Яңа ел алдыннан 10ар мең сум бирергә җыеналар. Кемнәргә икәнен хәзер әйтәбез!
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов вице-премьер Татьяна Голиковага «Яңа ел гаилә бюджеты» дигән инициатива булдыру тәкъдиме белән чыккан.
Ул кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балалы гаиләләр, шулай ук ялгыз ата-аналар һәм пенсионерлар өчен бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум күләмендәге түләүне күз алдында тота. Инициатива авторы билгеләп үткәнчә, Яңа ел – барыннан да элек гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары чорына әверелә.
чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев