«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Кино турында сөйләштеләр

26 сентябрь Казанның «Мир» кинотеатрында мәдәният министрлыгының «ТР районнарында кино учреждениеләре челтәрен үстерү хакында» дип исемләнгән утырышы узды.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова үзенең чыгышында муниципаль кино учрежденияләренең ахыргы 8 айга эшчәнлеге нәтиҗәләре белән уртаклашты. Гомумән фактларга килгәндә, Татарстан кино челтәре 180 кино күрсәтү ноктасыннан тора, шуларның берсе дәүләт кинотеатры (Мир, Казан), 32 муниципаль цифрлы кинозал, DVD форматында 14 муниципаль кинозал, шәхси кинотеатрларда 133 цифрлы кинозал һәм 27 кинокүчмә.
 
«Татаркино» башлыгы Татарстанда 2023 елда иң популяр 10 фильм исемлеген Байбулат Батуллинның «Ядәч» фильмы башлап җибәргәнен ассызыклап үтте.
 
Миләүшә Айтуганова Татарстанда «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру мәсьәләсенә аерым тукталды. Республика районнары арасында әлеге программа кысаларында эшләү буенча Чистай, Нурлат һәм Зәй районнары алда бара.
 
Шулай ук утырышта муниципаль районнарның мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, мәдәният эшлеклеләре һәм башкалар катнашты.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое