Яшь музыкантлар һәм аларның укытучылары остазлар белән берлектә барыбыз да яраткан җырларга яңа сулыш бирә. Балалар, җыр сайлау, аранжировка ясаудан алып, сәхнәгә чыгуга кадәр юлны үтәләр.
Проектта Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар катнаша. Алар барысы да 2023 елның февраленнән маена кадәр сайлап алу туры аша үткән балалар. Проектның беренче сезоны вакытында алар сәнгать советына татар академик музыкасы үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. 70тән артык катнашучы арасыннан иң яхшылары сайлап алынып, алар үзләре тәкъдим иткән әсәрләрне профессиональ студиядә яздырдылар, ТР Композиторлар берлегендә үткән концертта чыгыш ясадылар.
Хәзер “САФ музыка”ның икенче сезоны кысаларында балалар эстрада форматында эшләргә өйрәнәләр. Балалар белән эшләүгә YummyMusicBand музыкантлары, саунд-продюсер, аранжировка остасы, композитор Юрий Федоров җәлеп ителде.
Иҗади музыкаль лабораторияләр форматында эшләү һәр музыкант, һәр ансамбль белән аерым алып барыла. Балалар укытучылары белән берлектә гомуми иҗат процессында катнаша. Һәр очрашудан соң аларга өй эшләре бирелә. Балалар да, укытучылар да мондый фортматта эшләүне бик ошата. “Безнең өчен яңа сулыш ачылган кебек булды. Мондый форматта эшләү, җанлы музыканы үзәккә куеп эш итү, профессиональ осталыкка басым ясауга зур игътибар бирелә. Ә бу бүген иң җитми торган әйберләр. Сез балаларның ничек сөенгәнен күрсәгез!” - диделәр Казанның М. Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбе укытучылары.
Проектның нәтиҗәсен 4 декабрьдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә узачак “САФ музыка” концертында күреп булачак. Концертта балалар музыкаль бэнды да катнашачак. Чара алдыннан фойеда “Сандугач” балалар инструменталь ансамбле тарафыннан махсус музыкаль программа һәм Казанның сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балаларның иҗатыннан күргәзмә эше оештырылачак.
Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комиссиясе, ТР “Алдынгылар хәрәкәте” һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла.
“САФ музыка”ның ике сезоны дәвамында яздырылган барлык җырларны “САФ” балалар интернет-радиосында ишетергә һәм радионың сайтында тупланачак ирекле фонотекада тыңларга мөмкин булачак.