«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Июль аенда җылы булачакмы?

Июльнең беренче көнендә һава температурасы күп дигәндә 31 градуска кадәр җылыначак.

Җәйнең икенче аенда һава температурасы нормадан югарырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоүзәге. Һаваның уртача тәүлеклек температурасы, норма буенча, республика өчен 19,9 градус тәшкил итә. Явым-төшемгә килгәндә, барысы да нормага якын булачак - 56 мм.

КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, июльдә Татарстанда аномаль эссе булачак. Ул уртача киңлекләрдә һаваның югары температурасы белән беррәттән яшеннәр, көчле җилләр һәм хәтта давыллы өермәләр кебек куркыныч күренешләр барлыкка килү ихтималы югары дип кисәтә.

Июльнең беренче көнендә һава температурасы күп дигәндә 31 градуска кадәр җылыначак. Иртәгә, 2 июльдә, шуңа охшаш һава торышы сакланачак. Көндез - 21дән 32 градуска кадәр җылы булачак.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое