«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Идел» татарча диктант акциясенә кушылды

13 октябрь көнне дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды.

(ул әле 15 октябрьгә кадәр дәвам итә). Безнең редакция дә бу файдалы чарадан читтә калмады - Татмедиада диктант язды. 

"Татмедиа"ның беренче катында урнашкан конференцияләр залында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе оффлайн рәвештә диктант язу мәйданчыгын оештырды. Диктант язучылар арасында журналистлар, баш мөхәррирләр һәм язарга теләге булганнар килгән иде. Текстны "Татар-информ"ның татар редакциясе һәм "Интертат" сайты журналисты Зилә Мөбәрәкшина укыды. Әйтергә кирәк, ул һәр сүзне аңлаешлы, ачык итеп укый, аңлата белде. Экранда авыр сүзләр язылган иде. 

Гомумән алганда, Татарстанда яшәүчеләр – Рөстәм Галиуллинның "Таҗеддин Ялчыгол" әсәреннән өзек ("Васыять" исемле җыентыгыннан), Россия төбәкләрендә – Марсель Галиевның "Тимә, яшәсен!" әсәреннән өзек, ә чит илләрдә гомер итүче татарлар – Фоат Садриевның "Туган җир" әсәреннән өзек яздылар. Игътибар итсәгез, нәкъ менә әлеге текстларның сайлануы юкка түгел. Мәсәлән, Татарстанда яшәүчеләр язган өзек туган якның кадере, ата-бабаларыз мирасы, туып үскән җирне калдырып китмәү турында булса,  чит илләрдә яшәүчеләр язган өзек тә дә туган җир темасына багышланган иде. 

"Татмедиа" да язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә.

"Бишле"гә язганбыз дип ышанабыз!..

 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар