2024 ел башыннан Татарстанда 1900гә якын гаилә ана капиталын кулланып торак сатып алу яки йорт төзү өчен кредитлар алу өчен банкларга, күпфункцияле үзәк офисларына яисә фондның клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән.
2024 елның беренче алты аенда шундый төр максат белән 1898 гаилә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Быел ана капиталы 833 240, 74 сум тәшкил итә. Татарстанда ике меңгә якын гаилә торак сатып алу өчен ана капиталыннан файдаланган.
РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, ана капиталы акчаларын балага өч яшь тулгач торак шартларын яхшырту өчен кулланырга мөмкин. Әмма искәрмәләр дә бар: баланы тапканнан яки уллыкка алганнан соң ук ипотека буенча беренчел кертем яисә аны түләп бетерү өчен акчалардан файдаланырга мөмкин.
чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев