«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

ИДЕЛ тәүге җыр һәм клип тәкъдим итә

17 октябрьдә музыкаль мәйданнарга һәм видеоплатформаларга ИДЕЛ журналының ТЫРТЫЛ (Malsi Music һәм Нурбәк Батулла) дуэты белән берлектә эшләгән җыры һәм клибы чыкты.

Ул «Бие-бие, Хәйбулла» такмагына язылган. 

Әлеге иҗади коллаборация бай татар мирасын заманча форматларда популярлаштыруга юнәлтелгән “Алло, Илһам” проекты кысаларында туды. ИДЕЛ командасы берничә ай дәвамында диджитал-контент — шигырьләр язу һәм яздыру, визуаль һәм музыкаль продуктлар — булдыру белән шөгыльләнә. «Алло, Илһам» проекты материаллары белән шушы сылтама буенча таныша аласыз.

“Бие-бие, Хәйбулла” трегы идеясе ничек туды, клип ясауда кемнәр катнашты – шул турыда сөйлибез.

Нейрочелтәрдән җыр яздыру уе спонтан рәвештә ИДЕЛ журналисткасы һәм сонграйтер Зөләйха Камалованың башына килде. Ул күпләргә балачактан ук таныш булган “Бие-бие, Хәйбулла” такмагына икенче сулыш өреп карага алынды. Нейрочелтәр исә трек “трип” һәм “хаус” стилендә яңгырарга тиеш дип, биетә торган композиция язды. Ә Зөләйха татар фольклорчысы Нәкый Исәнбәт язып калдырган текстны тагын бераз киңәйтте. Нәтиҗәдә, фольклор һәм заманчалык симбиозы туды.

Нейрочелтәр белән язылган җырны без Казан битмейкеры Ислам Вәлиевка (Malsi Music) тапшырдык. Ул трекка “җан” һәм кубыз кебек милли уен кораллары яңгырашын өстәп җибәрде. 

Җыр биергә һәм тормышка уңай яктан карарга чакыра, шуңа күрә аны һичшиксез бүгенге көндә иң популяр биючеләрнең берсе Нурбәк Батулла башкарырга тиеш. Ул җырын да җырлады, клипта да төп рольне башкарды. Клипның концептын һәм сценариен драматург Динә Сафина белән бергә эшләдек, ә оператор һәм монтаж режиссеры — Кирилл Янковский. Клипны төшерү ике локациядә — MOÑ театр мәйданчыгында һәм “ТАТМЕДИА” бинасында узды .

Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Yummy Music инди-лейблы ярдәмендә гамәлгә куела. 
 
Проект уникаль килеп чыкты. Сезгә бары тик клипны карап, җырын плейлистыгызга өстәргә генә кала. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое