«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертында тамашачыларны гади генә концерт түгел, ә чын мәгънәсендә чорларның музыкаль диалогы көтә.
Бу хакта оештыручылар матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Калеб» яңа буын җыенын оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре урынбасары Гүзәл Сәгыйтова концертның бөек татар җырчысының истәлеген хөрмәтләү генә түгел, аның иҗатын хәзерге заман контекстында күрсәтү максатыннан да үткәрелүен билгеләп үтте.
- «Кайтаваз» концертларын безнең дәвам итәсе килде һәм бу фикеребезне бик дөрес икәнен аңладык, чөнки Әлфия Авзалова концертында шундый канатланып йөргән идек. Илhам абыйга да багышларбыз дип уйладык, диде ул.
Шулай ук концертта катнашучы Татарстанның атказанган артисты Азат Кәримов Илһам Шакировка бәйле истәлекләре белән уртаклашты, аның татар музыкасына зур йогынты ясаганын билгеләп үтте. «Илһам абый кая гына барса да, аны бөтен җирдә таныйлар иде» , - дип искә алды артист.
Концерт режиссёры Лилия Әхмәтова чараның берничә өлештән торачагын әйтте. Тамашачыларны җырлы концерт кына түгел, ә аның турында шигырьләр дә көтә. Шигырьләр уку өлеше музыкаль кичәгә аерым бер рух өстәячәк.
Концерт 27 май көнне 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә узачак.
Илназ Йосыпов, КФУНың 1 курс студенты
Нет комментариев