«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Кешеләр мәдәният учреждениеләренә ешрак йөри башлады» - Ирада Әюпова мәдәни елга нәтиҗә ясады
Новости
Яңалыклар

«Кешеләр мәдәният учреждениеләренә ешрак йөри башлады» - Ирада Әюпова мәдәни елга нәтиҗә ясады

Бүген ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, традиция буенча, Казан циркында журналистлар белән очрашты һәм 2023 елга нәтиҗәләр ясады.

Министр белдерүенчә, мәдәният учреждениеләре быел бюджеттан тыш 2,5 млрд сум акча эшләгән. Чагыштыру өчен: узган елда 1 миллиард 700 млн. сумнан аз гына артык булган.

"Димәк, үсеш 43 процент", - диде Мәдәният министры.

Ул шулай ук 11 ай эчендә мәдәният учреждениеләренә 84 562 161 кеше килгәнлеген ассызыклады. Музейларга бу вакыт эчендә 10 млн 800 кеше кергән. 

- Кешеләр мәдәният учреждениеләренә ешрак йөри башлады. Уйлап кына карагыз, республикада 4 миллион кеше яши һәм 90 миллионга якын кеше мәдәният учреждениесенә килгән", - диде ул.

Мәдәни объектларга килгәндә, министр "борчылу тудырган" берничә бинаны атады. Беренчесе - ТР Милли музее.

- Аңа, сиксәненче еллардагы янгыннан соң, чынлап торып ремонт булганы юк. Декабристлар урамы, 4 нче йортта вакытлыча булса да фондларны куеп торырга бина бирделәр. Әмма беренчедән, анда күчәргә фонд саклаучыларның теләге юк. Икенчедән, Россия мәдәният министрлыгы десант җибәрде, алар бөтен таләпләр күрсәтелгән бәяләмә әзерлиләр. Әлегә без билгесезлектә, - диде Ирада Әюпова.

Икенче бина – Казан ТЮЗы. Хәзерге вакытта ТЮЗ ишегалдындагы ике катлы бер бина "Мәдәният" илкүләм проектына эләккән - аның буенча проект-смета документациясе әзерләнә. Министр боларның барысы да этаплап эшләнгәнен әйтте. 

Өченче бина - Казан театр училищесы. Министр әйтүенчә, студентлар ике арада йөрү сәбәпле, ике бинаны кушу идеясе булган. Әмма бу мәсьәлә әле төгәл уйланып бетмәгән, чөнки ул мәдәни мирас объекты.

фото: Салават Камалетдинов

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое