«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Казанда Минзәлә театры гастрольләре: «Яшьләргә ошый торган спектакльләребез күп»
Новости
Яңалыклар

Казанда Минзәлә театры гастрольләре: «Яшьләргә ошый торган спектакльләребез күп»

Февраль ае театр гастрольләренә бай булыр дип көтелә.

Тиздән, ай уртасында, Әлмәт театры киләчәген хәбәр иткән идек. 16, 17 февральдә Минзәлә театры ике спектакль күрсәтәчәк.

Бу хакта  матбугат конференциясендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Ганиев сөйләде:

-  Казанга һәм районнарына гастроль белән килүебез матур традициягә әверелде. Ел саен февраль аенда киләбез, Аллага шөкер. Быел да без былтыргы кебек, Камал театры бинасында, үзебезнең ике спектакльне күрсәтәбез - "Шулай булды шул" (Туфан Миңнуллин) һәм "Ситса туй" (Илгиз Зәйниев), - дип сөйләп китте директор.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Камал театрында бара торган "Ситса туй" белән Минзәлә театрында куелганын бутамаска кирәк. Пьесасын Илгиз Зәйни язуга карамастан, Камал театры өчен режиссер Айдар Җәббаров тарафыннан сәхнәләштерелгәне белән Илгиз Зәниевнеке барыбер аерыла. (Һәм бу аермалыкны чагыштыру өчен генә булса да ике спектакльне дә карарга киңәш итәбез - Авт.)

Нигә нәкъ менә шушы әсәрләрне алып киләсез? - дигән сорауга җавап итеп әйтәсем килә: беренчедән,"Ситса туй" әсәре 2021 елда Илгиз Зәйнинең үзе тарафыннан бездә куелды. Бу безнең уртак беренче эшебез иде. Ул бик уңышлы спектакль булып чыкты, бездә дә бик гөрләп бара. "Ситса туй" белән 45 муниципаль районның 40ын үттек дисәк тә була. Аның белән Мәскәүгә дә бардык, Уфага барырга ниятлибез.

Икенче спектакль - "Шулай булды шул"ны режиссер Илсур Казакбаев куйды. Әйтергә кирәк, Туфан Миңнуллин безнең театр өчен гаять әһәмиятле шәхес. Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаганнан соң, актер буларак беренче адымнарын безнең театрда ясый. "Безнең авыл кешеләре" дигән беренче әсәре дә Минзәлә театрында сәхнәләштерелә, - дип аңлатты Илнур Ганиев. 

Минзәлә театрында өч буын артистлар бергә тату гына эшли бирә. Театрга яшьләр дә килеп тора икән.

- Мөгаен, бездә яшь буын иң күбедер. Ике ел элек кенә килгән 3-4 актерыбыз да бар, яшьләр күп, Аллаһка шөкер. Менә без алып киләсе ике спектакль дә яшь тамашачыларга да ошаячак. Минзәлә театрында яшьләргә ошый торган спектакльләр күп, диде директор.

"Идел"нең 2023 елгы июль санында Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров белән әңгәмә басылган иде. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое