Узган ялларда дүрт яшүсмер Казанның Горький паркы янындагы Мәңгелек утны сүндерергә тырышып караган.
Ничек сүндергәннәрен видеога төшергәннәр. Аларны күргән кешеләр бу хакта полициягә хәбәр иткәннәр. Мәңгелек ут янына полиция хезмәткәрләре килеп яшүсмерләрне тоткарлаган, полиция бүлегенә яшүсмерләрнең әти-әниләрен чакырганнар,- дип яза «Татар-информ».
Соңрак билгеле булганча, ТР Тикшерү комитеты хәрби дан символларын мәсхәрә итү турында җинаять эше кузгаткан – Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга әлеге җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушкан.
Җинаять эше кузгатылганнан соң яшүсмерләр шул ук мәңгелек ут фонында гафу үтенеп берничә видеомөрәҗәгать яздырган:
- Без бу гамәлебез өчен гафу үтенергә телибез. Без кемне дә булса мыскыл итү һәм һәйкәлне мәсхәрә итү максатын куймадык. Без бары тик җылынырга теләдек һәм безнең шаяруыбыз чамадан чыкты. Бу ахмак гамәл, һәм әгәр сез үзегездә безне гафу итәргә көч тапсагыз, зинһар гафу итегез, - диде бер егет видеода.
ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыков әйтүенчә, Мәңгелек ут – бу совет халкының Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүе турындагы сүнмәс хәтер символы.
- Өлкәннәрнең бурычы – хәзерге яшьләргә бу тарихны җиткерү, алар аны хәтерләсен һәм хөрмәт итсен өчен барысын да эшләү. Яшүсмерләр үз гаепләрен аңлап, кылган гамәлләренә чын күңелдән үкенергә тиеш, ә ата-аналар, педагоглар һәм психологлар аларга ярдәм итәргә тиеш. Хәзерге вакытта республикада яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла, – дигән министр.
чыганак: Татар-информ
фоточыганак: социаль челтәрләр