«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Дәртле җырлар, сагындырган очрашулар һәм Мингол Галиевка алкышлар - ДТМ ачылышы ничек узды?

Бүген Казанның «Урам» паркында Татар яшьләре көннәренең ачылыш тантанасы булды.

"Идел" журналы әлеге чараның мәгълүмати партнеры буларак ачылыш тантанасында катнашты.

Быел бирегә илебезнең 23 төбәгеннән барлыгы 150 делегат җыелган - узган елларда катнашкан актив яшьләр дә килгән: бер-берсен сагынышканнар, озак вакыт кочаклашып, сөйләшеп басып тордылар. Менә шундый җылы мохиттә ачылыш тантанасы башланып китте.

Килгән кунакларны һәм катнашучыларны дәртле җырлары белән яшь җырчы Рамил Закиров сәламләде, ул үзенең  "Эх, дәрт бар иде" һәм "Татар яшьләре" җырлары белән кәефне күтәрде. Аның чыгышыннан соң, алып баручы Илназ Миңнеханов сәхнәгә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыковны чакырды. 

- Мин биредә сөйләргә күп сүзләр уйлап килгән идем, Рамилдән соң сүз әйтеп тору кирәкми дә кебек, - дип җырчыга кабат алкышлап алды министр. - Безнең төп максатыбыз - сезнең белән эшләү генә түгел, ә югары нәтиҗәгә ирешү дә. Татар телен саклап кына түгел, алга таба үстерү чараларын күрергә тиешбез. Без бу өлкәдә яшьләрнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәкбез. Күптән түгел "Идел" яшьләр үзәге коллективы белән очраштык, үзәк эшчәнлеге турында сөйләштек һәм зур программалар төзедек. Бүген монда килгәндә шундый фикер килде: бәлки делегатлар белән дә шул проектлар хакында фикер алышырга кирәктер? Алга таба башка чараларга да яшьләрне җәлеп итәргә телибез. Уңышлар сезгә! - диде Ринат Садыков.

Ул шул арада үзенең телеграм-каналына фото урнаштырды:

Министр чыгышыннан соң сәхнәгә яшьләрнең яраткан "энерджайзеры" Илгиз Шәйхразиев чыкты. Һәркем аның җырларына кушылып, биеп утырды. Чараның тагын бер күңелле өлеше - Татарстанның халык артисты Мингол Галиев чыккач булды. Ул микрофонны кулына алу белән, катнашучы яшьләр дәррәү кул чабып аны сәламләде. Мингол абый җыр башкарганнан соң, делегатлар торып басып, берничә минут алкышлап торды. Бу мизгелдә Татар яшьләре көннәре җанланып китте.

***

Биш көн дәвамында катнашучылар өчен кызыклы лекцияләр, тарих, татар дәресләре оештырылачак. Хәзерге көндә татар телендә көндәлектә сөйләшмәгәннәр үзләренең татар булуы белән горурланып, милли асылларына кайтачак. "Идел" яшьләр үзәге директоры Наилә Галеева безгә биргән интервьюсында шуны ассызыклаган иде.

- Татар яшьләре көннәре күңел ачу чарасы гына түгел, алга таба милләткә хезмәт итү юнәлешендә эшләргә теләге булганнарга этәргеч бирү һәм милли үзаң тәрбияләү, - дигән иде ул безгә.

Ачылыш яшь җырчы Динар Шәймәрданов башкаруында "Шулай шул" җыры белән тәмамланды. Әлеге җыр ДТМның гимнына әйләнгән - катнашучылар аның сүзләрен яттан белә.

Татар яшьләре көннәре (ДТМ) менә шулай башланып китте. Ә "Идел" яшьләр үзәге белән сез безнең сентябрь санында якыннан таныша аласыз. Ә чарадан турыдан-туры репортажны телеграм-каналда карагыз. 

фотода - "Идел" яшьләр үзәге командасы. 

фотограф: Фирүзә Закирҗанова

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое