеләрне жюри сайлаячак.
Финал март-апрель айларында узачак. Программа тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне билгеләү белән үтәчәк. Бүләкләү тантанасына төбәк вәкилләре туры эфирда кушылачак.
Номинацияләр: «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы сәнгать бизәлеше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле».