Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы башланды.
Мәгълүмати технологияләр Биләр Форумы 18 июльдән алып 24 июльгә кадәр үтәчәк. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән 800 гә якын бала уку-укыту программасында белем ала.
Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылачак.
Белгечләр катнашында узачак дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырачак. Шулай ук, сменада форум кысаларында ел саен үткәрелә торган махсус «ЭкоСәләт» проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында «Экология» темасына багышланган лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, уеннар һәм башка чаралар үткәреләчәк.
Форумның рәсми ачылу тантанасы һәрвакыттагыча мәртәбәле кунакларның сүзеннән башланып китте. Балаларны Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин һәм «Таттелеком» оешмасының дәүләт секторы буенча эшләр җитәкчесе Гөлназ Нуртдинова сәламләде. Алар Сәләт берләшмәсенә рәхмәт сүзләрен белдерделәр, әлеге мохитнең зарурилыгы хакында тагын бер кат билгеләп үттеләр.
«Бүгенге көндә Татрстанда бик зур мөмкинлекләр бар. Төрле шартлар бар, төрле дәүләт программалары эшләп килә. Минем теләкләрем шул: шундый әһәмиятле сменаны тоеп калырга, яңа дуслар табарга, үзегезгә зур максатлар куеп, шуларга ирешергә тырышырга» – дип, биредә узачак җиде көнгә үз теләкләрен белдерде Ринат абый. Шулай ук теләкләрен Гөлназ Нуртдинова да өстәде: «Кешеләрнең бер-берсе арасында булган мөнәсәбәтләре – иң кадерле кыйммәтләр. Шуңа күрә бу мөнәсәбәтләрне саклагыз».
Сменада катнаша алмаган кешеләр өчен үз эшен «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе дәвам итәчәк. ВКонтакте һәм YouTube форумының рәсми аккаунтларында трансляцияләр һәркемне Биләргә алып кайтачак һәм биредәге мохиткә чумарга ярдәм итәчәк. Әлеге эфирларны сменадан соң да, теләгән вакытта карарага мөмкин.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла, дип хәбәр итте «Сәләт»нең матбугат үзәге.