«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

КФУда «Татарча антиплагиат» эшли башлый

Проект тест режимында эшли башлаган.

Аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләренең эшләре сайлап тикшерелә.

КФУ татар телендә чит тексттан үзләштерүләр эзләү буенча авторлык программасын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән эшләгән. Хәзерге вакытта эзләү алгоритмнарының эш вакытын оптимальләштерү, аларның сыйфатын арттыру һәм корпусны алга таба киңәйтү һ. б. өстендә эш бара.

«Россия халыклары телләрендә, шул исәптән татар телендә дә, үзләштерүләр эзләү программасын эшләү җиңел эш түгел, чөнки рус һәм татар телләре структурасында җитди аермалар бар. Россия халыклары телләрендә язылган фәнни мәгълүматның системалаштырылган мәгълүмат базалары юк. Шуңа да карамастан, бу мәсьәлә бик мөһим, чөнки бу программа һәр татар галименең чын фәнни өлешенә бәя бирергә, мөстәкыйльлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк», – ди институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Аның сүзләренә караганда, мондый программа ясау идеясе берничә ел элек булган. Бу сорауны Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты лингвистлары белән бергә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты вәкилләре хәл итә башлый. 

«Татарча антиплагиат» ясаучы фәнни төркем хәзер ул перспективалы, актуаль проектны эшләп бетерү белән шөгыльләнә. Программа югары һәм урта махсус уку йортларында татар телендә белем бирү процессының сыйфатын яхшыртып кына түгел, ә татар телендә язылган теләсә нинди фәнни эшне тикшерергә, аны башка галимнәрнең хезмәтләре белән чагыштырырга, аның төп нөсхә икәнен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое